Ялкынлы яшьлек. Гасырдан гасырга (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Рәфыйка ХИСАМЕТДИНОВА Искәндәр СӘЕТОВка бүләк тапшыра.

Рәфыйка ХИСАМЕТДИНОВА Искәндәр СӘЕТОВка бүләк тапшыра.

Самараның “Чайка” мәдәният сараенда тамашачыларга “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигьрият ансамбленең 850нче концерты тәкъдим ителде. Ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе Илгиз Исмәгыйль улы Колючев аның гадәти концерт түгеллеген билгеләп: “Без бүген ансамблебезнең 45 еллык тарихын үз эченә алган “Ялкынлы яшьлек. Гасырдан гасырга” китабын тәкъдим итәчәкбез. Сәхнәгә ансамбльнең ветераннарын чакырабыз!» – дип әйтте.

Яшьлек елларында бөтен эшләрен ташлап репети­цияләргә йөргән, ял көннәрендә гастрольләргә чапкан, иҗат утында кайнап гаилә, төп эш һәм сәхнә арасында ярылган артистлар бүген инде урта яшьтәге апалар һәм абыйлар, әбиләр һәм бабайлар. Ә шулай да аларның йөрәгендә яшьлек моңнары әле дә сүрелмәгән, күңелләре суынмаган. Алай булмаса, бүген алар сәхнә түрендә басып тормаслар иде.

Менә милли костюмнарга киенгән нәни балалар йө­герешеп чыктылар да сәхнә­дә басып торучы ветераннарга күптән түгел дөнья күргән “Ялкынлы яшьлек. Гасырдан гасырга” китап­ларын бүләк иткән арада алып баручылар Гөлфия Гайнетдинова һәм Искәндәр Сәетов аларның исемнәрен атап үттеләр. Шу­ның белән бәйрәмнең китап тәкъдим итү өлеше тәмамланды һәм ветераннарга залга төшеп утырырга тәкъдим ителде…

Ә бәлки, элеккеге үзеш­чән артистларның әйтер сүз­ләре, яисә яшьлекләрен искә тө­шереп җырлап алырга те­ләкләре булгандыр? Зал мондый талпынышны аңлап, аларны алкышлап каршы алган булыр иде. 45 елга бер чыккан китапны тәкъдим итү кичәсен алай ук ашыгып уздыру дөрес булмады, минемчә.

Ә сәхнәдә инде “Туган тел” өлкә татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров Самара өлкәсе мәдәният министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Филипповның сәламләү хатын укый: “Чын йөрәктән юбилей концертыгыз белән котлыйм. “Ялкынлы яшьлек” — зур иҗат юлы үткән ансамбль. Ул үзенең иҗаты бе­лән тиңсез мохит тудыра, татар халкының мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышларын халыкка җиткерә. Бигрәк тә ансамбльнең җи­тәк­чесе, Россиянең һәм Та­тар­станның атказанган мә­дә­ният хезмәткәре, Самара өлкә­сенең халык артисты Илгиз Колючевның хезмәтен бил­геләп үтәсем килә. Сезгә яхшы кәеф һәм уңышлар телим”.

Сүз ахырында Ильяс Гомәр улы үзенең дә ансамбльгә карата мөнә­сәбәте аеруча җылы булуын белдерде: “Чөнки коллективны оештыручылар арасында минем абыем, оста хирург, мәрхүм Шамил Сатдаров та бар иде. Шуңа да ансамбльнең һәр яңа программасын карарга тырышам”, — диде.

Залда утыручы эшкуар Рәшит Сәлахов та — “Ялкынлы яшьлек” ансамбле концертларында еш кунак. Аның абыйсы мәрхүм Камил Шамкаев та оештыручыларның берсе иде бит. Бу турыда сәхнәгә чыгып сөйләмәсә дә, тәнәфес вакытында Камил Шамкаев, Шамил Сатдаров, Илгиз Колючевларның ансамбльне оештырып йөргән чакларын исенә төшерде, нәфис сүз остасы Рифкать Фәретдиновның мәзәкләрен сөйләп көлдерде.

Әнә, күп еллар ансамбльнең балетмейстеры, оста биючесе булган мәрхүм Альберт Гаязовның хатыны Факия ханым дә ветераннар арасында утыра. Бүген “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең тарихы язылган китапның презентациясе икән, вафат булган сәхнәдәшләрне бер минут тынлык белән искә алсак, кичә тагын да җылырак булыр иде, әлбәттә.

