Дамир Мухутдинов: В национальных республиках не изучать и не знать родные языки – абсурд / Д.Мөхетдинов: Милли телләрне өйрәнү рус телен яхшы белүгә комачаулый дигән сүз – уйдырма

0664В национальной республике не изучать, не знать родной язык, доводить его преподавание до минимума или до уровня факультатива – это абсурд. Такое мнение высказал первый заместитель председателя Духовного управления мусульман РФ Дамир Мухутдинов.

Он поделился с корреспондентом ИА «Татар-информ» своим видением причин напряженной ситуации, связанной с преподаванием татарского языка в Татарстане.

«Эта тема очень серьезная. В данной ситуации в вопросе сохранения татарского языка республиканские элиты и руководители внереспубликанских структур показывают не скоординированную между собой позицию. С одной стороны, живущие вне пределов республики, возможно, не до конца понимают суть проблемы, считают, что это их не касается. Нет никаких сигналов о каких-либо действиях ни от руководства Всемирного конгресса татар, ни от государственных структур. Сегодня не видно никаких действий. Кажется, что власти выражают свое мнение очень осторожно. Надеюсь, что в Министерстве образования и науки РФ, в Администрации Президента РФ идет работа по спокойному и мирному разрешению этой проблемы», – заявил Дамир Мухутдинов.

«В национальной республике не изучать, не знать родной язык, доводить преподавание до минимума или до уровня факультатива, мне кажется, это абсурд. Говорят, что язык в первую очередь надо сохранять в семье. Да, я согласен, в семье надо говорить на родном языке. Но если мы хотим сохранить родной язык, должны стремиться выпускать как можно больше газет и журналов, книг, проводить на татарском языке проповеди в мечетях. Мусульманские религиозные деятели должны стремиться вести работу на татарском языке. Когда в регионах общаешься с татарами, у татар нет глубокого понимания в вопросе, для чего нужен родной язык, как его можно использовать. Люди думают, что это пережиток прошлого. Считают, что только их предки ходили в тюбетейках и использовали другие национальные элементы. Поэтому органы власти, общественные структуры тоже должны относиться к данному вопросу очень ответственно. Вопрос сохранения национального языка надо было вывести на повестку дня, заниматься с регионами, проводить агитацию, конгрессы», – сказал Дамир Мухутдинов.

«Татар-информ».

* * *

“Милли телләрне өйрәнү рус телен яхшы белүгә комачаулый дигән сүзләр уйдырма”, – дип белдерде Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

“Безнең татарлар рус телендә дә яхшы сөйләшә, әмма бу туган телгә зыян китерү бәрабәренә булырга тиеш түгел. Милли телләрне өйрәнү рус телен яхшы белүгә комачаулый дигән сүзләр уйдырма, бу сәяси яссылыкка күчкән мәсьәлә. Мин Татарстанда татар телен өйрәнүче балаларның рус телен өйрәнү, русча уку дәрәҗәсе түбән тәгәрәвенә мисаллар очратканым да юк. Мин, шулай ук, татар телен өйрәнүче рус балалары турында да болай әйтә алмыйм. Киресенчә, алар үзләрен баета гына”, — дип Дамир хәзрәт билингвальлекнең яхшы күренеш булуын билгеләп узды.

Россия мөфтиенең беренче урынбасары әйтүенчә, Европа, Евросоюз илләре – Швеция, Бельгия һәм башкаларның, халыкара инглиз теленнән кала, башка халыкларның туган телләрен өйрәнүен төрлечә алга сөрә. “Билингвальлек, өч теллелек Евросоюз илләре программасына салына. Безнең илдә халыкларның, диннәрнең күптөрлелегенә ия була торып, без нәкъ менә милли телләр үсешенә теләктәшлек итәргә тиеш идек, чөнки безнең татарлар рус телен бик яхшы белә, рус мәдәнияте һәм традицияләре белән дә яхшы таныш. Әмма бу безнең татарлыкка, безнең мәдәнияткә зыянга булырга мөмкин. Минемчә, моның киләчәктә тагын да зуррак конфликтка китерүе ихтимал. Патша заманнарында да милләтләр, диннәрнең кимсетелүе булган. Бу күренеш аңлашылмаучанлыкка, конфронтациягә китерә”, — дип кисәтә Дамир хәзрәт Мөхетдинов.

“Мәктәп программасында татар теле һичшиксез булырга тиеш”, — дип тел мәктәптә укытылган очракта гына, аны югары дәрәҗәдә белеп була, дигән фикердә ул. Дамир Мөхетдинов туган ягы Түбән Новгородны мисалга китерде. “Түбән Новгород өлкәсенең, татар теле мәктәп программасында булган һәм башка предметлар да татарча укытылган авылларында, халык күкрәк сугып әйтерлек татар булып күренә. Аларның телне бик югары дәрәҗәдә белүләре күренеп тора. Ә мәктәп программасында татар теле булмаган авыллар бүген татарча чыгучы “Туган як” өлкә газетасын да укырга сәләтсез. 5 километр радиуста урнашкан күрше авылларда бу аерма ачыктан-ачык сизелә”, — ди ул.

