Яшь гомерләр ник тиз үтә, әйт әле шуны, юкә

Гомәр һәм Гөлсинә Гайсиннар (2009 ел).

Гомәр һәм Гөлсинә Гайсиннар (2009 ел).

Әй, юкә, юкә, юкә,

Яшь гомерләр тиз үтә,

Яшь гомерләр ник тиз үтә,

Әйт әле шуны, юкә, — дип җырлыйлар иде мәҗлесләрдә авылдашларым Гомәр абый һәм Гөлсинә апа Гайсиннар. Шул вакытларда алар Иске Ярмәкнең иң чибәр парларының берсе иде. Бүген дә, бергә яшәүләренә 55 ел тулып килгәндә, тормышлары искиткеч матур. Юкәле Тау итәгендә гөрләп үсә торган мәңге яшь юкәләр генә аларның соравына җавап таба алмыйча шаулашалар…

Инсаф Кашшаф улы Гайсин сугышка киткәндә хатыны Мәрзия, өч улын кочаклап, кечкенә генә, җиргә сеңеп беткән дүртпочмаклы өйдә утырып кала. Шул сугыш булмаса, бу өйдә дә бәхетле иделәр алар. Каһәр суккан фашистлар аркасында гына Инсаф абый Смоленск кырларында ятып калды, ә олы һәм төпчек улы авырулардан вафат булды. Зәңгәр күзле, коңгырт бөдрәләре күзенә төшеп торган Гомәр генә Мәрзия апаның бердәнбер юанычы һәм шатлыгы булып калды.

- Сугыш вакытында без күргәннәрне Ходай беркемгә дә язмасын иде. Өйләр салкын, ягарга утын юк, сыерны өйгә алып кереп сава идек, бозаулар, сарык һәм кәҗә бәтиләре, оядагы казлар арасында тәгәрәшеп үстек инде. 1947 — 1948 елның кышында, әниемне жәлләп, паровоз миченә ягу өчен агач утыны (куб) кисәргә барганымны яхшы хәтерлим. Ул вакытта миңа 9 яшь кенә иде әле. Байтуган, Усман, Мак­лауш, Дәүләткол авылы урманнарында картлар агач аударалар, ә калган эш балаларга һәм хатын-кызларга йөкләнгән. Агач ботакларын кисеп өяр өчен ач-ялангач балага күпме көч куярга кирәк?

Акыл кергән саен, хөкү­мәткә карата үпкә арта барды. Фронттан орден-ме­даль­ләр тагып кайткан ир­ләргә колхоз бушлай мал азыгы бирә, үзләрен бәйрәм саен сәхнәдән зурлыйлар, льготалары да бар иде. Хатыннары куб кисәргә түгел, күп вакытта эшкә дә йөрмиләр иде. Ә безнең инәйләрне, аларның ятим балаларын ат урынына җигеп эшләттеләр. Уйлабрак карасаң, ярдәм киресенчә, сугыш кырларында ятып калган ирләрнең хатыннарына кирәк иде бит! — дип искә ала ул хәсрәтле елларны Гомәр абый.

Сугыштан исән-сау кай­тып, Үзбәкстанда эш­ләүче Газизнур абыйсы, Гай­син­нарның авыр тормышын күреп, егетне үзе белән алып китәргә ниятли. Авылда яшәү авыр булса да, ана бердәнбер улын җибәрергә те­ләми. Ләкин егет­нең дөнья күреп кайтасы килә һәм Гомәр Үзбәкстанның Ангрен шәһәренә эшкә китә. Шахтада эшләсә, акчаны күбрәк тә алырга мөмкин булыр иде. Тик абыйсы аны җир астына кертеп җибәрергә бик ашыкмый, төзү идарәсенә эшкә урнаштыра. Тәҗрибәсе булмаган Гомәрне төрле эшләргә куялар.

- Беренче аванс алган көн истә калган. Ул вакыттагы акчалар артык зур иде бит. Ә минем кулымда бернинди букча да юк. Өстемдәге киемнәремдә ничә кесә бар, барысын да дыңгычлап тутырдым. Гомеремдә дә ул хәтле акча күргәнем юк иде. Ә айлык хезмәт хакы алу көне килеп җиткәч, акчаны куеныма тутырып кайтканымны хәтерлим…

Шулай, әнисеннән сагынулы хат килеп төшкәнче эшли егет. “Кайт инде улым, кыен миңа. Армиягә китәсең дә бар бит әле”, — дигән сүзләрне уку белән Гомәр шыгырдап торган яңа кара чемоданына яңа киемнәрен, әнисенә дип алган күчтәнәчләрен, калган акчаларын тутыра да туган авылына кайтып китә. Кайткач, зуррак йорт сатып алалар, армиягә китәргә повестка көткән арада Гомәр колхозның такта яргычында да, тракторда да эшләп ала, урак өстендә лобогрейкада тир түгәргә дә өлгерә.

Ә армия хезмәте Гайсин өчен бик зур тормыш мәктәбе була. Аны ел буе механик-водитель эшенә өйрәтеп, сержант званиесе биреп, Украинага хезмәт итәргә җибәрәләр.

