Татарстан мөфтие татарларны үзара татарча гына сөйләшергә чакырды / ДУМ РТ запустит курсы татарского языка «Без татарлар»

KSF_8630Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин татарларга татарча сөйләшергә оялмаска, телне өйрәнүчеләрдән көлмәскә кирәк ди. Ул бу нисбәттән Чечняны уңышлы мисал буларак күрсәтте.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар телен укыту белән туган вазгыять татарларга үз ана телендә сөйләшә, аралаша башлауга бер сабак булды дип саный. Ул бу хакта кичә журналистлар белән узган матбугат очрашуы вакытында әйтте. Мөфти шулай ук Татарстанның ун мәчетендә татар телен өйрәнү курсларын башлап җибәрүләрен белдерде. Мәктәпләрдә 11 ел укып та татар телендә сөйләшергә өйрәнә алмауны системада хата барлыгы белән аңлатты.

Үзебезгә күбрәк татарча сөйләшергә кирәк. Кибеткә кергәч татарча исәнләшсәк, безне аңламаучы юк бит

«Үзебезгә күбрәк татарча сөйләшергә кирәк. Кибеткә кергәч татарча исәнләшсәк, безне аңламаучы юк бит. Менә Чечняга барсаң анда син аңламыйсың дип тормыйлар, кыза-кыза үзара чеченча сөйләшәләр. Таҗикстанда да шулай һәм бу дөрес. Ә өч татар һәм ике башка милләт вәкиле булган җирдә без әдәп саклаган булып шунда ук урысчага күчәбез.

Менә безнең Ильяс хәзрәт Җиһаншин берәр вакыйганы сөйләгәндә урысча башлый да, аннары иң кызык җиренә җиткәч кенә татарчага күчә. Ул шулай итеп бөтенесендә кызыксыну уята.

Татар телен өйрәнүчеләр еш кына ялгышырмын дип курка, чөнки аны шунда ук төзәтә башлыйлар. Шуңа өйрәнүче һәм тыңлаучы тарафта да җаваплылык бар”, ди Сәмигуллин.

Билгеле булганча, Камил хәзрәт чыгышы белән Мари Иле республикасыннан. Ул үзе татар телендә вәгазьләрне атналар дәвамында өйрәнүен, аннары бабайларга тыңлатып күрсәтүен сөйләде. Мари Илендә ул мәктәптә мари телен дә өйрәнгән.

“Мари телен өйрәндек. Кызыксындык дип әйтә алмыйм, әмма өйрәндек. Татар сүзенә охшаш сүзләр күп”, диде ул.

Камил хәзрәт Сәмигуллин киләчәктә Казан үзәгендә дөньяви татар-мөселман мәктәбе булдырылачагын әйтте.

“Госмания мәктәбе бар, әмма бик кечкенә һәм ерак урнашкан. Элекке Мозаффария мәдрәсәсе булган урынга күчерергә ниятлибез. Бәлкем киләсе елга ачып җибәрербез. Башта кызлар гына уку ихтималы бар”, диде мөфти яулык мәсьәләсен истә тотып булса кирәк.

Мәктәпләрдә яулык мәсьәләсенә килгәндә, Энгел Фәттахов Татарстанның мәгариф һәм фән министры булганда бу өлкәдә проблемнар чыкмады. Яңа министр килгәч ничек булыр әлегә билгесез. Мөфти бу мәсьәләне Чечняга аударып калдырды кебек тоелды.

Яулык тыелмаячак дип уйлыйм

«Яулык тыелмаячак дип уйлыйм. Әле Чечня бар. Яулык бәйләү безнең милләтебездә дә, динебездә дә бар», диде ул.

Гәрчә социаль челтәрләрдә татар телен укытуга каршы чыккан ата-аналар яулыкны тыю мәсьәләсен дә күтәрә башлады. Элегрәк Казанда мәчетләр төзелешенә каршы чыгучылар да булды. Хороводная урамындагы бу киеренкелек турында Азатлык та язган иде. Шулай ук мәктәпләрдә хәләл ризык кертү дә кайбер вәкилләргә ошамый.

