Карлы яңгыр

fs4fc77027cd0c8Октябрьның ахыры якынлашты,
Төньяктан салкын җил куа болытлар.
Кинәт болытларның төпләре тишелә -
Карлы яңгыр китә, тиздән каплар кар.

Агачлар коялар сары яфракларын,
Өшиләрдер алар салкын җилләрдән.
Әле үтәсе бар кышның салкыннарын,
Яз килеп җиткәнче ерак илләрдән.

Карлы яңгыр ява өшетеп күңелләрне,
Табигать үзгәрә, тормыш та шулай.
Бик тиз үтеп китә яшьлекнең көннәре,
Туктатып булмый шул — нигә соң болай?

Галимә ӘХМӘТШИНА.

Камышлы авылы.

samtatnews.ru

Просмотров: 956

Комментирование запрещено