“Җырласаң да, егет, җырла моңлы итеп”

MyCollagesСамараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда төрле елларда Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальләрдә җиңүгә ирешкән “йолдызлар” – Ранис Габбазов, Азат Абитов, Айсылу Габдинова, Гөлсирин Абдуллина һәм гармунчы Ринат Вәлиев бик матур концерт күрсәттеләр.

Бу елның язында Казанда гөрләп үткән XIII Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең йомгаклау чарасында продюсер Рифат Фәттахов аның популярлыгы үсә баруы турында: “Беренче елны Рәшит Ваһапов фестивалендә егермеләп җыр­чы катнашырга теләк бел­дергән булса, быел инде алар 120дән артып китте. Җырчылар күп булу сәбәпле, сайлап алу турлары Татарстанда гына түгел, Башкортостанда да үтә”, — дип әйткән иде. Ни дисәң дә, Рифат Фәттахов Башкортостанда сәләтле җырчылар барын яхшы белә — татар эстрадасы йолдызлары Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин нәкъ шул Башкортостан татарлары бит инде. Соңгы икесен Рифат Фәттахов зур сәхнәләргә үзе алып чыккан иде. Дөрес, Филүс Каһиров та, Ришат Төхвәтуллин да бу продюсер белән бер ел чамасы эшләгәннән соң контракт­ны дәвам итәргә теләмәделәр.

Нишләтәсең бит, канатлангач, кошлар да оясыннан очып чыга. Ә киләсе җәйгә оя кабат кошчыклар тавышы белән тула. Быелгы Рәшит Ваһапов исемендәге XIII халыкара татар җыры фестивалендә Гран-при яулаган лирик тенор Ранис Габбазов, эстрада җыры номинациясендә беренче урынны алган искиткеч иркен тавышлы Айсылу Габдинова, 2015 елгы фестивальдә җиңү яулаган бәрхет баритонлы Азат Абитов һәм сандугач тавышына ия булган Гөлсирин Абдуллиналарны әле канат ныгыта торган җырчылар гына дип атарга була. Әлбәттә, продюсер Рифат Фәттахов һәм остазлары Венера Ганиева ярдәмендә.

Мамадыш районының Ур­та Кирмән авылында мәдә­ният-сәнгать өлкәсендә эш­ләүче ата-ана гаиләсендә тәр­бияләнгән Гөлсирин Абдул­линаның тавышын чишмә чел­терәвенә тиңлиләр. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт Мәдәният һәм сәнгать институтына кереп, Венера Ганиева классында укучы Гөлсирин халык җырларын бик ярата. Хәер, аның чын татар тавышы белән шундый җырлар гына җырларга кирәктер дә. Кигән күлмәкләре дә тыйнак, хәрәкәтләре дә салмак һәм нәфис, үз-үзен тотышы да әдәпле. Гөлсирин, Сара Садыйкова кебек, калфак кияргә ярата, ә тавышын Фәридә Кудашеваныкына охшатырга мөмкин. Танылган җырчыбызның тембрына тирән музыкаль белем, техника да кушылып, тыңлап туймаслык зәвыклы җыр барлыкка килә. Гөлсирин Абдуллина башкаруындагы “Янма, йөрәк”, “Кашымның каралары”, “Алып кит син”, “Агыйдел буйлары” һәм Рәшит Ваһапов репертуарыннан алынган “Фир­дәүскәй” (аны Азат Абитов белән бергә җырладылар) заманча һәм шул ук вакытта чын татарча яңгырады.

Рәшит Ваһапов үзәгендә эшләүче Ранис Габбазовта күптән инде сәхнәдә. Соң­гы елларда аның иҗаты күзгә күренеп үсә. Быелгы фестивальнең Гран-при бүләге дә, аңа өстәп бирелгән затлы машина да очраклы түгел, әлбәттә. Шулай да, жюри әгъзалары бер фикердә булмаганнар кебек. Гран-прины Артур Сәгыйтовка яисә Илнар Мироновка бирергә кирәк, дигән фикерләр дә яңгыраган. Ләкин приз Ульян өлкәсенең Ишеевка авылында туып-үскән Ранис Габбазовка тәтеде. Аның гаиләсендә дә сәнгать осталары бар икән. Җиһан әбисе гомере буе Ишеевка авылының “Идел моңнары” ансамбле солисткасы булган. Раниска да моң әбисе ягыннан килгән, күрәсең. Аның башкаруында “Кайтыгыз, торналар” җырын ишеткән кеше Гран-приның Габбазовка бирелүе бик дөрес дип әйтер иде. Самарадагы концерт та нәкъ шул җырдан башланып, тыңлаучыны чиксез моң белән чорнап алды. Ранис башкаруындагы “Әни җыры” да, “Cинсез яшәү миңа нигә кирәк?”, “Әй, гомерләр, гомерләр!” дә алкышларга күмелеп барды.

