Татар грамматикасын беләсеңме?

Люция Вагыйзова (уңнан сулга) диктант язырга туганы Эльмираны да чакырган.

Люция Вагыйзова (уңнан сулга) диктант язырга туганы Эльмираны да чакырган.

25 ноябрьдә дөньяның ун илендә һәм Россиянең егерме төбәгендә «Татарча диктант» акциясе узды. Чараның максаты — халыкны дөрес язарга өндәү, татар теленең грамматикасына игътибар үстерү, гомумән, татар телендә язуны популярлаштыру. Катнашучылар татар язучысы Аяз Гыйлаҗевның «Җомга көн кич белән» әсәреннән 369 сүздән торган бер өзек язырга тиеш иделәр.

Бу чарада самаралылар да катнашты. Татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карау өчен Самараның “Яктылык” мәтәбенә йөздән артык милләттәшебез килгән иде. Мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары, укытучылар, укучыларның һәм ял көне мәктәбенә йөрүче ба­лаларның ата-аналары, “Сәләт-Самара” клубы активистлары һәм төрле яшьтәге шәһәр халкы алты аудиториягә бүленеп, диктант яздылар. Текстны аларга мәк­тәп укытучылары Фәния Гыйлаҗева, Нурзидә Фәйзуллина, Сәгыйдә Нуруллина, Алия Әбсәләмова, Айгөл Хәкимова һәм Галия Тупасова укыдылар.

Өзекне беренче тапкыр укып чыкканнан соң, укытучылар аңлашылмаган сүзләр белән таныштырдылар. Алар арасында бүген гамәлдән чыккан “җилпуч”, “җәмки” кебек сүзләр дә бар иде. Аннан аудиторияләрдә тынлык урнашып, бары тик текст укучы укытучыларның тавышы гына яңгырады.

- Берничә минутка үземне кабат мәктәп елларына кайтып, татар теле укытучысы Әлфия апа Баһаутдинова дәресендә утыргандай хис иттем. Ул биргән белем “Яктылык” мәктәбендә укучы улларым Данир һәм Дамир белән өй эшләрен эшләгәндә дә ярдәм итә, менә бүген диктант язганда да татар теле грамматикасы кагыйдәләрен белүем кирәгеп чыкты. Хәер, бүген диктантта нинди тамга алуыбыз түгел, үзебезнең татар булуыбызны исбатлап, бердәмлегебезне күрсәтү мөһим, — дип уртаклашты фикерләре белән диктанттан соң Люция Вагыйзова.

Ә Фәния Гыйлаҗева: “Текстның эчтәлеге күпләрдә зур тәэсир калдырды”, — дип белдерде.

- Январьда классик язучыбыз Аяз Гыйлаҗевнең тууына 90 ел тула. Оештыручылар диктантта аның әсәрен сайлап, язучының иҗатына тагын бер кат игътибар җәлеп итәргә теләгәннәрдер. “Җомга көн кич белән” повесте — иң яраткан әсәрләремнең берсе, аны башкаларга да укып чыгарга киңәш итәм. Автор рәхимсез балалары тарафыннан онытылган Бибинур карчыкның, физик яктан шактый зәгыйфь тоелган әбинең көчле рухы, чиксез мәхәббәт белән сугарылган олы җаны, әрнүле һәм фаҗигале эчке дөньясын күрсәтә. Әсәрдә күтәрелгән проблема бүген дә актуаль. Чөнки авылда торып калган ата-ана алдындагы бурычны оныткан кешеләр хәзер дә исәп-хисапсыз.

Диктантка килгәндә, текст катлаулы түгел, тыныш бил­геләренә генә игътибарлы булырга кирәк иде. Дөрес, өлкәбезнең татар авылларында татар теле диалектлары төрле булуы кайбер сүзләрне язуда кыенлык тудырырга мөмкин. Ә татар телен мәктәптә укыганнар диктантны җиңел язганнардыр, дип уйлыйм, — дип сөйләде укытучы.

Люция Вагыйзова (уңнан сулга) диктант язырга туганы Эльмираны да чакырган.

Люция Вагыйзова (уңнан сулга) диктант язырга туганы Эльмираны да чакырган.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан яшьләр һәм спорт министр­лыгы оештырган бу чарада самаралылар әле беренче тапкыр гына катнашты, һәм бу гамәл дәвамлы булыр дип ышанабыз. Ә эшләрнең нәтиҗәсе белән бер айдан diktant.tatar сайтында танышырга мөмкин булачак.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1137

Комментирование запрещено