Ветераннар бу турыда ни уйладылар икән, белмим. Тә­нәфестә алар ялкын тө­сен­дәге китап-альбомны тотып фотосурәтләргә төш­те­ләр, оч­ра­шу шатлыгыннан сөйләшеп туя алмадылар, күңелләре тулып, фойеда оештырылган бию мәйданчыгына чыгып-чы­гып биеделәр, чәй өстәлләре тирәсендә җыелышып, китап битләреннән үзләренең яшь­лекләрен эзләделәр…

Ә “Ялкынлы яшьлек” сәхнә­сендә яшьләр бии, җырлый һәм шигырь сөйли! Шәһәребезнең музыка мәктәпләрендә укучы балалар — Альмира Сәе­това җырлады да, башкалар җырлаганда синтезатор­да да уйнады. XXI “Мирас” фестивалендә Гран-при яу­ла­ган Әмин Мусин татар көйлә­рен балалайкада бик оста итеп башкарды. Икесе дә киләчәкләрен музыка белән бәйләрләр, мөгаен. Ә менә көчле һәм моңлы тавыш иясе Алинә Саниева, ни гаҗәп, математиканы ярата һәм мәктәпне тәмамлаганнан соң тормышын шушы фән белән бәйләргә җыена икән. Баянчы Камил Шакиров та ансамбльнең алыштыргысыз баянчысына әйләнеп бара. Концерт башында Гөлшат Зәйнашева сүзләренә, Риф Гатауллин музыкасына язылган “Ялкынлы яшьлек” гимнын Илнур Алтынбаев һәм Ринат Азизов та, башкалар да аңа кушылып җырладылар.

Ансамбльнең төп составындагы җырчыларны барысын да талант ияләре дип атарга була. Коллективка җитлеккән артист һәм автор башкаручы буларак килеп кергән Халыкара конкурслар лауреаты Искәндәр Сәетовны да Самара тамашачысы яратып өлгерде инде. “Моңа кадәр шундый искиткеч тавышыгызны ник яшереп йөрдегез соң?” — дигән сорауга ул болай җавап бирде.

- Мин гел җырларга яраттым, ләкин профессиональ белеме булмаган кеше сәхнәгә чыгарга хаклы түгел, дип уйлый идем. Ә теләк зур булды. Шуңа да вокал белгече, заманында Самараның опера һәм балет театрының солисткасы булган Евгения апа Мазуркевичны табып, дәресләр алырга туры килде. Укытучым сәхнә өчен әзер булуым турында әйткәч кенә, халык алдына чыктым. Ул вакытта миңа илле яшь иде инде…

Шулай инде, һәр җимешнең үз вакыты. Искәндәр әфәнде композитор да бит әле ул. Татарстан шагыйрәсе Гөлфия Шакирова язган шигырьләргә унлап көй чыгарган һәм хәзер аларны үзе яисә кызы Альмира моңлы итеп җырлыйлар.

Күп еллар ансамбльнең нигезен Гөлфия Гайнетдинова, Фәнил Зыятдинов, Ринат Азизов һәм Әлфия Сөнгатовалар тәшкил итә. Тамашачы да аларның чыгышын көтеп ала. Бу артистлар сәхнәдә үзләрен иркен тоталар, җырдан ләззәт алып, бөтен күңелләрен биреп җырлыйлар, бигрәк тә соңгы икесе дуэт белән җыр­лаганда бик тә матур килеп чыга. Бу кичәдә дә Ринат белән Әлфия тамашачыларга “Назлы гөлкәем» hәм «Әй, җаным, суларда” җырларын тәкъ­дим иттеләр. Шулай ук Гөлфия Гайнетдинованың “Яны­ңа агылам”, Алсу Саби­ро­ваның “Бөрлегән”, Вероника Шаһидуллинаның “Аккошлар йөзә суда” җырлары залда­гы­лар­­ның күңелләренә хуш килде.

Коллективның ветераннары. Басканнар (сулдан уңга) - Руфия ЗАНГИРОВА, Зөһрә ШӘРИПОВА, Факия ГАЯЗОВА, Люза ИБӘТУЛЛОВА, утырганнар - Мәрьям ЮЛДАШЕВА һәм Фатыйма ИВАЕВА. Илгиз КОЛЮЧЕВ.

Коллективның ветераннары. Басканнар (сулдан уңга) — Руфия ЗАНГИРОВА, Зөһрә ШӘРИПОВА, Факия ГАЯЗОВА, Люза ИБӘТУЛЛОВА, утырганнар — Мәрьям ЮЛДАШЕВА һәм Фатыйма ИВАЕВА.
Илгиз КОЛЮЧЕВ.

Әмин МУСИН.

Әмин МУСИН.

Гармунчы Камил ШАКИРОВ.

