Ноябрьнең соңгы якшәмбесе — Әниләр көне
Әнием Тәнзилә Нуртдиновага багышлап…
Әни көне бүген — зур бәйрәмең,
Матур шәлне шуңа бәйләдең.
Каплап куйгач инде күренмиләр
Карлар яуган ап-ак чәчләрең.
Алларыңа килеп тезләнәм дә,
Итәгеңә башым куямын.
Әби, бабай булган балаларны
Сыйдыра бит җылы куеның.
Балачакта кебек аркамны да
Йомшак кулың белән сыйпысың.
Колагымны кайчак тартып-тартып,
Юньсез, диеп мине тиргисең.
Балаларың сине хөрмәт итә,
Оныкларың сине ярата.
Аларныкы: «Әббә мәммәм», — диләр,
Шулай бит ул — гомер тиз үтә.
Бакчадагы балан куагыдай
Тармакланган нәсел агачың.
«Әни», «Әби», «Әбекәчем» булып,
Озак яшә, газиз ӘНКӘЕМ!!!
Просмотров: 1633
Йөрәккә үтеп керерлек шигъри юллар!! Тәнзилә апа мондый матур сүзләргә бик лаек!!
наши соседи!