Гали авылында Татар теле буенча өлкә олимпиадасы һәм “Ел укытучысы” бәйгесе үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕОЯЗМАЛАР)

1-DSC_2915Исегезгә төшереп үтәбез, үткән җомга көнне Похвистнево районының Гали авылы гомуми белем бирү мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы, 3-11 сыйныф укучылары арасында шигырьләрне сән­гать­ле уку конкурсы һәм  татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесе уз­ды­рылды. Бу чараны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, төбәгебезнең мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты, Гали авылы мәктәбе администрациясе оештырды.

Бәйгеләрдә Камышлы, Похвистнево рай­о­ннарын­дагы татар авылларында һәм Самарның “Яктылык” татар мәктәбендә укучы 50гә якын бала катнашты.

1-DSC_2746

Гали авылы мәктәбе мөдире Мөхтәр Исламнур улы Алтынбаев (сулдан уңга), “Туган тел” татар җәмгыяте мөдире Фәрхәт Мәхмүтов, тәрбия эше буенча мәктәп мөдиренең урынбасары Гөлчәчәк Камил кызы Шәйхетдинова.

1-DSC_2745 1-DSC_2769 1-DSC_2770 1-DSC_2772 1-DSC_27738 сыйныф укучылары арасында язма эшләр бәйгесендә беренче һәм икенче урыннарны «Яктылык» мәктәбеннән икетуган сеңелләр Гарипова Исламия (укытучысы — Фәния Нурсәхи кызы Гыйләҗева) һәм Биксалиева Алия (укытучысы — Алия Әбүзәр кызы Әпсәләмова) яуладылар. Өченче урынны Иске Ярмәк авылы мәктәбеннән Хәмидуллина Аделина (укытучысы — Фәния ханым Гатина) алды.

9 сыйныф укучылары арасында олимпиадада беренчелекне «Яктылык» мәктәбеннән Осмонова Айтурган (укытучысы — Фәния Нурсәхи кызы Гыйләҗева) алды. Икенче урында — Гали авылыннан Абдуллова Гөлназ (укытучысы — Зөлфия Нәзәхетдин кызы Асылгәрәева). Яңа Усманнан Галимуллина Русалина (укытучысы — Гөлфия Мәрдгали кызы Тәҗетдинова) һәм Гали авылыннан Хәсәнова Наилә (укытучысы — Зөлфия Нәзәхетдин кызы Асылгәрәева) өченче урынны үзара бүлештеләр.

10 сыйныф укучылары  арасында беренчелекне Гали авылыннан Латыйпова Әлфия (укытучысы — Зөлфия Нәзәхетдин кызы Асылгәрәева) алды. Самар шәһәренең «Яктылык» татар мәктәбе укучылары Газизова Наилә һәм Шәкүрова Гүзәлия (укытучылары — Нурзидә Әхмәтзыя кызы Фәйзуллина) икенче-өченче урыннарга лаек булдылар.

11 сыйныф укучылары арасында язма эшләр бәйгесендә беренче һәм икенче урыннарны Камышлы авылы мәктәбеннән Төхбәтшина Диләрә һәм Әбдерәфыйкова Алинә (укытучылары — Тамара Фанзыйл кызы Хисмәтова)  яуладылар. Өченче урынны Яңа Мансур авылы мәктәбеннән Нурутдинова Айгөл (укытучысы — Лилия Мөхәммәтрәсыйх кызы  Нурутдинова) алды.

Габдулла Тукай, Муса Җә­лил, Рөс­тәм Мингалим, Роберт Миңнуллин кебек күренекле ша­гыйрьләренең, Гакыйль Сә­гыйров, Әнвәр Давыйдов, Саимә Морзаханова кебек җирле авторларның шигырьләрен сән­гать­ле уку конкурсында 40ка якын бала катнашты.

1-DSC_2784 1-DSC_2785 1-DSC_2787 1-DSC_2789 1-DSC_2792 1-DSC_2794 1-DSC_2798 1-DSC_2799 1-DSC_2807 1-DSC_2811 1-DSC_2814 1-DSC_2817 1-DSC_2822 1-DSC_2825 1-DSC_2834 1-DSC_2836 1-DSC_2844 1-DSC_2854 1-DSC_2857 1-DSC_2862 1-DSC_2865 1-DSC_2867 1-DSC_2871 1-DSC_2878 1-DSC_2882 1-DSC_2883 1-DSC_2886 1-DSC_2887

1-DSC_2889








3-4 сыйныфлар арасында беренче һәм икенче урыннарны Иске Ярмәк авылы мәктәбе укучылары Сәлахова Эльвира (3 сыйныф) һәм Морзаханова Илүзә (3 сыйныф) яуладылар. Өченче урынны Гали авылы мәктәбеннән Исхаков Рәфис  (4 сыйныф) алды.

5-8 сыйныфлар арасында Иске Ярмәк авылы мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Сәлахова Альмира иң яхшысы дип табылды. Икенче урында — Гали авылы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Мөхәммәтьярова  Гөлсем, өченче урында — Иске Ярмәк авылы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Шакирова Юлия.

9-11 сыйныфлар арасында Самар шәһәренең «Яктылык» татар мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Шәкүрова Гүзәлия беренче урынга лаек булды. Икенче урында — Камышлы авылы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Минһаҗев Дамир һәм Иске Ярмәк авылы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гыймадиева Ләйсән. Өченче урынны  Яңа Мансур авылы мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Нурутдинова Айгөл һәм Яңа Усман авылы мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Абдуллова Динә үзара бүлештеләр.

