Марат Бәшәров «Битва экстрасенсов» турында: Аңлата-аңлата телемә тилчә чыкты инде

news_20667Телевизорда барган шоуларның мәгънәсе нидә дә, әһәмияте нидә? Төрле хорафатлардан өстен булган куәтле техника, технологияләр, инновацияләр чәчәк аткан чорда яшибез. Күккә менеп Айны йөгәнләдек, җылы диванда утырып телефон аша хәтта океан артында яшәүчеләр белән сөйләшә алабыз, телевизордан дөньяның иң ерак почмагында нинди вакыйгалар кайнавын үз күзләребез белән манзара кылабыз.

Кыскасы, бабаларыбыз әкият итеп сөйләгән могҗизалар заманында яшибез. Әкиятләр тормышка ашкан заманада яшәсәк тә, никадәр гыйлемле булсак та, борынгылар сыман ырым-шырымнарга, хорафатларга, ягъни табигатьтән өстен серле көчләргә ышанабыз. Күрәзәчеләргә фал кылдырырга барабыз, аларның ярдәменә өметләнәбез.
 
Безнең илдә күрәзәчелек итү дулкыны болгавыр 90 еллардан соң кузгалды. Бу темадан матбугат басмалары да читләшми, хәтта телевидениедә күрәзәлек темасына аерым тапшырулар пәйда булды. Ничә еллар дәвамында шуларны карап, ышанып, телевизор каршында һушыбызны җыя алмый утырабыз. Мәсәлән, “ТНТ” каналындагы “Экстрасенслар сугышы” тапшыруы шуның бер мисалы. Тапшыруның рейтингы искиткеч югары. чөнки анда күрәзәчеләр без гади күзләребез күрә алмаган дөньяда йөри, үлгән кешеләрнең рухлары белән сөйләшәләр, кешенең киләчәк язмышын күрәләр. Тапшыру бик күпләр арасында популяр булса да, аңа ышанып җитмәүчеләр дә бар. Кемдер ул тапшыруда чын экстрасенслар катнаша дип исе китсә, кемдер аны сәхнәләштерелгән шоу дип атый.
 
Чынлап та, проектта чын күрәзәчеләр катнашамы, әллә артистлар уйныймы дигән сорау күплә-ребезне кызыксындыра. Бу сорауга җавап эзләп тапшыруның сайтында да туктаусыз сүз көрәштерәләр. Сайтта бар-ган бәхәсләргә караганда, аһ-зарларыңны бәян итәсең һәм экстрасенслар бушлай ярдәм күрсәтергә алыналар икән. Әйткәндәй, программаның элек-кеге алып баручысы Михаил Пореченков күп тапкырлар үзенең дингә ихлас ышануы һәм күрәзәчәлеккә тамчы да ышанмавын гел белдерә килде. Бәлки шуңа күрә дә проектта шартлатаннарны фаш итү өчен алып баручы сыйфатында эшләргә алына ул. Аның чиксез гаҗәпләнүенә каршы, актерга моның киресен исбат итүчеләр табыла. Программаны 4—5 сезон алып барганнан соң, ул күрәзәчеләрнең чынлап та барлыгына ышана.
 
Әмма соңгы сезоннарда бөтен мистиканың бизнеска әверелә башлавы аның эчен пошыра башлаган. “Экстрасенслар сугышы”нда шундый кешеләр бар, алар ни булачагын алдан әйтеп тору шарты белән проектта катнашучылар белән килешүләр төзиләр. Моның кемнәргәдер акча китерүен аңлагач та, мин аннан киттем”,—дип шоуның чираттагы серен ачты ул. Әмма бүгенге көндә әлеге телетапшыруны алып баручы Марат Бәшаров (ул 2009 елдан алып бара) “программа сәхнәләштерелгән шоумы, әллә чынлап та экстрасенслар бармы?” дип бертуктаусыз сораучыларга: “Аңлата-аңлата телемә тилчә чыкты инде”, —ди программаның дөреслектән ерак китмәвен раслап. 
 
Уйлап караганда, дөньяда чынлап та өстенлекле көчкә ия булган кешеләр барлыгын, әмма шул ук вакытта шарлатаннарның да шактый күп үрчүен исбат итүгә алынган программа ул. Билгеле булуынча, тапшыруда паранормаль сәләтле кешеләр булмавын исбатларга алынган скептиклар да (һәрнәрсәгә шикләнеп караучы шөбһәчел кешеләр) катнаша. Бертуган агалы-энеле Сафро-новлар бертуктаусыз күрәзәче-ләрне ялганда тотарга тырышалар. Алар һәр күрәзәченең сәләтенә шикләнеп карый. Сергей Сафронов раславынча, программа барган вакыт эчендә теге яки бу дәрәҗәдә серле көчкә ия булган нибары биш кеше табылган. Калганнары исә йә бик яхшы психологлар, йә хәйләләшәләр. Билгеле психиатр Михаил Виноградов кайбер сынауларның чынлап та сәхнәләштерелгән булуы, әмма моның тапшыруның тәэсирлеген күтәрү өчен эшләнүе турында әйтә. Ул исә экстрасенсларның барлыгына шикләнми, алай гына да түгел, шоуда катнашучыларның кайсы-берләре аның Үзәгендә эшлиләр һәм полициягә, шулай ук тикшерү комитетына экстрасенсор ярдәм-нәрен күрсәтәләр икән. 
 