«Хороводная мәчетендә хәл ителде. Мондый мәсьәләне чәй эчкәндә хәл итә алабыз. Тормышта була торган хәл», диде Сәмигуллин.
Ул Казанда Мамадыш тракты, Дубравная урамында, Залесныйда яңа мәчетләр төзелеп килүен әйтте.

Балалар бакчалары, мәктәпләрдә хәләл ризык кертүгә килгәндә, мөфти аны хәләл дип түгел, ә сәламәт ризык дип карарга кирәклегенә басым ясады.

«Урысларга бит хәләл ризык тыелмаган. Төркия һава аланында, Дубай һава юлларында да азык хәләл, Төркиядә “Макдональдс”та ит хәләл. Беркем уйлап тормый бит, барысы да ашый», диде мөфти.

Камил Сәмигулиннан икътисад, спорт, заманча технологияләргә бәйле фикерләре белән дә кызыксындылар. Ислам финансларына килгәндә, мөфти аны гамәлгә кертүнең бөтен авырлыгы Русия кануннарында булуын сөйләде.

“Канунарга ниндидер үзгәрешләр кертелмичә без аны эшли алмыйбыз. Якын киләчәктә ниндидер партнерлык оешмасы, мөселман блокчейнны булыр. Әмма биткоин турында әйтә алмыйм, галимнәр әле фикерен белдермәде”, диде ул.

Татарстан мөфтие үзенең социаль челтәрләрне даими куллануына да фикерен белдерде.

Яшьләр интернетта утыра икән, миңа да туры килә

«Бу — аралашу чарасы. Әгәр яшьләр интернетта утыра икән, миңа да аралашу, аңлату өчен керергә туры килә», диде Сәмигуллин хәйләкәр генә.

Тиздән мөфтият үзе дә «Хузур ТВ» кабель телевидениесен ачып җибәрергә җыена. Мөфтият хезмәткәре Ришат Хәмидуллин сүзләренчә, сайтта тест рәвешендә инде эшли икән.

«Хәзер махсус җиһаз кайтырга тиеш. Тәүлек буе эшләү өчен рөхсәтебез бар. Башка телевидениеләр белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Тапшырулар татар һәм урыс телләрендә булачак. Яңа елдан җәмәгатьчелеккә чыгарырбыз дип уйлыйм», диде ул.

azatliq.org

* * *

Татарстан мөфтияте яңа елдан бушлай татар теле курслары ача

Татарстан мөслеманнарының Диния нәзарате киләсе ел башыннан Татарстан мәчетләрендә «Без татарлар» дип аталган бушлай татар теле курслары ачарга җыена.

2018 елдан Диния нәзарәте «Без татарлар» дип аталган бушлай татар теле курслары ачып җибәрәчәк. Бу хакта республика мөфтие Камил Сәмигуллин Галиев мәчетендәге матбугат очрашуында белдерде. «Без чигенмибез, без артка борылмыйбыз, татар теленә кагылышлы чаралар уздыруны дәвам итәчәкбез», диде мөфти. Башта курслар ун мәчеттә ачылачак. «Киләчәктә география киңәячәк», диде Сәмигуллин.

Мөфти сүзләренчә, курсларга кем тели, шул килә ала. Укыту өч ай дәвам итәчәк. Камил Сәмигуллин «сөйләм татар теле өйрәтеләчәк,» дип белдерде.

Күптән түгел Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте Telеgram-да «Татарский для начинающих» дип исемләнгән канал булдырган иде. Каналга @tatyaz адресы белән язылып, дәресләр алу мөмкин.

