«Ялкынлы яшьлек»не Илгиз Колючев исемендәге җыр, бию, шигърият ансамбле дип йөртәсе килә

555 003 (1)2017 елны декабернең икесендә «Ялкынлы яшьлек» ансамбле үзенең икенче йортында Самар шәһәренең Управленческий бистәсендә урнашкан «Чайка» мәдәният Сараенда 850 нче концертын күрсәтте. Ниһаять, халык «Чайка»га ияләште дип куанып кайттым.

Кайчандыр Металлурглар мәдәният Сараена куанып бара идек. Хәзер инде без «Чайка»ны бер генә мәдәният Сараена да алмаштырмаячакбыз.

Зур. Иркен. Чисталык. Пөхтәлек. Хезмәткәрләрнең зыялылыгы. Болындай сәхнә. Заманча утлар. Черегән капитализмны сүксәләр дә, Мәдәният Сарае каршындагы мәйданга инде машина куярга урын җитми. Шул уңай белән бер мәзәкне дә искә төшерәсе килә.

Берәү: «Хәерчелекнең чамасы юк. Машина куярга да урын юк», дигән иде. Аллаһыга шөкер, татарлар көннән көн байый бара. Бу шатлыклы күренеш.

Ә инде чишенергә килеп кергәч, үзеңне опера һәм балет театрында дип хис итәсең. Нурлы йөзле ханымнар елмаеп каршы алалар.

Әле сәхнәдән музыка авазлары яңгырамый, ә син инде бәйрәм мохитендә. Киемеңне салып икенче якка борылсаң, туй нигъмәтләре тулы өстәлләр.

Сайла. Ал. Сыйлан. Безнең халык аралашырга ярата.Туганлык хисләрен яңартып тора. Төркем-төркем булып гәп саталар. Кочакланышалар.

Ә Изге Китабыбыз Коръәни-Кәрим безләрне кисәтә бит: «Туганлык җепләрен өзгәннәр оҗмахка өмет итмәсеннәр», дип. Халык арасында ай нурларын сирпеп. кояш яктылыгын нурландырып Мәдәният Сарае директоры Гүзәл Сафинаның булуы инде фойеда ук тантаналы төсмерне көчәйтте. Гүзәл ханым ташландык бинаны чын сәнгать йортына әверелдергән Ханбикәбез. Ул бит үзе дә шул «Ялкынлы яшьлек» ансамблендә балетмейстр буларак җиң сызганып эшләгән шәхес. 

850 нче концерт — шедевр! Ул мәңге истә калачак. Коллективка нарасыйлар аяк басты. Ә бу инде алдагы егерме елга талантлар килде дигән сүз.

Камил Шакиров.
Динар Закиров.
Әлмирә Сәитова.
Әлфия Сәгдиева.
Әмин Сафин.

555 054Сәхнә тәҗрибәсен туплаган Вероника Шәһидуллина, Фәнил Зыятдинов,Әлинә Саниева, Алсу Сабирова, Розалия Хәкимова, Әлфия Сөнгатова — коллектвның алтын генофонды. Ансамблнең йөк атлары. Ринат Азизов — мэтр. Егет. Сәхнә кояшы. Мин Илнур Алтынбаевны сәхнәгә беренче чыгышыннан бирле күзәтеп киләм. Үсте. Тәҗрибә туплады. Әти булды. Бүген инде «Ялкынлы яшлек»нең Зур әтисе биеклегенә менеп җитте. Әле тагын егерме ел җырларлык дәрте дә, дәрманы да бар. Иң мөһиме — тавышы егетләрчә саклана һәм мәхәббәтле йөрәге йөзенә елмаю өстәп тора. Гомер-гомергә «Ялкынлы яшьлек» үзенең киң кырлылыгы белән өстен булды. Коллектив жанр төрлелеге белән дан тотты һәм шул төрлелек аны данлы итте. 

555 003 (1)Әгәрдә ансамбльдә халык җырларын һәм профессионал классик компизиторларның әсәрләрен башкаручы юк икән, иҗат коллективы гарип баланы хәтерләтә. Ул киләчәксез. Аллаһыга шөкер,ансамбльгә Искәндәр Сәитов килде. Мин «Туган тел» җәмгыятенең директоры булган чорда, Искәндәрне Сабан туе сәхнәсендә җырлаткан идем. Шөкер, ул милләткә хезмәткә аяк басты һәм гомерле булсын. Моңы да татарча. Көе дә үзебезчә.Теле дә бай. Тавышы да ирләрчә. Бу шәхес 850 нче концертның табышы. Ансамбльгә 47 яшь. Ә мин аны 30 ел карап барам. Мәңге моңлы. Мәңге сагышлы. Мәңге чибәр. Мәңге сылу — ул Гөлфия Гайнетдинова! Тамашаны алып баруны аңа тапшырып Илгиз Кәлүч зур табыш ясаган. Гөлфиянең сәхнәгә чыгуы. Сәхнәдән кереп китүе — үзе бер музыкаль номер. Гөлфия гомергә зәвык белән киенә белде. Аның сәхнәдә басып торуы да үзенә бер бәйрәм. Ул — гүзәллек һәм сөйкемлелек символы.

Озак-озак еллар сәхнә рәшәсе булып яшә һәм безнең йөрәкләрдә мәхәббәт утын сүндермә.  Без синең иҗатыңа гашыйкбыз.

Илгиз Кәлүч үзенең 80 яшьлегенә тулы канлы, дөрләп торган сәнгать коллективын туплаган. Лаеклы алмаш әзерләде. Ансамбльнең һәр концертын җентекләп карап баручы буларак, шуны әйтә алам. Җырчыларны табу кыен эш. Ләкин дә биючеләрне табу тагын да читенрәк гамәл! Илгиз Кәлүч аларны тапкан һәм үстергән. Чибәр кызлар һәм асыл егетләр килгән. Сәхнәдә очып йөриләр. «Ялкынлы яшьлек» ансамблен баламны яраткандай яратып яшәдем һәм яшим. Самарда туйларга җырчыларны Казаннан ташыйлар. Ә мин малаемны өйләндергәч туена җырчыларны Казанга «Ялкынлы яшьлек»тән алып бардым.

Кунаклар: «Казанның кайсы театрында эшлиләр бу артистлар,»- дип аптыраттылар мине.

Артистлар алмашынып тора. Табигый хәл. Илгиз Кәлүчкә дә алмаш кирәк. Тиздән аңа 80 бит! Мин ансамбльнең җитәкчесе итеп Ринат Азизовны күрә идем һәм, шөкер, бу көннәрдә аны сайлап куйдылар да. Ә советник булып гүргә кергинчә Илгиз Кәлүч калсын иде. 

«Ялкынлы яшьлек»не Илгиз Колючев исемендәге җыр, бию, шигърият ансамбле дип йөртәсе килә. Бу минем фикерем генә түгел. Күпләр фикере.
 

Шамил БАҺАУТДИН.

«Сәлам» газетасы.


КОНТЕКСТ:

Ялкынлы яшьлек. Гасырдан гасырга (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Просмотров: 1207

Комментирование запрещено