- Без, украинлылар, руслар, белоруслар, шулар арасында мин дә, татар егете, 40 тонналы тягачка 5 тонналы атом-төш коралы тагылмасын тагып йөри идек. Ял сәгатьләрендә кинога җибәрәләр, атна саен увольнениега чыгаралар. Бик дус яшәгән идек ул чакта. Нәрсә дип хәзер Украинада гауга күтәрәләрдер, — дип исенә төшерә Гомәр абый.

1960 елның 1 Маенда һәм 7 ноябрендә тягачы белән Мәскәүнең Кызыл мәйданы аша парад белән үтәргә, аннан соң Казахстанда да, Ленинград, Горький өлкәләрендә дә хезмәт итәргә туры килә аңа. Өч еллык хезмәтен тутыргач та әле туган авылына кайтырга рөхсәт итмиләр. Хәтерләсәгез, 1962 елда халыкара сәяси киеренкелек булып алган иде бит.

Сәяси низаг уңай хәл ител­гәч, Гомәр Иске Ярмәккә кайта һәм эшкә урнашу турында уйлана башлый. Ни гаҗәп, бер ел буе тягач йөртүче һөнәренә укыган, 2 мәртәбә Мәскәү парадында катнашкан өлкән сержантка авылда күңеленә ятышлы эш табылмый. Таныш кешеләр аша, зур кыенлыклар белән колхозның трактор бригадасына урнаша ала. 1965 елда гына, ниндидер эш белән военкоматка баргач, Гайсинның белгечлеген күреп, егетләрне армиягә әзерләүче итеп ДОСААФ оешмасына эшкә чакыралар. Гомәр шунда үзе дә машина йөртергә өйрәнә һәм туган авылына кайтып, шофер булып эшли башлый. Аннары машина-трактор остаханәсе мөдире дә, терлекчелек фермасында механик та була ул. Сыер савучыларның, терлекчеләрнең хез­мә­тен җи­ңеләйтү өчен төрле җай­лан­малар уйлап таба. Малларга азык тарату, пешерү, фермаларны газ белән җылыту эшләре дә аның алтын куллары белән башкарыла. Бәлки өендә ышанычлы ярдәмчесе, ярат­кан хатыны Гөл­синә булганга күрә шундый абруйлы кеше булып җи­тешкәндер ул.

Гомәр һәм Гөлсинә Гайсиннар (70нче еллар).

Гомәр һәм Гөлсинә Гайсиннар (70нче еллар).

- Армиядән кайт­­кач карыйм: авыл тулы кызлар, берсеннән-берсе чибәр. Тик берсенә дә күзем төшмәде. Бер көнне дус­тыма әйтәм: “Әйдә Сәр­бия апайлар янын­нан әйләнеп килик. Авылга яңа укы­тучылар килгән диләр, ул фатирга керткән”. “Юкны сөйләмә әле! Укытучылар безгә карыймы инде!” — ди дус­тым. Шулай да иярде миңа. Карыйбыз, тәрәзә пәрдәсе ачык, өй эчендә ике кыз дәрескә әзерләнеп утыра. Матурлар! “Әйдә, керик!” дим. “Нәрсә дип әйтәбез инде?” “Әйдә керик әле, аннары нәрсә әйтергә табылыр!”

Капканы шакыгач, Сәр­бия апа килеп чыкты. Мин: “Сәрбия апа, урманга барган идек тә, урманчы тотты. Бер шешә аракы бирмичә котылып булмас ахры. Бурычка бер шешә аракың юкмы? — дим, үзем ишекне күзәтәм. Кызлар да чыкты. — Бәрәкәт, әллә кунакларың бар идеме? Таныштыр әле без­не”…

Кызлар пырхылдап көлеп җибәрделәр һәм өйгә кереп киттеләр. Без артларыннан иярдек. Юк-бар сөйләп торган арада кызларның берсе караватка менеп утырды, икенчесе аякларына ап-ак йон оекбаш киеп алды да тыйнак кына басып калды. Шул мизгелдә мин: “Менә бусы, оекбаш кигәне, минеке була”, — дип киртләп куйдым. Дусның да күзе Гөлсинәгә төшкән икән. Урамга чыккач, мин дускаема ипләп кенә бу кыз артыннан йөрмәскә киңәш иттем. Гөлсинәнең туган авылында да егете булган икән. Аның белән дә әйбәтләп сөйләшкәч, егет чигенде. Шулай итеп, өч ай дигәндә өйләнештек... — дип көлешеп искә алалар яшьлек елларын Гайсиннар.

1965 елда яшьләр яңа өй төзи башлыйлар. Өч балалары — Ринат, Гөлүзә һәм Гөлчәчәк туа. Кайнана, билгеле, алар белән яши.

