Иң матур җыр – дуслык җыры

Карамалы

Әлфия Га­лимова “Дуслык” түгә­рә­генә йөрүче бер төркем балалар белән.

“Бердәмлек” газетасы редакциясенә көн саен диярлек хатлар килеп тора. Укучылары­быз авыл тормышы, төрле кызыклы вакый­галар, үзләрен борчыган мәсьәләләр турында язалар, шатлыкларын уртаклашалар, киңәш сорыйлар. Менә шушы көннәрдә генә Кошки районының Яңа Карамалы авы­лыннан бер хат килеп төште. Шул авыл мәктәбе ки­тапханәчесе Әлфия Галимова безгә үзе оештырган балалар түгәрәге турында язып җибәргән. Без бу хатны укучыларыбызга да тәкъдим итәргә булдык.

“Мәктәбебездә татар балалары шактый булса да, татар теле дәрес­ләре укы­тыл­мый. Ә нәни мил­ләт­тәш­ләребез хал­кыбызның мә­дә­нияте, иҗаты белән кы­зык­сына. Аларга гореф-га­дәт­­ләребезне, йолаларыбызны өй­рәтү максатыннан, өч ел элек мәктәптә “Дуслык” балалар түгәрәге оештырган идем, бүген анда унбиштән артык укучы шөгыльләнә. Шуларның күпчелеге — күрше Иске Җүрәй (Иске Фәйзулла) авылыннан йөреп укучылар (балалар саны аз дип, анда мәктәпне бө­тенләй яптылар). Түгәрәккә таҗик, азәрбайҗан балалары да теләп йөри. Без татар халык җыр-биюләрен өйрәнәбез, төрле чараларда актив катнашабыз. Кошки районының “Шире круг” балалар фестивале, “Мисс һәм Мистер ЭТНО” округ бәй­гесе кебек зур чараларга әзерләнгәндә ата-аналар да бик теләп ярдәм итә. Укучыларымның бу бәй­геләрдә төрле дәрәҗәдәге дип­ломнарга ия булулары минем өчен иң зур бүләк.

Укучылар белән җәйге каникуллар вакытында да кызык­лы очрашулар оештырам — бергәләп табигать почмагында ял итәбез, чәй өстәле артында әңгәмәләр уздырабыз.

Дуслыклыларга рухи-әх­ла­ки тәрбия бирү максатын­­нан Иске Җүрәй авылы мәчетенә экскурсияләр дә оеш­тырам. Җирле имам Габ­делхәт хәз­рәт Халитов балаларны мәр­хә­мәтле, әти-әниләргә, өл­кән­нәргә карата итагатьле булырга өйрәтә, гыйбрәтле вәгазьләр сөйли. Бу дәресләр укучыларыма заяга китмәс, дип уйлыйм.

Түгәрәк эшчәнлегендә проб­лемалар да юк түгел. Шу­­лар­ның берсе — сәхнә кием­нә­ре­без булмау. Иске Җүрәй авы­лы үзешчәннәре үз­лә­ренең милли костюмнарын бир­гә­лиләр, ләкин алар барысы да зур, балалар аларда көлке күренәләр. Зур чараларда катнашканда күрше Надеждино авыл клубыннан костюмнар алып торырга мәҗбүрбез. Шулай да төшенкелеккә бирелмибез, «Костюмнар юк» дип, бу чараларда катнашмый калмыйбыз. Иң мөһиме — балалар мәдәниятебезне өйрәнергә те­ли, түгәрәккә зур теләк белән йөриләр. Мин дә аларга карап дәртләнәм, иҗат бәйгеләрендә катнашырга рухи азык табам”, — дип язган милләттәшебез хатында.

Әлфия Га­лимова “Дуслык” түгә­рә­генә йөрүче бер төркем балалар белән.

Әлфия Га­лимова “Дуслык” түгә­рә­генә йөрүче бер төркем балалар белән.

Аның балалар белән кү­ңел кушуы буенча шулай шө­гыльләнүе, ана телен өйрә­нүгә кызыксынуы, го­реф-гадәт­ләр­гә, йолаларга мәхәб­бәт тәр­бия­ләве, һич­шик­сез, ихтирамга лаек.

Язманы Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1232

Один комментарий

  1. бу бит журэй балалары