Гармунчы Камил ШАКИРОВ.

Рәфыйка ХИСАМЕТДИНОВА Искәндәр СӘЕТОВка бүләк тапшыра.

Рәфыйка ХИСАМЕТДИНОВА Искәндәр СӘЕТОВка бүләк тапшыра.

Илгиз Исмәгыйль улы Колючев.

Илгиз Исмәгыйль улы Колючев.

Кечкенә генә буйлы Розалия Хәкимованың челтерәп аккан чишмә кебек тавышы да искиткеч тембрга ия. Бүген ул бөтен Россиягә һәм дөньяга танылган Аида Гарифуллина кебек опера җырчылары гына башкара алган “Казаныма төннәр иңсә” җыры белән барыбызны да таң калдырды һәм аның чыгышы көчле алкышларга күмелде.

Ай моңлана зәңгәр күктә,

Казан һаман сине көтә.

Язмышыма хуҗа булып,

Кайтчы, зинһар, Сөембикә! — сүзләренә кайтаваз булып татар теле кысрыкланган шушы   көннәрдә Хәмит Мәткәримов язган “Бөек татар” җыры (аны ансамбльнең бөтен солистлары бергәләп башкарды) бигрәк тә актуаль яңгырады. 850нче концерт та нәкъ менә шуның белән тәмамланды:

Ялкын янар горурлыгың

                     кайтар, татар,

Кайда соң сез, туган телне

                     саклар җаннар?

Башкисәрдән курыкмаган,

     ана телен саклап калган,

Син бит үлмәс Җәлил рухлы бөек татар! — сүзләреннән татарлыгын бөтенләй оныткан кеше дә уянып китәр кебек тоелды. Менә шулай “Ялкынлы яшьлек” ансамбле гасырдан гасырга татарлыгыбызны саклап килә.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

 

0-11150-1134 0-1139 0-1144 0-1148 0-1173 0-1187 0-1199 0-1228 0-1238 0-1244 0-1263 0-1278 0-1282 0-1297 0-1312 0-1313 0-1317 0-1336 0-1340 0-6407 0-6445 0-6723 0-6742 0-7325 0-7333 0-7336 0-7346И.З.СӘЕТОВ, Ю.Н.ЧИКИН фотосурәтләре.

Просмотров: 2325

9 комментариев

  1. А почему коллектив не подпевал? (СМОТРЮ ВИДЕО). Такая песня…!

  2. Если Ильгиз абы и общество «Туган тель» доверяют руководству ансамбля почти с 50-ней историей Ренату Азизову, значит это человек достойный! Знаю Рената уже давно, это действительно талантливый и всесторонне развитый с багажом творческих идей человек , а главное искренне и с душой проникнут жизнью ансамбля. Про таких говорят творческая душа.
    Уверена,что Ренат также с честью как и Ильгиз абый поведет ансамбль по течению успеха!!!

  3. Здорово, что последователем такого талантливого человека, как Ильгиз Исмагилович Колючев руководителя этого легендарного самарского татарского ансамбля назначен именно Ренат Абдурахманович Азизов! Человек ,который знает ансамбль не по наслышке,а уже более 15 лет входит в его состав, это самоорганизованный, открытый, легко идущий на контакт молодой человек, с развитыми творческими способностями и идеями! Успехов Вам!

  4. Добрый вечер! Я думаю,что достойным руководителем были бы Вы,Искэндэр Зиннэтович!(простите,если отчество написала неверно). Прекрасно организованный детский фестиваль «Мирас»,юбилейный концерт Ялкынлы яшьлек», ,в котором чувствовалось новое дыхание отмирающего коллектива,всё это доказывает,что Вы талантливый организатор и руководитель.
    Считаю этот факт недальновидностью бывшего руководителя Колючева И.И.и руководителей общества «Туган тел».

  5. Дорогие друзья! Сегодня 10.12.17 состоялось организационное собрание ансамбля «Ялкынлы яшьлек», на котором большинством голосов собравшихся членов коллектива руководителем ансамбля был избран Ринат Абдрахманович Азизов. Колючев И.И. принял окончательное решение передать все полномочия руководством ансамбля в новые руки. Давайте поддержим Азизова Рината и поздравим с этим назначением, пожелаем ему творческих успехов. Надеемся что у зрителей будет возможность оценить по достоинству не только великолепные вокальные данные его как солиста, но и безусловно прекрасные возможности организатора и руководителя.

    • Успехов в творчестве и руководящей должности!Поздравляем!

    • Ринат улым поздравляю с такой большой должности желаю творческих успехов удачи здорвья счастья и всего самого хорошого