Берьяклы юл

10165160Тартып алдың кулларыңны кулдан,
Бетте, дидең, безнең мәхәббәт.
Күзләреңдә синең, ут шикелле,
Бөркеп тора иде хыянәт.
 
Яшә, дидең, үзен теләгәнчә,
Чыкма, дидең, хәзер юлыма.
Нәфрәт белән чыккан һәрбер сүзең
Агу булып тамды ярама.
 

Аңладым мин, минем кулларымны
Алыштырган мәңге ят куллар.
Ул ят куллар күпне назлап сөйгән,
Сине озак сыйпап тормаслар.
 
Егылды да, сыгылды да җаным,
Эзләреңә ятып еладым.
Нинди гөнаһ өчен бу сынаулар миңа?
Күпме уйласам да, тапмадым.
 
Бәлки, ул чиксез яратудан сине
Онытканга барча дөньямны.
Синең теләк белән яшәп, ялгышуны күрми,
Ясалган зур минем хатамы?
 
Син уйладың, синнән башка мине
Яши алмас, диеп, дөньяда.
Вакыт үтте, хәзер син аңладың,
Торалмавыңны минсез дөньяда.
 
Кичер, диеп, үткән ялгышларны,
Син сузасың миңа кулыңны.
Йөрәктә боз, туңган хисләр җанда,
Кирәкмидер, төшер кулыңны.
 
Бергә барган безнең юллар буйлап
Син борылдың ятлар юлына.
Берьяклы юл сайлап алдың үзең,
Уйламадың кайту турында.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 589

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>