Бәрхет тембр иясе Азат Абитовта Чуваш Рес­пуб­ликасының Шыгырдан авылында мәдәният-сәнгать хез­­мәткәрләре гаи­ләсендә туып-үскән. Әле мәк­тәптә укыганда ук ул “Дебют”, “Рамазан”, ә мәктәпне тәмамлагач, “Урмай моңы”, “Язгы моң” фес­тивальләрендә катнашып, призлы урыннар яулаган. Ә 2015 елда Азат Рәшит Ваһапов фестивалендә чыгарма рә­вештә катнаша (музыкаль белеме булмау сәбәпле) һәм икенче урынны алу бәхетенә ирешә. Шуннан соң гына егет Казанның Мәдәният һәм сәнгать институтына кереп укый башлый. Ә моңа кадәр Азат үз юлын башка өлкәләрдә эзләп йөргән — Татарстанның “Рубин” командасында футбол уйнаган, шул ук вакытта социаль-гуманитар институтта, химия-технология университетының гуманитар факультетында югары белем алган.

Күңеле моңга тарткан Азат үзешчән сәхнәдән төшмәгән дә, ә менә профессиональ сәхнәгә урау юллар белән килеп кергән. Самара тамашачысы күңеленә “Эзләгәнем син минем”, “Рәхмәт сиңа”, бигрәк тә “Сиңа тагын мин бер киләм әле” җырлары сары май булып ятты. Сәхнә Азат Абитовны кабул итте, ул да үз урынын тапкандыр, дип ышанасы килә.

Айсылу Габдинованы ахырга калдыруыма үзе үпкә­ләмәс, дип уйлыйм. Моның сере бар. Татарстан мәгариф хезмәт­кәрләре Самарада татар мәга­рифе көннәре уздырганда мин аның әтисе — танылган татар җырчысы Айдар Габдинов белән шәхсән танышкан идем. Ул бик горурланып кызының да музыка өлкәсендә хезмәт итүе, Казан телевидениесендә “Кайнар хит” тапшыруын алып баруы, бик матур итеп җырлавы турында сөйләгән иде. Атна-ун көн дә үтмәде, Айсылу Самара сәхнәсендә пәйда булды. Юк, алай түгел, бөтен сәхнәне биләп алды, дияр идем. Аның тамаша алып барырлыгы да, үзенә аерым бер концерт куярлыгы да бар. Айсылу Габдинова да Мәдәният һәм сәнгать институты студенты. Укудан тыш, Казан балалар музыка мәктәбендә белем бирә, теле­видениедә эшли һәм әтисе белән дә, “Рәшит Ваһапов фес­тивале йолдызлары” белән дә гастрольләргә йөрергә вакыт таба. Тамашачыга ул “Ленинград” төркеменең “Экспонат” (“Лабутены”) җырын татарчага тәрҗемә итеп, “Алабута” дип башкаручы буларак билгеле булса, Самарада ул “Сагыну”, “Мәтрүшкәләр”, “Алматаның алмасы” кебек халык җырларын да бик дәртле итеп башкарды. Кызда тавыш та бар, һәм ул аннан куллана да белә. Продюсер Рифат Фәттахов боз һәм ут кебек капма-каршы Гөлсирин белән Айсылуны махсус сайлаган, күрәсең. Гөлсириннең сабырлыгы Айсылуның дәртен бераз сүрелдерү өчен кирәктер.

MyCollagesГомумән алганда, концерт самаралыларга бик ошады. Чиксез дәрт-дәрман, заман шаукымы бәреп торган бу концерттан мин дә ләззәт алдым. Тик барыбер нәрсәседер җитешми кебек тоелды. Бәлки, “Рәшит Ваһапов фестивале йолдызлары” дип аталгач, яшьләргә Рәшит Ваһаповның башкару манерасын да үзләштерергә иде? Тавышын артык күтәрмичә, ашыкмыйча, җырның тәмен белеп, һәр сүзенә мәгънә биреп, искиткеч моң борылышлары белән җырлый бит ул. Өйгә кайткач, бу тәэсирләремне тикшерү өчен, Рәшит Ваһаповның дискын уйнатып җибәргән идем, “Озын көй” дип аталган беренче җырында ук салмак тавышы белән: “Җырласаң да, егет, җырла моңлы итеп, тыңлаучының күңеле ачылсын”, — дип сузып җибәрде…

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1097

Комментирование запрещено