Татар теле буенча өлкә олимпиадасы һәм “Ел укытучысы” бәйгесе үтте / Прошла областная олимпиада по татарскому языку и конкурс на звание «Учитель года»

1-DSC_2964

“Ел укытучысы” — Гали авылы мәктәбе укытучысы Гөлчәчәк Рәис кызы Тәҗетдинова.

1 декабрьдә Похвистнево районының Гали авылы гомуми белем бирү мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы, 3-11 сыйныф укучылары арасында шигырьләрне сән­гать­ле уку конкурсы һәм  татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесе уз­ды­рылды. Бу чараны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, төбәгебезнең мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты, Гали авылы мәктәбе администрациясе оештырды.

Бәйгеләрдә Камышлы, Похвистнево рай­о­ннарын­дагы татар авылларында һәм Самарның “Яктылык” татар мәктәбендә укучы 50гә якын бала катнашты. Язма эшләр буенча беренчелекне яулаган укучылар мәркәзебез Казанда үтәчәк татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадага юллама алдылар.

1-DSC_2949

Язма эшләр бәйгесендә җиңүчеләр.

1-DSC_2923

Шигырьләрне сән­гать­ле уку конкурсында җиңү яулаган укучылар.

“Ел укытучысы” конкурсында дүрт мөгаллимә үзләренең педагогик концепцияләрен тәкъдим иттеләр. Иске Ярмәк авылының урта белем бирү мәктәбеннән Рәмзия ханым Кәбирова 5 сыйныфта «Җөмләнең баш кисәкләре. Ия белән хәбәр» темасына, Гали авылының урта белем бирү мәктәбеннән Гөлчәчәк ханым Тәҗетдинова 3 сыйныфта «Г.Тукай. «Эш» — шигырь» темасына ачык дәресләр күрсәттеләр. Самарның “Яктылык” татар мәктәбеннән килгән укытучылар Фәния ханым Гыйләҗева 6 сыйныфта «А.Алиш. Сертотмас үрдәк» темасына һәм Фәнүзә ханым Шакирова 3 сыйныфта «Татар милли ризыклар» темасына дәресләр бирделәр. Нәтиҗәдә “Ел укытучысы” исеменә Гали авылы мәктәбе укытучысы Гөлчәчәк Рәис кызы Тәҗетдинова лаек булды.

1-DSC_2964

 Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте мөдире Фәрхәт Мәхмүтов Гали авылы мәктәбе укытучысы Гөлчәчәк Рәис кызы Тәҗетдиновага бүләк тапшыра.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте мөдире Фәрхәт Мәхмүтов, оешманың Совет әгъзасы Фәһим Хәниф улы Йосыпов барлык бәйгеләрдә җиңүчеләргә һәм катнашучыларга  бүләкләр тапшырдылар. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров, җәмгыять Советы әгъзасы Фәһим Хәниф улы Йосыпов, шулай ук Шамил әфәнде Галимов,  Халит әфәнде Йосыпов, Марат әфәнде Гатин, Али әфәнде Сөләйманов бәйгеләрнең иганәчеләре булдылар.

Безнең сайтта әлеге чара турында тәфсиллерәк мәкалә дә урын алыр.

* * *

1 декабря на базе школы села Алькино м.р.Похвистневский прошла областная олимпиада по татарскому языку и литературе среди учащихся 8-11 классов и конкурс чтецов  среди учащихся 3-11 классов школ Самарской области с преподаванием данных предметов. Также состоялся конкурс среди преподавателей татарского языка  и литературы на звание «Учитель года». Организаторами мероприятия явились Самарский государственный институт повышения квалификации работников образования (СИПКРО),  СОТО «Туган тел» и администрация ГБОУ СОШ с.Алькино.

В олимпиаде приняли участие около 50 учащихся из Камышлинского, Похвистневского районов и Самарской школы «Яктылык».

Цель олимпиады: привитие интереса к изучению родного языка и литературы, приобщение учащихся к миру традиционной народной культуры, выявление, отбор  и развитие способных и одаренных детей.

На звание «Учитель года» среди преподавателей татарского языка и литературы претендовали 4 педагога. Это учитель ГБОУ СОШ с.Старое Ермаково Рамзия Милавировна Кабирова, учитель ГБОУ СОШ с.Алькино Гульчачак Раисовна Тазетдинова, учителя школы «Яктылык» г.Самара Фания Нурсахиевна Гилязова, Фануза Фарисовна Шакирова. Все они провели открытые уроки для учащихся Алькинской средней школы и представили жюри свою педагогическую концепцию. В итоге звание «Учитель года» было присуждено Гульчачак-ханум Тазетдиновой.

Директор СОТО «Туган тел» Фархат Махмутов, член общества Фагим Юсупов вручили победителям олимпиады и конкурсов ценные подарки. Средства на приобретение  призов выделили председатель СОТО «Туган тел» Ильяс Шакуров, член общества Фагим Юсупов, а также Шамиль-эфенди Галимов,  Халит-эфенди Юсупов, Марат-эфенди Гатин, Али-эфенди Сулейманов.

samtatnews.ru

Просмотров: 1516

Комментирование запрещено