Өлкәбезнең Кинель-Черкасс авылында 1996 елдан бирле Якуб улы Шәрәфетдин бабай Ходов хөрмәтенә төзелгән Аллаһы йорты эшләп килә. Бу көннәрдә мәрхүм Шәрәфетдин бабай һәм аның хәләл җефете мәрхүмә Бибисырул әби яшәгән йортка истәлек тактасы да куелган.
«26 ноябрьдә Ульян өлкәсе Барыш районының Калды авылында Әниләр көне бәйрәме кысаларында безнең гәиләгә турыдан-туры кагышлы булган бик дулкынландыргыч һәм шатлыклы вакыйга булды. Минем хәләл җефетем Дания абыстайның мәрхүмә әни-әтисе Шакир кызы Бибисырул һәм Якуб улы Шәрәфетдин бабай хөрмәтләренә, алар яшәгән төп йортка истәлек тактасы куелды. Бу чарага Татарстаннан, Ульяннан, Самардан, Сызраннан һәм район үзәге Барыштан бик күп кунаклар килде. Алар арасында Самар өлкәсенең мөфтие Талиб хәзрәт Яруллин да бар иде.
- Ни өчен соң аларга ошбу истәлекле такта куелды? — дисәгез, җавабыбыз шул: алар икәү 18 бала үстергәннәр!» — дип хәбәр итә Сызран мөхтәсибәтенең баш имамы ахун Илгизәр-хәзрәт Сәгъдиев. Бу хакта тулырак язманы Сызран мөхтәсибәте сайтында укый аласыз.
«ТНВ-Планета» телеканалының «Татарлар» тапшыруында да әлеге чара турында видеоязма чыккан. Аны шушы сылтама аша үтеп, карый аласыз (27 ноябрьдәге чыгарылышның 19.14 минутында): http://tnv.ru/
Просмотров: 1253