Башкирия и Россия – 100 лет вместе / Башкортостан һәм Россия. 100 ел бергә

img_5766Круглый стол «Самарские башкиры: история, состояние и перспективы развития», который прошел в Доме дружбы народов Самарской области, был посвящен столетию образования Республики Башкортостан в составе Российской Федерации. После революции 1917 года прошли Всебашкирские курултаи (съезды), на которых было принято решение о создании национальной республики в составе Российской Федерации. Она включила в себя территории с преимущественным проживанием башкир Оренбургской, Пермской, Самарской и Уфимской областей. В 1919 году была образована Автономная Башкирская советская социалистическая республика.

Принимая во внимание значимость исторического события в жизни многонационального российского государства, когда впервые в 1919 году одна из наций получила автономию, Президент Российской Федерации издал Указ о проведении юбилейных мероприятий на государственном уровне – в масштабах страны.

Самарская область одна из первых дает старт подготовке и проведению мероприятий, связанных с празднованием этого юбилея. Основные торжества в России пройдут в 2018 – 2019 годах. Областная общественная организация башкир уже утвердила состав оргкомитета по подготовке и проведению мероприятий в Самарской области.

С приветствием на заседании круглого стола выступила Надежда Осипова, руководитель управления национальной и конфессиональной политики департамента мониторинга общественного мнения Администрации Губернатора Самарской области. Она отметила, что данное событие для многонационального региона, где проживают представители 157 народов, имеет важное значение. Часть территории Самарской области когда-то входила в Исторический Башкортостан – место традиционных кочевий башкир. Сегодня башкирское население составляет более 7 тысяч человек – и это потомки жителей заволжских степей, оставивших богатый исторический след в регионе.

img_5689img_5704 img_5726 img_5739 img_5766 img_5782 img_5784 img_5795

На заседании круглого стола присутствовала делегация из Республики Башкортостан, члены которой с исторической точностью рассказали о значении образования республики, о представителях башкирского народа, участвующих в национальном движении и внесших значимый вклад в развитие науки, культуры и искусства. Неоднократно звучало имя нашей землячки Хадии Давлетшиной – писательницы и общественного деятеля, боровшейся на равноправие женщин. Основоположником башкирского алфавита является тоже наш земляк Габбас Давлетшин.

Большое внимание участники круглого стола уделили вопросам развития и сохранения национальной культуры и языка башкир, проживающих на территории Самарской области.

Общественная организация «Курултай (конгресс) башкир» Самарской области была создана в 1996 году в совхозе «Южный» Большеглушицкого района. С 2004 года ее возглавляет Сафиулла Вилданов. Он отметил, что сегодня самая большая забота – это сохранение языка в селах с компактным проживанием башкир. В Самарской области сейчас работает только одна школа с изучением башкирского языка. Необходимо привлекать молодежь к сохранению национальной культуры.

В 2002 году в Самаре была создана общественная организация «Курултай (конгресс) башкир» г. Самары. С 2012 года председателем правления является Камилла Сизякова. Она рассказала, что в городе активно работает Клуб пожилых людей, есть библиотека и видеотека. Успешно работает башкирский ансамбль танца «Ляйсан», выпускается газета «Ыргыс», журнал «Мы – башкиры», издаются сборник современных авторов на башкирском языке. Традиционными стали праздники «Карга туй» и «Йыйын», «Радуга талантов». Камилла Сизякова отметила, что башкирам надо сохранять культуру и язык, и большая роль здесь отводится семье: «Надо учить своих детей и внуков разговаривать на родном языке».

В резолюции, принятой по итогам проведения круглого стола говорится о необходимости установки мемориальных досок для увековечивания памяти знаменитых земляков. Будет организована работа по подготовке стендов и экспозиций, проведению классных часов, внеклассных мероприятий, интеллектуальных игр в школах и библиотеках района, вечеров памяти, встреч с родственниками знаменитых земляков с участием краеведов. В районных газетах будет подготовлена серия публикаций о жизни выдающихся уроженцев Самарской области. Для привлечения молодежи будет создана молодежная организация, а материалы круглого стола будут изданы отдельной брошюрой.

