Чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм…

61ff5e96f061a5bc8242c44690dcca07Көзге көннәрдә олыларның кинәт кенә авырулары да көчәеп китә. Ял көннәренең берсендә кисәк авыруым көчәеп ашыгыч ярдәм кирәкте. 

Иске Ярмәк авылының ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче Әхмәтҗанов Фәһим һәм шәфкать туташы Кәримова Флера мине тиз арада район шифаханәсенә илттеләр.

Безгә, олыларга, тиешле ашыгыч медицина ярдәме күрсәткән өчен хирургия бүлегенең табиблары Назыйм Гыйззам улына, Фәһим Шәхелислам улына, Кләүле лаборатория хезмәткәре Мелешкина Светлана Владимировнага, лаборатория фельдшеры Гыйззәтова Венера Фәүкатовнага һәм барлык булган медицина хезмәткәрләренә чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәсе, аларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, авыр хезмәтләрендә уңышлар телисе килә.

Хезмәт ветераны Фәния Фатыйховна ГАЙФУЛЛИНА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1115

Комментирование запрещено