Самарлылар Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышында катнаштылар

1-20171129_133913Исегезгә төшереп үтәбез, 28-29 ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш эшендә Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, ТР хакимияте вәкилләре катнашты. Самар төбәгеннән — региональ «Дуслык» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ф.Б.Канюкаев, өлкә «Туган тел» татар оешмасы рәисе И.Г.Шәкүров, Самар шәһәре  ТМММ рәисе Р.Т. Хуҗин, Сызран шәһәре  ТМММ рәисе Р.И.Шәрәфетдинов, «Дуслык» оешмасы вәкилләре И.М.Галәүтдинов һәм В.Т. Нурмөхәмитов.

1-20171129_1339131-20171129_131123 1-20171129_133838

13362463370f9095250fab 3a37886a477cbc91 b593a518e4532e40 2552544e3ce1902e b0006771421d95eeЧарада пленар утырыш, мәдәни чаралар, этномәдәни проектларны тормышка ашыру өчен бирелә торган хөкүмәт грантларына һәм иҗтимагый оешма теркәү нечәклекләренә кагылышлы семинар-киңәшмә үткән. Моннан тыш, мәдәни чара буларак, утырышка килгән делегатларга Кәрим Тинчурин театрында спектакль карау мөмкинлеге бирелгән.

Пленар утырышта якташыбыз Идел Муса улы Галәүтдиновка Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев тарафыннан Рәхмәт хаты да тапшырылган.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

«Ветер из Москвы в Татарстане холоднее в два раза» / «Не сравнят ли наши дети события сегодняшних дней с событиями 1552 года?»

Просмотров: 1360

Комментирование запрещено