Туплидә яшәүче тамашачылар “Ялкынлы яшьлек”не бик җылы каршы алдылар

2LVqsjeIk5s25 ноябрьдә Самарның танылган “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият халык ансамбле Елховка районының Тупли авылы Мәдәният йортында музыкаль тамаша күрсәтте. Авылда яшәүче тамашачылар яңа программа белән килгән иҗат төркемен бик җылы каршы алдылар.

Концерт кысаларында яңа чыккан “Ялкынлы яшьлек. Гасырдан — гасырга” исемле китапның презентациясе дә үтте.

2LVqsjeIk5sSWYewRDdZbEӘйтергә кирәк, нәкъ шушы авылда ансамбльнең иң беренче концерты куелган булган.

Бөтенсоюз смотры лауреаты, Россия халыкларының Идел буе фестивале дипломанты «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию, шигърият ансамбленең чираттагы 850нче концерты 2 декабрьдә сәгать 15тә Самарның «Чайка» мәдәният сараенда (Управленческий бистәсе, Сергей Лазо урамы, 21 йорт) үтәчәк. Кичегезне онытылмаслык итеп үткәрергә теләсәгез, тамашага рәхим итегез, дуслар!

Искәндәр САИТОВ фотосурәтләре.

Елховка районының Тупли авылы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1317

Комментирование запрещено