Татар теле тирәсендә шау-шу купканнан соң республика мөфтие Татарстан диния нәзарәтендә тар телле мохит булдыру тәкъдиме белән чыкты. Шулай ук ул татарларга мөрәҗәгать итеп, Диния нәзарәтенең дә татар телен саклап калу көрәшенә кушылуын белдерде.

azatliq.org

* * *

Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2018 ел – Шиһабетдин Мәрҗани елы, дип билгеләнде

KSF_8630Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2018 ел дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани елы буларак игълан ителде. Бу хакта бүген Казанның Галиев мәчетендә массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре белән очрашуда Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде. 

Журналистлар белән очрашу чәй табыны янында узды. Мөфти каләм әһелләренә республикада ислам үсеше һәм мөфтиятнең татар рухи мирасын саклауга юнәлдерелгән башлангычларын һәм проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре турында сөйләде. Күбрәк сүз татар теле мәсьәләләре хакында барды.

“2018 елны Ш.Мәрҗани елы итеп игълан итәбез, – диде Камил Сәмигуллин. – Татар дин галименең 200 еллыгына төрле конференцияләр, дини чаралар оештырырга ниятлибез. Ш.Мәрҗани үз заманында татар теленә зур игътибар күрсәткән шәхес. Төрле очрашу, әңгәмәләрдә еш кына “мин рус түгел, миңа татарча гына сөйләгез”, дия торган булган. Русча язылган элмә такталарны күреп: «Нишләп татарчасы юк?” – дигән шелтәләрен дә җиткерә торган була. Дин галименең абруе Россия белән генә чикләнмәгән. Аның хезмәтләрен чит илләрдә дә өйрәнгәннәр”.

Очрашу барышында ана теле турындагы фикерләрен сөйләгәндә, мөфти чеченнарны да уңай яктан телгә алып узды. Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләренең татар телендә узуы, туган телне саклау максатыннан оештырылган һәм алдагы көннәрдә тормышка ашачак проектлар белән дә таныштырды.

Белешмә өчен: Ш.Мәрҗани – XIX гасырда татарның рухи хәятендә тирән борылыш ясаган, уяну-яңарыш дәверенә – ренессанска юл ачкан титаник шәхес. Галимне фикер иясе, милли мәдәният, ислам дөньясында дан казанган шәхес, бөек реформатор, энциклопедист галим, олуг мәгърифәтче, дип бәялиләр. 

“Татар-информ”.

* * *

Духовное управление мусульман Татарстана планирует запустить курсы татарского языка. Курс «Без татарлар» стартует в 2018 году в 10 мечетях, передает корреспондент «Реального времени».

Как рассказал муфтий республики Камиль хазрат Самигуллин, курс будет состоять из двух частей: разговорного татарского языка и основ ислама.

Пока набираются только 10 преподавателей из числа филологов-татаристов. После апробирования в 10 мечетях курс распространят и на остальные мечети.


realnoevremya.ru

* * *

Муфтий РТ о том, как гонения стали «волшебным пинком» изучать татарский, Олимпиаде и биткоинах

Накануне глава ДУМ РТ собрал журналистов, пишущих на темы ислама, как было сказано, «просто так, без всякого повода». Он рассказал об открытии бесплатных курсов татарского в мечетях, а также порассуждал, почему татарам нельзя есть «варенье», как за чашкой чая можно решить языковой вопрос и почему современная молодежь «превратилась в курицу». О том, что волнует лидера татарстанских мусульман, узнал и корреспондент «БИЗНЕС Online».

ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫЙ ЭКСПЕРИМЕНТ В ДЕСЯТИ МЕЧЕТЯХ

Встреча муфтия Татарстана с журналистами с подведением итогов года прошла накануне в одном из учебных классов Галеевской мечети. Выбор именно учебной аудитории был, видимо, не случайным. Дело в том, что здесь, возможно, сразу по окончании празднования Нового года, начнется необычный эксперимент ДУМ РТ. В то время, как из школ «изгнали» обязательный татарский язык, в ряде мечетей республики откроются бесплатные курсы по его изучению — на абсолютно добровольной основе. Это следовало из ответа на первый вопрос, который был задан Камилю Самигуллину. Руководитель ДУМ рассказал о проекте «Без татарлар» («Мы — татары»): «Идея в том, чтобы семейная пара или человек, который не говорит по-татарски, но хочет научиться, имели возможность прийти. Пока мы в десяти мечетях это проводим. Уроки будут состоять из двух частей: во-первых, разговорный татарский язык, потому что нет цели сделать из ученика филолога — нужно, чтобы человек мог вести простой диалог на татарском языке; во-вторых, будут изучаться основы ислама».

