“Намаз укымаган хатын белән тора алмас идем”

Сайфулла Бахтиев Иске Мачалай имамСамар төбәгендә урнашкан Иске Мәчәләй авылында дүрт мәсҗид эшләп килә. Берсендә имамлык вазыйфаларын Сәйфулла Бәхтиев алып бара. Әңгәмәбез рәвешендә тормышның төрле ягына кагылырга туры килде.

Халкыбызда шундый әйтем бар бит: «Озак яшәгән түгел, күп йөргән белә». Сәйфулла хәзрәттә барчасы да бар. Йөргән. Күргән. Сынаган. Укыган. Эшләгән. Хатын сайлый белгән. Балалар үстергән.

- Сикәлтәле тормыш сезләрне ничек динебез Ислам юлына алып чыкты?

 - Дингә мине тормыш алып чыкмады.  Мин кечкенәдән дини мохитта үстем. Нәселебез мулла нәселе дип санала. Бабам Ногман мулла булып гомер итте. Мәчәләй авылында ул укымышлылар исемлегендә яшәде. Үз вакытында мөгаллимлек белән шөгыльләнгән — шәкертләр укыткан.

Әтием Миргалифән пенсиягә чыккач, «Үзәк» мәсҗидтә имам вазыйфаларын башкарды. Чирләп киткәч, имамлыкны Галиулла абзыйга тапшырды. Шуңа күрә дини сабакны бабайдан да, әтидән дә алдым.

- Имам булып ничә ел эшлисез?

- 2015 елдан бирле. Ике ел булды.

- Алдагы елларда кем булып эшләдегез?

- Мәчәләйдә мәктәп тәмамладым. Кинел-Черкасстагы техникумда зоотехник һөнәрен алдым. Самарның авыл хуҗалыгы институтында һөнәремне камилләштердем. Аннары егерме ел Гали авылында һөнәрем буенча эшләдем. Шунда балалар аякка басты. Югары уку йортларында белем алдылар.

- Тормышта ир-атның бәхете ике нәрсәдән тора.

- Һөнәрле булу һәм акыллы хатынга тап булу.

- Булачак хатынны язмыш яры кай тирәдән таптырды?

- Техникумда укыганда таптым. 23 яшемдә өйләндем.

- 23 яшь әле акылга утырган чак түгел. Кызның кайсы сыйфатына кызыктыгыз?

- Ул яшьтә егет бер генә сыйфатына кызыга — матурлыкка. Аллаһыга шөкер, калебем белән динебез Исламда булгангадыр инде, Аллаһы Тәгалә миңа хатынның матурын да, уңганын да, динлесен дә бүләк итте. Әти-әнигә күрсәтеп, алардан ризалык алып, өйләнештек.

- Әти-әниегезне тыңламаган очраклар булдымы?

- Аллаһыга шөкер, тыңлап үстем. Үкенерлек хаталар ясамадым. Дини тәрбия алган бала ата-ана сүзеннән чыкмый.

- Сез: «Калебем белән динебез Исламда булдым», дип әйттегез. Калебне ничек аңларга?

- Йөрәгем белән дигән сүз ул. Ислам дине минем һәр күзәнәгемә кереп урнашканын тоеп яшәдем егет чакта. Ә бу инде йөрәктә шайтанга урын юк дигән сүз.

- Матур өйләнешкәнсез, балалар үскән. Ә намазга кем беренче басты үзегезме, әллә хатыныгызмы?

- Хатын.

 - Сез имам. Мәсҗидкә картларнымы, әллә яшьләрне китерү җиңелрәкме? Һәм сәбәбе нидә?

- Мәсҗидкә картларны китерү авыр. Яшьләрне җиңелрәк.

Әгәр бала намаз укыган әби-бабайны күреп үссә, алар мәсҗидкә җиңел килә.

- Ә мин мулла малайларының намаз укымаганын беләм. Моны ничек аңлатырга?

- Әгәр мулла балалары намаз укымый икән, димәк, ул балалар әтиләрен хөрмәтләмиләр, санга санамыйлар. Бу очракта ата кешенең күңеле сыкрый. Ата каргышы төшүе бар. Аллаһым сакласын.

 - Яшь чакта матурлыкка гашыйк булгансыз. Ярар, бәхетегезгә, матур да, динле дә булып чыккан. Намаз укымаган хатын белән тора алыр идегезме?

- Юк.

 - Бала тәрбияләү ата җилкәсендәме, әллә ана кулындамы?

- Тәбиядә икесе дә тигез катнашырга тиеш.

 - Ә үзегез тәрбияне кемнән күбрәк алдыгыз?

- Безнең гаиләдә тәрбия бирүче ӘТИ иде.

 - Имам буларак никах укыйсыз. Туй никах мәҗлесе белән түгәрәкләнәме, әллә икенче «сериясе» аракылы табында дәвам ителәме?

Кызганыч ки, ике серияле туйлар бетмәгән әле. Хәмерле чәркә тотып, бәхет теләүләр туктамаган.

- Салган баш белән берәү мәсҗидкә намазга килсә, сафка бастырасызмы, әллә куып чыгарасызмы?

Акыллы укытучы тәртипсез баланы дәрестән куып чыгармый. Раббыбыз һәммәбезгә тирән акыл бирсен иде.

- Дәүләт тарафыннан дингә тулы иреклек бирелде. Нигә халык агылып гыйбадәтханәгә килми?

Тамак тук. Өс бөтен. Ә иман зәгыйфь. Бу да Аллаһы Тәгалә тарафыннан сынау.

- Мәчәләйдә ничә кибет эшли һәм аларда аракы сатыламы?

- Авылда өч кибет эшли. Өчесендә дә хәмер-шәраб сатыла.

Мәчәләйдә аракы эчүче хатынныр бармы?

- Күргәнем юк.

 - «Чын ир йорт сала», ди халкым. Сез ничек?

- 2005 елда туган авылым Мәчәләйгә кайтып, йорт салдым. Хәзер шуның рәхәтен күрәм.

 - Авыл халкы Казаннан «Яңа гасыр» тапшыруларын карыймы?

- Яратып карыйлар.

- «Сәлам» гәҗитәсе ошыймы?

- Укыйбыз. Бик күп файдалы мәгълүмат бирәсез. Вәгазьгә әзерләнгәндә кулланам. Мәҗлесләрдә укыйбыз. Рәхмәт. Тырышасыз.

- Мәсҗид бер сәдака акчасына гына тора алмый. Иганәчеләр тарафыннан зурлап ярдәм күрсәтүчеләр бармы?

- Аллаһыга шөкер, бар. Алар — Фәхретдин Канюкаев, Ринат Искәндәров, Хәлиулла Мамышев. Раббыбыз үзләренә бәрәкәтле маллар бирсен. Ахыйрәттә үзләренә җәннәт ишекләре җиңел ачылсын иде.

- Пәйгамбәребез с.г.в.нең бер хәдисендә шундыйрак фикер бар: «Укыган Коръәннәре тамактан, бугаздан ары китми». Моны ничегрәк аңларга инде?

- Бик җиңел аңлашыла. Коръәнне укуын укыйлар кайберәүләр, ә Коръән кушканча яшәмиләр.

 

 Иске Мәчәләй авылының 57 яшьлек  имамы Сәйфулла БӘХТИЕВНЫҢ серләрен Шамил БАҺАУТДИН чиште.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1848

Один комментарий

  1. Кещелекле кеще исянгеня булсын