Рәхмәтлемен, әнкәй, мин сиңа

mother-and-baby-drawing-6466239-599344-mother-and-baby-linear-silhouette-of-mother-and-her-childКүптән инде кошлар очып китте,
Кайтмас алар көннәр җылытмый.
Яшәсәм дә, әнкәй, синнән аерым,
Мин яшәдем сине онытмый.

Әй, әнием, син бит безгә
Бөтен назың биреп үстердең.
Усеп җиткәч, үзең ялгыз калып,
Төрле якка безне очырдың.

Рәхмәтлемен, әнкәй, сиңа,
Киңәшләрең биреп үстердең.
Безгә биргән йөрәк җылың белән
Яшәр өчен безгә көч бирдең.

Әткәем турында хәбәр алгач
Ничек түздең икән, әнкәем?!
Әнкәйдән дә, Ходаем, аерма дип,
Гомер буе теләк теләдем.

Кайта идем, әнкәй, яннарыңа
Күрер өчен сине, сагынып.
Язмыш язган, олы юлдан хәзер
Кайтып киләм сине юксынып.

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.

Балыклы авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 960

Комментирование запрещено