Собственно, вторую дисциплину будет преподавать имам мечети, а татарский язык — его знатоки. Один из журналистов в ответ горько пошутил: «Это, наверное, будут сокращенные учителя татарского языка…» Но, очевидно, не все — пока понадобятся лишь 10 специалистов. Если в тестовом режиме все пройдет хорошо, то опыт должны подхватить и остальные мечети, коих в Татарстане более полутора тысяч. В ДУМ РТ решили эти курсы сделать трехмесячными, ведь не каждый сможет регулярно заниматься в течение, скажем, года. «Для того, чтобы говорить, достаточно знать 100 слов. Пусть по одному слову в день, за три месяца это 90, практически 100 слов», — сказал лидер татарстанских мусульман. 

Следующий год республиканский муфтият планирует объявить годом Шигабутдина Марджани — великого просветителя, богослова мирового уровня, ярого поборника всего татарского, сказал председатель ДУМ РТ: «Марджани не запрещал изучать русский язык, но не любил, когда в татарскую речь вставляли русские слова. Он говорил: „Мин рус тугел, миңа татарча сөйләгез“ („Я — не русский, говорите мне по-татарски“)». Говорят, был такой случай, когда человек предложил Шигабутдину хазрату отведать варенье, на что получил отповедь: мол, надо говорить «мурабба» или «кайнатма», то есть использовать татарские слова. Марджани также ругался, если в магазинах не было табличек на татарском языке или они висели незаметно внизу, в татарских фамилиях он никогда не использовал окончаний «-ин», «-ов», использовал только мусульманское летоисчисление по хиджре…

Возвращаясь к сегодняшнему дню, муфтия Татарстана спросили о том, что же теперь будет с татарским языком в школах. «Подождем, посмотрим, время показало, что у нас живут разумные люди, которые могут договариваться. Любой вопрос можно решить за чашкой чая», — таков был ответ хозяина встречи. Есть такая пословица, что нет худа без добра. По мнению Самигуллина, ситуация вокруг изучения родного языка была «волшебным пинком, чтобы начать говорить на татарском». Из дальнего края овального стола раздался по-татарски вопрос: «После нападок на татарский язык не начнется ли атака на ислам?» Глава ДУМ РТ поспешил успокоить журналистов, пишущих на темы ислама, дескать, Аллах сам хранит свою религию так же, как он сохранил священный Коран. Между тем к «языковой проблеме» в дальнейшем участники встречи возвращались еще не раз…

«ТО МЯСО, КОТОРОЕ ЕСТ ЧЕЛОВЕК, ВЛИЯЕТ НА ЕГО ХАРАКТЕР»

Кстати, на столе у журналистов стояли тарелки с символами татарской кухни: эчпочмак, чак-чак, кош теле (или на русский манер «хворост»). Что также было весьма символично, ведь человек есть то, что он ест. Такую черту подмечают даже арабы. Как поведал журналистам Камиль хазрат, с одним из таких шейхов он разговаривал, будучи в хадже, и тот ему сказал буквально следующее: «То мясо, которое ест человек, влияет на его характер. Татары любят конину и барана, баран дает мягкость, а лошадь — достоинство. А наша молодежь превратилась в курицу, потому что курицу в основном и ест».

Надо есть не только конину и баранину, но и брать пример с двоюродных братьев арабов — евреев, считает муфтий Татарстана. Иудеев главный мусульманин республики привел всем в пример — они возродили свой язык (иврит), который был потерян в течение многих веков: «Один раввин начал сначала разговаривать со своей семьей, потом этот язык стал государственным языком государства Израиль». Хазрату часто приходится бывать в Израиле и, встречая там бывших российских граждан, которые сейчас не только разговаривают, но и думают на иврите, он сделал вывод, что освоить татарский может любой. Все зависит от наличия желания.

