Минобрнауки РТ: 70 процентов школьников РТ выбрали татарский для изучения на уроках родного языка / Татарстанда укучыларның 70 проценты туган тел дәресендә өйрәнү өчен татар телен сайлаган

132275На уроках родного языка в школах Татарстана 69 процентов учеников изучают татарский, 30 процентов – русский. Такой выбор для своих детей сделали их родители, сообщил корреспонденту ИА «Татар-информ» представитель Минобрнауки РТ.

Один процент родителей республики выбрали для своих детей другие языки для изучения. Это чувашский, марийские, удмуртский, мордовские, иврит.

Количество часов на изучение родных языков выделено в соответствии с учебными планами республиканских школ. «Например, в татарских школах отводится больше времени на изучение родного языка», – пояснил представитель министерства.

«Татар-информ».

* * *

Татарстан мәктәпләрендә туган тел дәресләрендә укучыларның 69 проценты – татар, 30 проценты рус телен өйрәнә. Ата-аналар үз балалары өчен шушы ике телне сайлаган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Ата-аналарның бер проценты үз балаларына туган тел дәресләрендә өйрәнү өчен чуаш, мари, удмурт, мордва һәм иврит телләрен сайлаган.

Туган телләрне өйрәнү өчен сәгатьләр саны республика мәктәпләренең уку планнары нигезендә бүленгән. «Мисал өчен, татар мәктәпләрендә туган телне өйрәнүгә күбрәк вакыт бирелә», — дип ачыклык кертте министрлык вәкиле.

«Татар-информ».
 

Просмотров: 1474

Комментирование запрещено