Ялкынлы яшьлек. Гасырдан гасырга (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Рәфыйка ХИСАМЕТДИНОВА Искәндәр СӘЕТОВка бүләк тапшыра.

Рәфыйка ХИСАМЕТДИНОВА Искәндәр СӘЕТОВка бүләк тапшыра.

Самараның “Чайка” мәдәният сараенда тамашачыларга “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигьрият ансамбленең 850нче концерты тәкъдим ителде. Ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе Илгиз Исмәгыйль улы Колючев аның гадәти концерт түгеллеген билгеләп: “Без бүген ансамблебезнең 45 еллык тарихын үз эченә алган “Ялкынлы яшьлек. Гасырдан гасырга” китабын тәкъдим итәчәкбез. Сәхнәгә ансамбльнең ветераннарын чакырабыз!» – дип әйтте. Читать полностью

Зөләйха Минәхмәт кызы ЛЕТФУЛЛИНА-СӨЛӘЙМАНОВАга!

1850x1303_583632_[www.ArtFile.ru]Кадерле сыйныфташым! Сине туган көнең белән ихлас күңелдән котлап, иң изге теләкләремне юллыйм. Озын гомер, бәхет-шатлыклар, тән сихәте телим. Барлык ният-максатларың гамәлгә ашсын, һәр эшеңдә уңышлар юлдаш булсын. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

Иң матур теләкләр белән сыйныфташың Ильяс ШӘКҮРОВ.