Әниләр бәйрәме дә үтеп китте…

1NBISNed-1YЯңа Ярмәк авылының клуб бинасында бу көнне иртүк җыр-моңнар ишетелә иде.

Нинди матур минем туган авылым,
Җир шарында тиңнәр юк аңар.
Киң кырларда үсә мул игеннәр,
Чылтырап ага талгын чишмәләр.

Вакыт чаба гына… Әле кайчан гына башланган 2017 ел инде ахырына якынлашып килә…

Яз быел бик иртә килде. Гадәттә, бу вакытта әле ташу яңа кузгалып, тау битләре генә ак юрганын ачып ыргыта иде. Ә быел инде яңгыр яуды да, яңгыр яуды. Карлар тиз эреп беттеләр. Кояшны күргән дә булмады…

Чәчүләр дә иртә төгәлләнде, ләкин басулар һаман да кап-кара кала бирде. Җир үзе куенындагы зәгыйфь шытымнарны чамадан тыш яңгыр яуганга күрә чыгара алмый интекте. Ул түземсезләнеп, офтанып, әлсерәп торды.

Ике ай чамасы яңгарлар яуды. Ниһаять, июль башларында көннәр җылынды. Җәй үзенең бөтен байлыгы белән тулышып, матурланып өлгерде. Арышлар баш кысып, серкәгә утырды. Хәзер инде карасу яшел аланнар өстендә бик аз гына, бик сыек кына сары-алтын төсле дулкын күренә башлады. Солылар, бодайлар буйга үсеп, куе яшел дәрьядай җәелеп яттылар. Көнбагыш үзенең тәмле исе белән гаҗәеп матур сары чәчкәдә утырды. Тауларның, болыннарның, тугайларның, сөрелмәгән чирәмнәрнең үләннәре чәчкән ашлык кебек куерып, озын булып, тездән югарыга күтәрелделәр. Бакчадагы бәрәңгеләр дә ап-ак, шәмәхә чәчкәдә утырдылар. Җир җиләге кызарып пеште. Ә гөмбәләрне әйткән дә юк инде. Үзебезнең юл буендагы каенлыкта нинди генәләре пәйда булмадылар быел. Халык көндә чиләк-чиләк җыйды. Көзге гөмбәләр дә быел иртә өлгерделәр. Авыл хатын-кызлары җыелышып, урманга йөрделәр.

Менә көз дә җитте. Төннәрен салкынча, иртәләрен су буйлары томанга күмелә. Кырда уңышлар җыеп алынды, салам эскертләре кырларда түп-түгәрәк булып утырып калдылар. Бәрәңге, кишер, суганнар күкрәп уңдылар. Икмәкләр дә әйбәт уңыш бирделәр. Әкрен генә кырлар да сөрелде.

Инде ноябрь керде. Көннәр бик матур торды. Кояш чыга, яшь бала кебек көн йокысыннан уяна. Ә кичен инде җете-кызыл шәфагын күк читенә җәеп җибәрә. Бакчаларда миләшләр, баланнар тәлгәш-тәлгәш булып кызарып утыралар.

Безнең авылларга сокланып туймассың шул!.. Табигате нинди бит аларның!

Бер җирдә юк андый ак каеннар,
Бер җирдә юк андый имәннәр, — дип җырларда да җырлана бит.

Менә шулай әкрен генә яши дә, яши, булганына шөкер, киләчәгенә өмет итеп авыл халкы.

Ноябрь — бәйрәмнәргә бай ай. Күңелгә иң якыны — Әниләр көне. Әни, әнием, инәм, әнкәй – нинди бөек исем бу. Дөньяда алардан да изге кеше юктыр, мөгаен. Әниебезнең елмаюы зәңгәр күктә кояш балкуына тиң.

Яңа Ярмәк авылы клубы бинасында бу көнне иртүк җыр-моңнар ишетелә иде. Апалар, әбиләр әйтелгән сәгатькә килеп тә җиттеләр.

Бәйрәм чарасы башланганчы табышмаклар әйтелде. Менә сәхнәгә клуб мөдире Алия Хәмидуллина белән библеотекарь Алисә Хәмәтшина барлык килгән кунакларны тәбрикләргә менделәр. Әле берсе, әле икенчесе матур-матур сүзләр әйттеләр, шигырьләр укыдылар. Алисәбез әниләргә багышланган җыр да бүләк итте.

Аннан соң яшьрәк хатын-кызлар һәм олырак апалар ике командага бүленеп, төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Девизлар әйтелде, җырлар җырланды. Китте ярыш, җиңгән командаларга йолдызлар бирелә торды. Нинди генә уеннар уйналмады. Әйтемнәр, мәкальләр — берсе дә калмады. Дуслык җиңде!

Конкурслар арасында Әминә апай Хәмидуллина, Наилә апай Хәмәдиева, Сания Хәмәтшина-Нуретдинова моңлы җырлары белән барыбызны да котладылар. Ә үзебезнең шагыйрәбез Гөлсинур апай Гафурова шигырьләрен укыды. Ул әле «Туганнарым» дип аталган җырын да башкарып, барыбызны да елатты, сүзләре бигрәк күңелгә үтеп керә иде шул.

1NBISNed-1YOVgy1uELKHEБәйрәм сый тулы өстәлләр янында дәвам итте. Кайнар мантылар, самсалар ашадык, тәм-томнар белән чәйләр эчтек. Аннан оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп, тагын шулай очрашулар насыйп булсын иде, дигән изге теләкләр теләп, догалар кылып, күтәренке күңел белән таралыштык. Әмин шулай була күрсен.

Розалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1223

Один комментарий

  1. 25 ноября в сельском клубе п.Чулпан собрались все матери села на праздничный концерт.От всей души со словами приветствия и поздравления выступила ведущая мероприятия Каримова Г.С.Самые трогательные стихотворения с нежностью читали юные артисты — учащиеся школы самому главному человеку в жизни- маме. В исполнении мальчишек был представлен задорный «матросский танец»,девочки Шайдуллина Юлия и Салахова Ильвина порадовали зрителей шуточной татарской пляской.Праздник разнообразили сценки «Как я помогаю маме»,»На уроке».Триумфом вечера было выступление гостя из с.Ст.Ермаково Гарипова Динара,которого наши зрители очень давно знаюти любят.Никого не оставило равнодушным живая музыка,лирические и зажигательные песни в его исполнении.Каким трепетным был еще момент,когда поздравляли юбиляров с 65-летием,55-летием,50-летием.В их честь прозвучали стихи,песни, в исполнении гостя Хакимова Ш,Каримовой Г,Гарипова Д, Абдрахимовой С. и преподнесли небольшие подарки.В завершении праздника по старой доброй традиции соц. работники Файрузова Солтания,Мухаметзянова Алия и наша постоянная помощница Галимова Фания пригласили всех гостей на чаепитие.Хочется сказать слова благодарности спонсору мероприятия Митрофанову Александру Вячеславовичу за оказанную материальную помощь и всем женщинам,которые тоже постарались преподнести сладости к праздничному столу.
    Зав.сельским клубом п.Чулпан Каримова Г.С.