Йөрәк

tabletkidlyalecheniyaaritmiiserdtsa_59C20242Мин бер елга сыман бу җиһанда
Үз дулкыным белән йөгерәм,
Таң туганда зәңгәр чиксезлектән
Кояш нуры булып сибеләм.
 
Сабый бала төсле минем җаным,
Бер елмаю күрсәм — сөенәм.
Хыялларны чынлык итәр өчен
Яшим җирдә, сөям, сөеләм.

Үз дулкыным белән ургый-ургый
Сүнмәс йолдыз булып янармын.
Йөзем якты, күңелем ак-саф калыр,
Шифалы нур булып тамармын.
 
Еллар агымына кушылсам да,
Алар тынлыгында баралмам.
Хисләр өермәсе ашкындыра,
Мин тынгысыз булып яралган.
 
Кара төсне якын итә күңелем,
Каралдылар инде куллар да.
Шул ук төстән минем изге җирем,
Туган туфрак, йөргән юллар да.
 
Йөрәгемә якын төс бу минем,
Бабайлардан күчкән мирасым.
Алмаштыра алмам бернигә дә,
Туган туфрак безнең карасу.
 
Бу туфракта шаулап иген уңа,
Зәңгәр күзле гөлләр үсәләр.
Үпкәләмим тормыш кайнап торган
Җиркәемне кара дисәләр.
 
Кара түгел җирем, кара түгел,
Туфрак төсе генә карасу.
Йөзләремдә шуның шәүләсе бар,
Күзләремдә шуның карасы.
 
Үкенмим, уфтанмыйм бернигә,
Еламыйм, күрсәтмим яшемне.
Йөрәгем гасырлар яшендә,
Син яшен сорама ятимнән.
 
Йөрәгем гел тоташ җыерчык,
Җир шары шикелле яралы.
Кайгыдан, шатлыктан бушанмый
Йөрәгем янулы, ямаулы.
 
Хисләрем барыбер алгысак
Аргамак шикелле тынгысыз.
Чабышка чыгар күк йөрәгем,
Яралы булса да — чылбырсыз.
 
Йөрәк серен ятка сөйләмиләр,
Шуңа дәшми калам, яшерәм тел.
Тел әйтә алмый, кул язалмый торган
Серне саклый тик безнең күңел.

Галимә ӘХМӘТШИНА.

Камышлы авылы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1007

Комментирование запрещено