Әниләр бит безгә бер генә

Бер генә көн дога кылмый калсам,i2
Төшләремә минем керәсең.
Онытма син, балам, мине, — диеп
Бер генә сүз әйтеп куясың.

Авыр чакларымны сизгән кебек
Кулларыңны миңа сузасың.
Серләремне сиңа сөйлим дисәм,
Шул арада юкка чыгасың.

Әниләр бит газиз баласы өчен
Күпме кайгы-хәсрәт кичерә,
Шуның өчен дә бит алар
Картаймыйча керә кабергә.

Әниләрнең кадерләрен белик,
Әниләр бит безгә бер генә.
Җир йөзендә күпме бала
Ана назын күрергә тилмерә.

Әниең булу нинди бәхет бит ул,
Әниләр бит өйгә нур чәчә.
Кайгы-хәсрәт күрсәтмичә генә
Яшәтәсе иде йөзгәчә.

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.

Балыклы авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1051

Комментирование запрещено