Самигуллин повторил недавний тезис президента Татарстана Рустама Минниханова о том, что нужно разговаривать на родном языке и не стесняться этого, даже если произносишь что-то с ошибками. А те, кто слушает, не должны смеяться над желающим вернуть в свою жизнь родную речь. Печально вздохнув, муфтий призвал брать пример с чеченцев: «Если в автобусе едет 40 человек, а 38 из них чеченцы, они, не стесняясь, будут говорить на своем языке. А татары при таком же количестве людей непременно перейдут на русский, мол, те двое ведь не понимают». Сам Камиль хазрат в детстве родной речью практически не владел, говорил на татарском лишь на каникулах во время общения с бабушкой и дедушкой, в школе изучал марийский, сейчас же, кроме родного, восстановить который было ох как нелегко, разговаривает по-арабски и по-турецки. Закругляясь с темой языка, муфтий вспомнил свою последнюю встречу с генеральным  консулом Турции в Казани Турханом Дильмачем, выучившего, между прочим, язык Тукая. Тот успокоил мусульманского деятеля, заверив, что татарский язык не исчезнет. «Но татарин, который не знает родного языка, теряет свою национальную идентичность», — заметил Дильмач, то есть это трагедия для самого человека. «Нация существовала вместе с религией. Ни от одного слова мы не откажемся», — заключил лидер мусульман Татарстана.

«БИТКОИН НЕ МОЖЕТ НАЗЫВАТЬСЯ ДЕНЬГАМИ»

На встрече прозвучала и обеспокоенность отставкой министра образования и науки Татарстана Энгеля Фаттахова, которого за принципиальную позицию по отношению к татарскому языку называли «Энгель-хранитель». Ведь кроме любви к родной речи Фаттахов был и противником запрета на платки в школах. Именно благодаря ему в республике не повторились в татарских селах события наподобие Белозерья в Мордовии, где представители местного минобра рьяно боролись с хиджабами учителей и учеников. Самигуллин считает, что уход «Энгеля-хранителя» со своего поста не станет причиной борьбы с «национальной одеждой женщин». Муфтий произнес полную тайного смысла фразу: «Иншалла, не запретят, у нас ведь еще Чечня есть». Платки и длинные платья можно будет надевать по крайней мере в новой татарской школе, об открытии которой мечтают в ДУМ РТ, — возможно, она будет располагаться в здании бывшего медресе «Музафария» в Казани. Ее площадь в 800 кв. м позволит попасть туда всем желающим.

Спросили Самигуллина об исламских финансах, и муфтий высказал свою позицию по биткоинам: исламские ученые еще не делали заявлений по поводу криптовалюты, но с позиции шариата биткоин нельзя считать деньгами. «Он не может называться деньгами, так как ничем не подкреплен», — заметил хозяин встречи. Попросили Камиля Искандеровича прокомментировать и запрет участия сборной России на зимних Олимпийских играх – 2018. Муфтий, сам не чурающийся занятий спортом, был этому весьма огорчен: «Обидно за спортсменов. Кто-то же готовился к этому четыре года, кто-то всю жизнь. И для них это событие. Вот мы видим, что снова политика вмешалась и в спорт». На вопрос можно ли нашим участвовать под нейтральным флагом, председатель ДУМ РТ дипломатично ответил, что выходить под нейтральным флагом или нет — дело каждого.

…Пишущая братия все сыпала и сыпала вопросами даже после того, как ведущая встречи, пресс-секретарь муфтията Резеда Закирова, объявила о ее завершении. «Спас» председателя духовного управления мусульман Татарстана азан — призыв на молитву, Камиль хазрат ушел совершать вечерний намаз.


«БИЗНЕС Online».

Просмотров: 453

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>