В завершении круглого стола был показан исторический художественный фильм «Бабич» о выдающемся башкирском поэте. Затем перед участниками и гостями мероприятия выступил легендарный коллектив Театра танца Стерлитамакского государственного театрально-концертного объединения.

samddn.ru

* * *

2019 елда Башкортостан Республикасы 100 еллыгын бәйрәм итәчәк. Бу уңайдан Россия президенты Владимир Путин юбилей чараларын дәүләт дәрәҗәсендә үткәрергә дигән күрсәтмә чыгарган иде.

Самара өлкәсендә дә, бе­ренчеләрдән булып, бәйрәмгә әзерләнә башладылар. Оештыру комитеты булдырылып, шушы көннәрдә аның беренче утырышы да узды. Анда өлкә администрациясе, өлкә һәм шәһәр “Башкортлар корылтае” оешмалары вәкилләре һәм Башкортостаннан килгән делегатлар катнашты.

Өлкә администрациясе җә­мәгать фикерен өйрәнү де­пар­таментының милли һәм конфес­сиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осипова күпмилләтле Са­мара җирендә 7 меңнән артык башкорт яшәвен һәм Башкортостан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү өл­кәбездә зур мәгънәгә ия булуын белдерде.

Түгәрәк өстәл артында башкорт милләтен борчыган сорау­лар да күтәрелде. Өлкә “Башкортлар корылтае” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сәфиулла Вилданов: “Иң борчыган мәсьә­ләләрнең берсе — ул телне саклап калу”, - дип белдерде, өлкәбездә бары тик бер мәктәптә генә башкорт теле укытылуына уфтанды һәм милли мәдәниятне сак­лап калуга яшьләрне тартырга өндәде. Шәһәр “Башкортлар корылтае” иҗтимагый оешмасы рәисе Камила Сизякова да телне һәм милли мәдәниятне саклап калуда гаиләнең төп роль уйнавын ассызыклады. “Балалар белән өйдә ана телендә сөйләшергә, аларны яшьтән милли гореф-гадәтләрне, йо­лаларыбызны өйрәтеп үс­терергә кирәк”, — диде ул һәм Самарада башкортларның өлкәннәр клубы, китапханәсе эшләве, “Ыргыз” газетасы һәм “Без — башкортлар” журналы, милли авторларның шигырьләр җыентыклары бастырылуы, милли бәйрәмнәрнең даими үткәрелүе турында сөйләде.

Башкортостан ку­наклары рес­публиканың барлыкка килүе, милли хәрәкәттә актив катнашкан һәм фән, мәдәният үсешенә зур өлеш керткән милләттәшләребез турында сөйләделәр. Кү­ренекле якташ­ларыбыз — язучы, ха­тын-кызларның тигез хо­ку­кы өчен көрәшкән Һәдия Дәү­ләт­шина һәм башкорт алфа­витына нигез салган Габбас Дәү­ләтшиннарның исемнәрен ишет­кәч самаралылар зур горур­лык хисе кичергәннәрдер, мөгаен.

Чыгышлардан соң резолюция кабул ителде. Анда танылган якташларыбызның исем­нәрен мәңгеләштерү максатыннан башкортлар тарихына кагылышлы биналарга истәлек такталары кую, башкорт яшьләре оешмасын оештыру турында килешенде. Резолюциядә шулай ук башкортлар күпләп яшәгән Большая Черниговка һәм Большая Глушица рай­оннары мәктәпләрендә, ки­тапханәләрендә танылган якташларыбыз, аларның туганнары белән очрашулар, искә алу кичәләре үткәрү, район газеталарында алар турында язмалар бастырып чыгару да каралган.

Утырыш ахырында танылган башкорт язучысы Шәйх­за­да Бабич турында тарихи фильм күрсәтелде. Кунакларга Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсенең легендар бию театры коллективы чыгы­шын күрергә дә насыйп булды.

Гөлнур МУСИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 489

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>