Ак чәчле ир елый…

1644504Ананың чәчләре вакытсыз агарган,
Өзелеп-сагынып малаен көткәнгә.
Баш иеп, кимсенеп дөньяда яшәгән,
Тормышны ялгызы үткәнгә.

Караңгы төннәрдә күкләргә төбәлеп,
Йолдызга серләрен сөйләгән.
Яңгырлы төннәрдә мендәргә капланып,
Елаудан йөрәге өзелгән…

Газиздән газизен төшендә тик күреп,
Саклаган хәтере төбендә.
Читлектә кош сыман,
Көткән ул тилмереп,
Ә бала кайтмаган, кайтмаган…

Газраил килеп, газаптан коткаргач,
Җан очкан малаен күрергә.
Күргән үз каберен. Ә аның өстендә
Ак чәчле ир елый әнисен сагынып…

Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1323

Комментирование запрещено