Әниемә

4540Яннарыңнан, әнкәй, чыгып киткән чакта
Песи чыга иде иң алдан.
“Хөзер Ильяс сиңа юлдаш булсын”, — диеп,
Теләп кала идең артымнан.
 
Басу капкаларын чыккан  акта,
Борылып карый идем йортыма.
Яшьле күзләреңне сөртә-сөртә,
Елап кала идең артымнан.
 

Зинһар, әнкәй, алай елама син,
Мин бит әле ерак китмәдем.
Яшьле күзләреңне күрү, беләсең ич,
Миңа ничек авыр икәнен.
 
Безнең өчен яшьләреңне түгеп,
Бетермәче, әнкәй, күзеңне.
“Озак тормам, кайтырмын”,  — дип,
Юатабыз инде үзеңне.
 
Кайта идек, әнкәй, яннарыңа,
Шомырт ап-ак чәчәк атканда.
Рәхәт иде туган йортка кайту,
Газиз әнкәй каршы алганда.
 
Кичер инде безне, туган авылым.
Кайтырбызмы кабат, әллә юк.
Ничек кенә сагынсак та сине,
Каршыларга әнкәй инде юк.
 

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.
Балыклы авылы, Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1065

Комментирование запрещено