- 38 ел каенана белән яшәде хатыным. Бер мәртәбә генә дә сүзгә-сүз килмәделәр. Без­нең әни уңган, чиста кеше иде, гомерендә дә авырмады, хастаханәгә бармады. 88 яшен тутырып 5 көн үткән иде. Мин йорттагы такта ярдыргычымда такта ярып йөрим, ул мунча тупсасына килеп утырды да минем эшемне күзәтә. Аннан чиләк белән себерке алып, эрегән кар астыннан чыгып килүче такта чүбен җыя башлаган иде, башы әйләнеп китте һәм мин аны өйгә кертеп яткырдым. Оныклары барысы да кайткан чак иде. Балалары, оныклары әйләнәсендә “эх!” тә димичә бакыйлыкка күчте, мәрхүмә…

Сүзгә гомере буе укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Гөлсинә апа да кушыла:

- 55 ел бергә яшәп, Го­мәрдән бер начар сүз ишет­мәдем. Куллары да алтын аның. Ышанмассыз, йортыбызда кырык агач үсеп утыра. Барысын да ул үзе утыртты, үзе карый. Бер вакытта да тик торуын күрмәссең, шуңа да йорт-җиребез төзек, тормышыбыз җитешле. Балаларны ярата, оныкларны күккә чөеп сөя. Күршеләр, элеккеге хезмәттәшләре белән дә яхшы мөнәсәбәттә…

Гомере буе колхозда тир түккән, зур эшләрне өмә белән, бушлай эшләргә өйрәнгән кешегә бүгенге кыргый капитализм шартларын кабул итәргә бик авыр була. Коминтерн исемендәге колхоз тәмам таралгач, 1996 елда, Гомәр абый да пенсиягә чыга. “Олы яшьтә элеккечә эшләп булмый инде. Менә яраткан хатыным, балаларым һәм оныкларым, йорттагы агачларым бар. Мәчеткә кадәр җәяү барып кайтсаң да, хәл кереп китә. Барына да шөкер кылып яшибез шулай, иркә”, — ди ул сабыр гына.

Саубуллашканда Гөлсинә апа­дан бәхетле гомер итү сер­ләрен сорамыйча булдыра алмадым:

- Без өйләнешкәндә ара­бызда мәхәббәт хисләре бик көчле иде. Аннары ул бер-береңне кадерләү, хөрмәтләү хисенә әверелде. Ирем гел техника тирәсендә чуалса да, өсте гел чиста булсын дип карап тора идем. Авылда әле дә аның ап-ак фуражкасын хә­терлиләр. Мин аны көн саен юып, яңа көнгә әзерләп куя идем. Бензовозда йөргәндә дә, дуңгыз фермасында эшләгәндә дә яныңнан ис килә, дип әйт­мәдем. Бөтен әйберләрен салдырып юасың да бер ис тә калмый ул. Иренмәскә генә ки­рәк.

Ирем дә мине беркайчан да акчага интектермәде, яңа әйбер алсам ачуланмады, ятларга карамады. Бик чибәр кеше булуына карамастан, мин дә көнләшмәдем, ул да сәбәп бирмәде.

Гомәр хаклык өчен кө­рәшкәндә генә туры сүзле һәм усал булып күренә. Хәт­та кызып китүчәнрәк тә. Ләкин яхшылыгы бу җитешсез­лек­ләр­нең барысын да җиңә…

Гомәр һәм Гөлсинә Гайсиннар (2009 ел).

Гомәр һәм Гөлсинә Гайсиннар (2009 ел).

Олы яшьтә дә бер-берсенә карап туймаган кешеләр белән аерылуы да кыен икән. Алар безне капка төбенә кадәр озатып, машина белән илтеп куярга кат-кат тәкъдим итеп, кул болгап калдылар. Ә без, әнием Сәхия белән әле Сок буйларын да әйләнеп кайтырга теләвебезне белдереп, җәяүләп киттек. Елганың аръягында сары яфракларын коеп утырган юкәләр, гомер нигә тиз үткәнен аңлагандай, тынып калганнар иде. Бәхетле кешеләрнең гомере генә шулай тиз уза икән бит.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1500

5 комментариев

  1. Какая красивая пара

  2. Туганнарым ,зур бэйрэмегез белэн узегеззне тэбриклибез ,исэнлек ,саулык белэн яшэгез,бер киртэлэр дэ чыдамасын,,дулкын тау булып бергэ яшэгез!!!!!!!!!!!

  3. Минем кадерле кешелэрем! Яраткан этием hэм энием! 55 ел бергэ гомер итулэре белэн чын кунелдэн котлап, аларга ныклы исэнлек hэм тагын озын гомерлэр телим! Рэхмэт аларга чын йорэктэн!!!

  4. ЮБИЛЕЙ КЭНЕГЕЗ БЕЛЭН ТЭБРИК ИТЭМ ИСЭН САУ ОЗККЫНА ЯШЭГЕЗ ПАР КАНТЫГЫЗ СЫНМАСЫН БЭХЕТЕГЕЗ ТАШЫП ТОРСЫН

  5. Моя первая учительница. Желаю им долголетия, крепкого здоровья. Хочу выразить свою благодарность Гелсине Галимовне за наше счастливое детство.