Болгарда Мәүлид бәйрәме оештырыла / День рождения пророка Мухаммеда впервые отметят в Болгарской исламской академии

339929 ноябрь көнне Болгарның Ак мәчетендә Мәүлид бәйрәме узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров хәбәр итте.

“Мөхәммәд (с.г.в.) — Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләр янына җибәрелгән соңгы пәйгамбәр. Миллиардлаган кешеләрнең аның артыннан иярүе – пәйгамбәребезгә карата хөрмәт хисенең зурлыгы турында сөйли. Аллаһының барлыгына һәм берлегенә җаны-тәне белән ышанучыларның гына дөнья вә ахирәт бәхетенә ирешә алуын Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) өммәтенә иярүче һәркем белә. Пәйгамбәребез турында күбрәк белгән саен, йөрәкләребездә аңа карата булган мәхәббәт хисе арта бара. Әлеге хис көчәйгән саен, аның белән рухи бәйләнеш булуын без ныграк тоябыз һәм аннан башка тормышыбызның төссезләнүен сизәбез.

Мәүлид бәйрәмен (Пәйгамбәребезнең туган көненә багышланган мәҗлесләрне) беренче тапкыр XII–XIII гасырларда Ирбил шәһәрендә үткәрә башлаганнар. Шул шәһәрнең ихласлы хакиме Малик Мөзәффәр Әбү Сәгыйд Күкбури Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләмне бик сөйгән һәм аның шәфәгатен өмет итеп, касыйдәләрне (Пәйгамбәребезнең тормышында булган әһәмиятле вакыйгалар турындагы поэмаларны) укыр өчен диндар галимнәрне үзе янына җыйган. Шулай итеп, Мәүлидкә нигез салган. Касыйдәләрне гарәп һәм үз телләрендә укыйлар. Мәүлид бәйрәмендә төрле ризыклар әзерләнә, мохтаҗларга, ятимнәргә сәдакалар, киемнәр бирелә. Бу изге гамәлләрне кылган мөселманнар савапка ирешәчәкләр”, — диде Нияз хәзрәт.

29 ноябрь көнне Болгарның Ак мәчетендә Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәлләм хөрмәтенә вәгазьләр сөйләнелә, салаватлар әйтелә һәм касыйдәләр укылачак.

“Татар-информ”.

* * *

День рождения пророка Мухаммеда впервые отметят в Болгарской исламской академии. Об этом сообщает пресс-служба Духовного управления мусульман Татарстана.

С заходом солнца 18 ноября наступил Раби-уль-авваль – наиболее значимый месяц в истории ислама, когда родился последний пророк Мухаммед. Датой его рождения считается ночь между 11 и 12 днем месяца Раби-уль-авваль 571 года.

Основные мероприятия в честь дня рождения пророка в республике по традиции пройдут в Болгаре 29 ноября. Маулид-ан-Наби (мероприятие, которое мусульмане проводят для выражения радости по поводу рождения посланника Аллаха) в этом городе состоится в пятый раз. В этом году впервые он пройдет в Болгарской исламской академии. Мероприятие начнется во второй половине дня с чтения Корана.

Гостей и участников праздника поприветствуют официальные лица и религиозные деятели. А известные исполнители нашидов Ильгиз Шайхразиев, Ильяс Халиков, Ильяс Мингазов, группа «Нашидуль ислам» порадуют зрителей выступлениями на татарском и арабском языке. Также запланировано чтение касыды Маулид ан-Наби на татарском языке и награждение победителя Республиканского конкурса чтецов Корана.

В празднике примут участие известные религиозные и государственные деятели, муфтии регионов России, мухтасибы и представители медресе со всего Татарстана и др.

На протяжении всего благословенного месяца в мечетях Татарстана традиционно совершаются проповеди в честь пророка, мусульмане проводят меджлисы, раздают милостыню и помогают нуждающимся.

 “Татар-информ”.

Просмотров: 699

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>