Гүзәллек тудыручы Миләүшәбез

20171028_182712_Film1Миләүшә ханым Завьялованы мин гәҗитә битләрендә күргән идем инде. Ә якыннан «Сөмбелә» бәйрәмендә «Заря» Мәдәният Сараенда таныштым. 

Миләүшә ханым оештырган күргәзмәне карап чыккач, башымны югалттым. Күз явын алырлык әйберләр!

Бизәнү әйберләре аша ул халкыбызның тирән тарихын тасвирлаган. Кыйммәтле ташлар. Зәвык белән чигелгән күн. Үзеңне борынгы ядкарханәдә (музей) дип хис итәсең. 

Милли алкалар. Беләзек. Муенсалар. Картиналар. Китап-дәфтәр тышлыклары. Хатын-кыз сумкалары. Алар санап бетергесез. Әйтерсең лә бу могҗизалы әйберләрне ханбикәләр сандыгыннан чыгарып салганнар. Боларның барчасы да — Миләүшә ханымның иҗат җимешләре.

Шунда ук күңелдә кызыксыну туды. Бу бала кайсы туфракта үсеп, күңел түрендә зәвык дигән сихри матурлыкны туплый алган?!

Ул Татарстанның атаклы Азнакай якларыннан икән. Азнакай милләтебезгә берсеннән-берсе атаклы шәхесләрне бүләк иткән төбәк. Район үзәге. Татар тормышы гөрләп тора. Зур бистәдә тулы канлы татар тормышы кайный.

20171028_182712_Film1

1-DSC_2315Миләүшә ханым сөйләп китте:

- Балачакта барлык курчакларымны да үзем киендерә идем.

Болындагы чиксез чәчкәләр, төрледән-төрле күлмәк кигән күбәләкләр, һавадагы болытлар, иртәнге чык тамчылары… Табигатьтә матурлык санап бетермәслек.

Урта мәктәптән соң, Самарның план институтында югары белем алдым. Таш эшкәртү, күн чигү ысулларын үзләштердем. Ташлар эзләп, илебезнең төрле почмакларына сәяхәт кылдым. Кая барсам да, музейларга керми калмыйм. Беренче ясаган әйберләремне музейларга, якыннарыма бүләк итәм. Бәлки, китапка туплап чыгарырмын да әле.

- Ярдәм итүче бармы соң?

- Ирем дә, биш балам да минем иң якын булышчыларым.

- Сөйләшкәндә сездә динилек сизелеп тора. Дингә нинди юллар алып килде?

- Аллаһыга шөкер. Мин әби һәм әни тәрбиясен алып үскән бала. Догаларны да, милли гореф-гадәтләрне дә миңа алар сеңдерделәр. Көннәрем догасыз һәм тәүбәсез үтми.

Әйе, тормыш безне сыный. Ирем — урыс кешесе. Ләкин дә мөселманнарга карашы бик яхшы. Бергә яши башлагач, үзе теләп, Ислам диненә күчте. Самарның Тарихи мәсҗиденә, үзе теләп, намазга йөри. Гаиләбез тату тормыш алып бара, Аллаһыга шөкер.

- Туган Азнакай белән элемтәләр сакланамы?

- Кайтып йөрибез. Туганлык хисләрен яңартып торабыз.

 Бүгенге көндә Миләүшә ханым — Самарда «Палитра» исемле рәссамнар һәм халык кәсебе осталарының җитәкчесе. Үзенең иҗат җимешләре белән төрле күргәзмәләрдә, бәйгеләрдә катнаша.Мактаулы урыннар ала. Күп санлы дипломнар, Мактаунамәләр шуларның шаһиты.

«Палитра»ның күргәзмә залларына рәхим итегез. Күңел түрегезгә гүзәллек өстәп кайтыгыз. Адресы: Самар шәһәре, Ленинград урамы, 55.

 Наилә ХӨСӘЕНОВА.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1048

Комментирование запрещено