Казанда Хәния Фәрхи исемендәге урам булачакмы? / Фанаты Хании Фархи добиваются присвоения ее имени одной из улиц Казани

ханияКазандагы берәр урамга Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи исеме бирелергә мөмкин. Җырчының иҗатын яратучылар, шуны сорап, интернетта петиция ачкан. Якын арада тамашачылар башкала мэриясенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә җыена.

Бу эш белән шөгыльләнүчеләрнең берсе -  Булат Газизов «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләде.

Булат - Башкортостанның Чакмагыш районы егете. Хәзерге көндә Екатеринбургта юрист булып эшли. Ул кечкенәдән Хәния Фәрхи иҗатын яраткан.

̶  Булат, Казанда Хәния Фәрхи урамын булдыру идеясе ничек барлыкка килде?

̶  Бу идея Хәния апаның тамашачыларыннан еш ишетелде. Ә интернетта петиция ачу эшен Азат Садиков башлап җибәрде. Азат  ̶  Хәния Фәрхинең «ВКонтакте» сайтындагы төркеменә нигез салучы. Хәния апаның фанаты буларак, мин дә читтә кала алмадым. Мондый эштә тәҗрибәм дә бар.

̶  Эшегездә нинди документларга һәм кагыйдәләргә таянасыз?

̶  Урамнар белән бәйле барлык эшләр шәһәр мэриясендә эшләнә. Иң элек инициатив төркем мэриягә гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Казан мэрының 2015 елгы топонимика турындагы карары нигезендә, гариза белән мөрәҗәгать иткәндә, анда ун яки аннан күбрәк кешенең исеме һәм шәхси мәгълүматы язылырга тиеш. Без әлеге кешеләрне Хәния Фәрхинең «ВКонтакте» сайтындагы төркеме аша табарга уйлыйбыз.

̶  Ә петиция эшкә ничек тәэсир итә соң?

̶  Петицияне гаризаның кушымтасы дияргә була. Ул фикердәшләрнең күпме икәнен күрсәтә. Гариза белән бергә без петиция турында да мәгълүмат тапшырачакбыз. Хәзерге көндә аны 200 кеше имзалады. Бу сан тагын да күбрәк булыр иде, тик өлкән буын кешеләре петицияне имзалау тәртибен белеп бетерми. Хәзерге көндә дә Казанда Хәния Фәрхи урамын булдыру турында петициягә имзалар җыю дәвам итә. Җырчының «ВКонтакте» сайтындагы төркемендә барлык мәгълүмат та бар.

̶  Гаризаны кайчан тапшырачаксыз?

̶  Канун буенча, гражданнарның мөрәҗәгатьләре дәүләт органнары тарафыннан 30 көн карала. Гаризаны бу атнада тапшырачакбыз. Җавап ике атнадан да озак көттермәс, дип уйлыйм.

̶  Казанлылар сезгә теләктәшлек күрсәтер дип уйлыйсызмы?

̶  Әйе, дип уйлыйм. Күп тапкыр әйтелде инде, Хәния Фәрхи иҗаты  ̶  татар халкының милли мирасы. Үзенең җырлары белән ул татар телен һәм мәдәниятен саклауга зур өлеш керткән шәхес. Мин үзем аның концертлар графигын күреп шакката идем. Хәния апа Россия буенча иң күп татар концертлары куйган аз артистларның берсе. Ә иң мөһиме: Хәния апаның концертларына билетлар арзан иде. Ул акча өчен түгел, ә халык өчен җырлады. Андый шәхеснең гомеренең күп өлеше узган шәһәрендә үз урамы булырга тиеш.

 ̶  Хәния апаның Екатеринбургта тамашачылары күп идеме?

̶  Екатеринбургта аны һәрвакыт тулы зал каршы алды. Ул Екатеринбургны Башкортостанның Тәтешле, Борай, Аскын районнарына якын урнашканга күрә «башкала» дип атый иде. Хәния апа концертларын сәхнәдән түгел, ә залдан чыгып башлады. Бу да аның халыкка якын булганын күрсәтә. Екатеринбургта Хәния апа концертына аның күп туганнары, авылдашлары, укытучылары килә иде. Соңгы елларда ул Әлфия Авзалованың һәм үзенең 90 елларда җырлаган җырларын башкарды.

̶  Хәния апаның кайсы җырларын яратып тыңлыйсыз?

̶  «Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә», «Гомер юлы» җырлары бик ошый.  

̶  Кайгылы хәбәрне сез ничек белдегез?

̶  Хәния апаның үлеме турында эштән кайтканда белдем. Апам шалтыратып, бу хакта радиодан ишеткәнен әйтте. Башта ышанмадык. Туганнар булмасак та күңелгә шундый авыр булды. Соңрак һәркөн аның җырларын тыңлап йоклап китә башладым.

Искәртеп үтик, Хәния Фәрхи 2017 елның 27 нче июлендә Башкортстанның Тәтешле районында йөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. 29 нчы июльдә аны Камал театрыннан озаттылар, аннары Яңа Татар бистәсе зиратында җирләделәр.

intertat.ru

* * *

Фанаты Хании Фархи добиваются присвоения ее имени одной из улиц Казани. Они запустили петицию на сайте change.org, которую подписали на сегодняшний день более 200 человек. Продвижением проекта занимается уроженец Чекмагушевского района Башкортостана, житель Екатеринбурга Булат Газизов.

«Наша с вами задача — не забыть Ханию Фархи и сделать так, чтобы ее песни пели и слушали всегда. Считаем необходимым увековечить память Хании Фархи путем присвоения ее имени одной из улиц города Казани Республики Татарстан», — написано в петиции. На днях письмо будет передано мэру столицы Татарстана.

Народная артистка Башкортостана и Татарстана Хания Фархи скончалась в 57 лет 27 июля 2017 года. Всю свою творческую жизнь обладательница 15 «Золотых барсов» на конкурсе «Татар жыры» («Татарская песня») посвятила татарской эстраде. В репертуаре Хании Фархи более 300 песен башкирских и татарских композиторов, татарских народных песен. Большую популярность певице принесли песни «Әлдермешкә кайтам әле» («Вернусь ещё в Альдермыш»), «Сагынам сине, Питрәч» («Скучаю по вам, Пестрецы») — песня, написанная самой певицей, после которой Хания «проснулась знаменитой».

bashinform.ru

 

Просмотров: 1118

2 комментариев

  1. Безнең халык искитәрлек. Хәния апага бөтен хөрмәтем белән ләкин Сөембикәгә урам исеме бирмичә башкаларга бирү оят булырга тиеш халкыбызга.

  2. 1552 елгы Казан кахарманнарын бәлки кирәктер.Типтереп яшәгәнңәргә каберстанда урын да булмаска тиеш — урамдагын түгел.