Экстрасенслар үзләре бу программа турында ни диләр соң! Программа турындагы тискәре тәэсирләрне еш кына проекттан чыгып очучылар тудыра. Әйткәндәй, программа барышында бер экстрасенсның да теше үтмәгән сынаулар да булгалый икән. Әмма андый уңышсызларны зәңгәр экраннарга чыгармыйлар. 
 
Шунысы кызык, телеканалның үзен мошенниклык кылуда гаепләп, судка бирү белән янаучылар да булгалый икән. Мәсәлән, билгеле телетапшырулар алыпбаручы Катя Гордон үзенең блогында программада шарла-таннар гына катнаша дип фаш итеп язып чыкты. Аннары ул үзенең паранормаль сәләтен исбат итүчегә миллион сум түләргә әзер булуын белдерде. “Комсомолка” гәзите журналистлары үзенең битләрендә берничә ялган экстрасенсны фаш итеп язды. Дарья Миронова, Наталья Носачева, Михаил Филоненко кебек ялган экстрасенслар зур акчалар түләп ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә булышу түгел, киресенчә, проблемаларын тирәнәйткәннәр генә. Тапшыруга сәләтләрен күрсәтеп түгел, ә бәйләнешләр ярдәмендә эләгүчеләр дә булгалый икән. Ялган экстрасенслар “җитеш-терүче” зур үзәкләр бар, алар үзләренең хезмәтләрен рекламалау өчен проектка үз кешеләрен җибәрәләр.
 
Тапшыруда катнашкан экстрасенслар, бигрәк тә җиңүчеләр рәтенә чыкканнары, проекттан соң күпләп кешеләр кабул итә, гастрольләрдә йөри башлыйлар. Әлбәттә, бу кәсеп аларга зур акчалар китерә. Бу шөгылен ташлаучылар да бар араларында.
 
Тапшыруда катнашкан экстра-сенслар, бигрәк тә җиңүчеләр рәтенә чыкканнары проекттан соң күпләп кешеләр кабул итә, гастрольләрдә йөри башлыйлар. Әлбәттә, бу кәсеп аларга зур акчалар китерә. Бу шөгылен ташлаучылар булгалый арала-рында. Барыбер дә үзен тулысынча мистикага багышлаучылар күбрәк, хәтта аларның кайсыберләр күрәзәлек кылудан тыш, сихер-михер эшләрен башкаруга да алына. Мәсәлән, “Экстрасанслар сугышы”ның җиңүчесе Мәхди Ибраһим Вафа, интернет-кибет ачып җибәреп, анда төрлек мистик сувенирлар һәм бөтиләр сата. 
 
Чынлап та мондый тапшы-руларда чын күрәзәчеләр катнашамы, әллә ул сәхнәләш-терлгән шоумы? Аек акыл белән уйлап караганда, әлбәттә, ул — шоу. Чөнки уйланырга, ниндидер файдалы нәтиҗәләр ясарга түгел, ә барыннан бигрәк җәлеп итүгә корылган программа алар. Тапшыруда чын экстрасенслар да катнашуга һәм аларның тормыштагы чын кешеләргә ярдәмнәр күрсәтүләренә кара-мастан. Кабатлап әйтик, ул — иң беренче чиратта, шоу. Без шоулар энәсендә утыручылар. Чөнки алар безгә хис-хыяллар очышы бүләк итә. Тик кызганычка каршы, ул хисләр безне үстерми, күңелебезне баетмый. Безгә тапшыру режиссерларының талантлары каршында баш ияргә генә кала. Ә гадәти булмаган сәләтле кешеләргә мөрәҗәгать итәргәме-юкмы — бу, Марат Бәшаров әйткәнчә, һәркемнең шәхси эше. 
 
Фикер:

Нәфисә Хөснетдинова, психолог:

“Без иртәгәсе көнгә бик ышанмаучанга әверелеп киттек. Киләчәккә шик-шөбһә белән карыйбыз, бәлки шуңа да күңел тынычлыгы эзләп серле иртәгәсе көннең чаршавын ачып карый-сыбыз киләләр. Күрәзәчеләрнең чынлап та барлыгына төрлечә дәлилләр эзлибез. Күрәзәчеләр үзенә юаныч эзләп мөрәҗәгать итүчене ничек тынычландырырга яки куркытырга, нәрсәләр вәгъдә итәргә кирәклеген бик яхшы беләләр. 
Күз тиде, сихерләделәр дип, үзеңнең тормышыңдагы уңышсыз-лыкларны башка кешегә аудару бик җиңел ич. Күрәзәлек кылу, сихер бар дип, без мифик рәвештә тормышыбызны контрольдә тоту ысулын табабыз: экстрасенска барасың да сихерне бетертәсең, киләчәгеңне беләсең, кармаңны тазарттырасың һәм тыныч яшәргә мөмкин, имеш. Әмма ул эшләми: үз тормышын, үткәннәрдәге хатаны кеше үзе генә төзәтә ала. Кара һәм ак сихерләрдән башка да. Кеше үзенең тормышы өчен бары тик үзе генә җаваплы икәнен аңларга тиеш. Шул чакта ул үзенең бүгенгесен һәм киләчәген ничек контрольдә тотарга кирәклеген төшенәчәк”.

 

«Өмет» газетасы.

Просмотров: 878

Комментирование запрещено