Дамир хәзрәт әйтүенчә, яңа буын балаларда бу нык күренә. “Әгәр аларның ата-аналары авылда яшәп татарча иркен сөйләшсә, балалары матбугат, әдәбиятны татарча укый да алмый. Әлбәттә, бу милләт юкка чыгу фаҗигасенә китерә ала”, — дип борчылуын белдерде Дамир хәзрәт Мөхетдинов.

Ил мөфтиенең беренче урынбасары үз бабасы турында да сөйләп үтте. “Мин бабамны гел мисалга китерәм. Ул 97 яшькә җитеп, рус телендә бик үк әйбәт сөйләшми иде. Бу аңа, аның ике абыйсына Бөек Ватан сугышында илне якларга, совет мәктәбендә дистә еллар буе хезмәт укытучысы булып эшләргә дә комачауламаган. “Ничек татар булмаган халыкларны укыта алдың” дип мин гел гаҗәпләнә идем”, — ди Дамир хәзрәт.

“Минемчә, төбәкләр мәҗбүри укыту өчен үз телләрен билгеләргә хокуклы. Рус теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылса, үзең яшәгән республика телен дә өйрәнү мәҗбүри булырга тиеш дип саныйм. Мин халык Россия Федерациясе Конституциясендәге хокуклары яклануында каты торырга, үзенең ихтыярын күрсәтергә, татар теле укытуны бетерү белән ризалашмавын гел күрсәтеп торырга тиеш, дип саныйм”, — дип фикерен белдерде Дамир хәзрәт Мөхетдинов.

«Татар-информ».

* * *

Ни өчен бөтен Россия Федерациясендә рус телен өйрәнү мәҗбүри соң?

Мәктәп үзен үстерү өстендә эшләр урынына, тел белән бәйле сәяси мәсьәләгә энергиясен сарыф итә икән, республиканың рус гражданнары да, татарлар, башка милләтләр дә зыян күрәчәк. Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов шул фикердә. Бүген ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә татар телен саклап калу әһәмиятенә бәйле фикерләрен җиткерде.

“Телне саклап калуда кызыксынган затлар мөһим булган әйберләрне үлчәүгә салырга тиешләр. Әгәр аларга тыныч тормыш туйдырган, социаль шартлау, конфликт, укытучыларның кыскартылып урамга чыгуларын телиләр икән, шулай дәвам итәчәк… Мин инде танышларымнан күпме укытучы эштән азат ителгәне, сәгатьләре кыскартылганы турында ишетәм. Мәктәп үзен үстерү юнәлешендә эшлисе урынына, шушы сәяси мәсьәләгә энергиясен сарыф итә икән, республиканың рус гражданнары да, татарлар башка милләтләр дә зыян күрәчәк. Без мәктәп көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш дип сөйләргә тиеш. Татар, рус теленнән тыш, безнең мәктәптә башка предметлар да бар, ә без бөтен көчебезне, энергиябезне шушы көрәшкә юнәлдерәбез. Болай барса, министрлык, директорлар, укытучылар мохитендә хафалану, нервлы халәт булачак, укытучыларның көндәлек бурычларын хәл итәргә вакыты калмаячак”, — дип белдерде Дамир хәзрәт Мөхетдинов.

Россия мөфтинең беренче урынбасары фикеренчә, мондый вазгыять аркасында федераль үзәккә ышаныч югалырга мөмкин. “Федераль үзәк Россиянең унитар дәүләт булып калуын тели, дигән фикер туачак. Патша заманында кебек милли республикаларны юкка чыгарырга телиләр, дигән фикер туа. Кешеләрдә Россия Конституциясен үзгәртүгә кадәр дә барып җитәргә мөмкин дигән шик уяна”, — диде Дамир хәзрәт.

Дамир Мөхетдинов бар җирдә дә рус телен мәҗбүри өйрәнүне катгый кую белән дә килешеп бетмәвен әйтте. “Владимир Путинны, башка түрәләрне игътибар белән тыңлаганда, рус теле өйрәнү мәҗбүри, диләр. Миңа бу аңлашылып бетми. Ни өчен бөтен Россия Федерациясендә рус телен өйрәнү мәҗбүри соң? Россия Федерациясе ул – рус халкы дәүләте түгел бит, ул федерация. Анда барлык телләр дә тигез, азсанлы халыкларныкы да, күпсанлы халыкларныкы да. Сайлау алдыннан бу теманы кузгату ник кирәк иде – аңламыйм. Бу мәсьәлә сәяси яссылыкта. Мәсәлән, Владимир Васильевны Дагыстан Республикасы башлыгы вазифаларын үтәүче итеп билгеләү дә сәер. Милли республикада туган телне өйрәнүне тыябыз икән, иртәгә милли республикада, Дагыстан мисалында кебек, шушы милләткә, диннәргә карамаган кешене тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Татарстандагы менә бу сынау бик хәвефле, шөбһәле тоела. Бу хакта тирәннән уйларга кирәк”, — диде.

«Татар-информ».

Просмотров: 1121

Комментирование запрещено