Ә үзләре язган шигырьләрне укыган «Яктылык» татар мәктәбеннән Исмәгыйлова Айгөл (8 сыйныф), Әбдерәхимова Алсу (8 сыйныф), Камышлыдан Шәкүрова Ралина (11 сыйныф) “автор-башкаручы” номинациясендә призлы урыннарны алдылар.

1-DSC_2764

Рәмзия Милавир кызы Кәбирова 5 сыйныфта «Җөмләнең баш кисәкләре. Ия белән хәбәр» темасына ачык дәрес күрсәтте.

1-DSC_2765 1-DSC_2768 “Ел укытучысы” конкурсында дүрт мөгаллимә үзләренең педагогик концепцияләрен тәкъдим иттеләр. Иске Ярмәк авылының урта белем бирү мәктәбеннән Рәмзия Милавир кызы Кәбирова 5 сыйныфта «Җөмләнең баш кисәкләре. Ия белән хәбәр» темасына, Гали авылының урта белем бирү мәктәбеннән Гөлчәчәк Рәис кызы Тәҗетдинова 3 сыйныфта «Г.Тукай. «Эш» — шигырь» темасына ачык дәресләр күрсәттеләр. Самарның “Яктылык” татар мәктәбеннән килгән укытучылар Фәния Нурсәхи кызы Гыйләҗева 6 сыйныфта «А.Алиш. Сертотмас үрдәк» темасына һәм Фәнүзә Фарис кызы Шакирова 3 сыйныфта «Татар милли ризыклар» темасына дәресләр бирделәр. Нәтиҗәдә “Ел укытучысы” исеменә Гали авылы мәктәбе укытучысы Гөлчәчәк ханым Тәҗетдинова лаек булды. Икенче урында — Фәния ханым Гыйләҗева, Рәмзия ханым Кәбирова һәм Фәнүзә ханым Шакирова өченче урынны үзара бүлештеләр.

1-DSC_2777

Гөлчәчәк Рәис кызы Тәҗетдинова 3 сыйныфта «Г.Тукай. «Эш» — шигырь» темасына ачык дәрес күрсәтте.

1-DSC_2781 1-DSC_2783Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте мөдире Фәрхәт Мәхмүтов, оешманың Совет әгъзасы Фәһим Хәниф улы Йосыпов барлык бәйгеләрдә җиңүчеләргә һәм катнашучыларга  бүләкләр тапшырдылар. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров, җәмгыять Советы әгъзасы Фәһим Хәниф улы Йосыпов, шулай ук Шамил әфәнде Галимов,  Халит әфәнде Йосыпов, Марат әфәнде Гатин, Али әфәнде Сөләйманов бәйгеләрнең иганәчеләре булдылар.

1-DSC_2897

“Туган тел” татар җәмгыяте Советы әгъзасы Фәһим Хәниф улы Йосыпов Гали авылы мәктәбе мөдире Мөхтәр Исламнур улы Алтынбаевка Рәхмәт хаты тапшыра.

1-DSC_2893 1-DSC_2895 1-DSC_2898 1-DSC_2909 1-DSC_2915 1-DSC_2918 1-DSC_2920 1-DSC_2928 1-DSC_2933 1-DSC_2935 1-DSC_2939 1-DSC_2944 1-DSC_2946

Шигырьләрне сән­гать­ле уку конкурсында җиңү яулаган укучылар.

Шигырьләрне сән­гать­ле уку конкурсында җиңү яулаган укучылар.

Язма эшләр бәйгесендә җиңүчеләр.

Язма эшләр бәйгесендә җиңүчеләр.

1-DSC_2956

Икенче урында — Фәния ханым Гыйләҗева (уңда).

1-DSC_2961

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте мөдире Фәрхәт Мәхмүтов Гали авылы мәктәбе укытучысы Гөлчәчәк Рәис кызы Тәҗетдиновага бүләк тапшыра.

Гали авылы мәктәбе администрациясе чараны оешкан төстә, килгән кунакларның күңелләренә хуш килерлек итеп уздыру өчен бөтен шартларны да тудырган иде. Бәйгеләрдән соң авыл мәктәбенең сәләтле укучылары кунакларга матур концерт та бүләк иттеләр.

Римма НУРЕТДИНОВА, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте Советы әгъзасы, «Самар татарлары» сайты мөхәррире, жюри әгъзасы.

Автор фотосурәтләре һәм видеоязмалары.

Гали авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Татар теле буенча өлкә олимпиадасы һәм “Ел укытучысы” бәйгесе үтте / Прошла областная олимпиада по татарскому языку и конкурс на звание «Учитель года»

Просмотров: 1730

Один комментарий

  1. КОНКУРСЫ НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ ЭТО ОЧЕНЬ ХОРОШО, БИК ЯХШЫ. КИРӘК ЕШЫРАК УЗДЫРЫРГА АЛАРНЫ, ҮЗ ТЕЛЕБЕЗДӘ. ТАТАР ТЕЛЕНДӘ. БАЛАЛАР, ОНЫКЛАР БЕЛӘН СӨЙЛӘШЕРГӘ КИРӘК, ҮЗ ТЕЛЕБЕЗДӘ-ТАТАР ТЕЛЕНДӘ, ӘГӘР БЕЗ ГАИЛӘДӘ ТАТАРЧА СӨЙЛӘШСӘК, БАЛАЛАРНЫҢ ДА КОЛАГЫНА ҮЗ ТЕЛЕБЕЗ КЕРЕП КАЛЫР ИДЕ. КҮБЕРӘК ТАТАР ТЕЛЕНДӘ КОНКУРСЛАР БУЛСЫН ИДЕ. МИҢНЕТАҺИР, САМАРА ШӘҺӘРЕ. . .