Мәскәү мөфтие мәктәпләрдә милли телләрне укыту мәсьәләсен сәясиләштермәскә чакырды

photo_2017-12-07_12-45-22Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов мәктәпләрдә милли телләрне укыту темасын сәясиләштерүгә карата үз фикерен белдерде, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

«Әлеге мәсьәләне сәясиләштерергә ярамый. Аны тыныч, конструктив шартларда килештерергә, дөрес карарлар табарга кирәк», — дип белдерде ул «НГ-Религии» газетасына биргән интервьюсында.

Мөфти Әлбир Крганов үзенең рус һәм татар телләрендә белем биргән мәктәптә укуын искәртте.

«Мин тел белгече түгел, татар теленең күп кенә кагыйдәләрен белмимдер, мөгаен. Әмма мине беркем дә татарча сөйләшә белмисең дип гаепли алмый», — диде мөфти.

Шул ук вакытта, ул «милли телне үзләштерү өчен берничә сәгать тә җитә, әгәр дә ата-аналар өйдә туган телләрендә аралашмаса, балалар ул телдә сөйләшмәячәк» дигән фикерне алга сөрүчеләр белән дә килешә.

Әлбир Крганов Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең үз вакытында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына рус һәм татар филологиясе буенча олимпиадалар үткәрергә тәкъдим итүен искәртте.

«Татар-информ».

Просмотров: 1158

Комментирование запрещено