Өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” бүлеге җитәкчесе Разия Газимҗан кызы ӘЮПОВАга!

скачанные файлыХөрмәтле Разия ханым!

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән  Сезне чын күңелемнән  туган көнегез белән тәбриклим.

Сез — ачык йөзле, тәмле телле, елмаючан, йомшак күңелле, ярдәмчел кеше, соклануга лаек чын татар хатын-кызларының берсе.

1424958571Сезгә һәм якыннарыгызга чын йөрәктән тынычлык, иминлек, күтәренке кәеф, сәламәтлек телим.

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Гөлфия Гәлимулла кызы ГӘЙНЕТДИНОВАга!

017Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.  Гомер юлыгыз якты кояш кебек булсын, һәрбер көнегез куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.