Татар авылларының үткәне һәм бүгенгесе

Делегаты

Та­тарстанның атказанган фән эшлеклесе, тарих фәннәре докторы Гомәр Сабирҗанов (уртада) Самара өлкәсе делегатлары Әмир Хасьянов (сулдан уңга), Римма Гали­муллина, Нурания Абзалова һәм Шамил Галимов белән.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү инсти­туты, Татарстан Фәннәр акаде­мия­сенең Шиһабетдин Мәр­җани исемендәге тарих институты галимнәре, Татарстан Республикасы, Ульян, Самара өлкәләре тарихчылары, туган якны өйрәнүчеләр катнашында Казанда “Урта Идел буеның татарлар тупланып яшәгән төбәкләрендә татар авылы: үткәне һәм бүгенгесе” темасына түгәрәк өстәл уздырылды.

“Бердәмлек” хәбәрчесе Самара крае тарихчысы Шамил Галимовтан очрашуның ничек узуы, нинди нәтиҗәләр ясалуы турында кызыксынды.

- Шамил әфәнде, безнең өлкәдән түгәрәк өстәлдә кем­нәр катнашты?

- Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының конференцияләр залында узган бу чарада барлыгы 60 кеше катнашты. Самара өлкәсеннән җиде делегат — мин, Камышлы район үзәге китапханәсе җитәкчесе Римма Галимуллина, Камышлы, Кләүле, Исаклы районнарының мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим, Камышлы районының Татар Байтуганы авылында Әлифба авторы Сәләй ага Вагыйзовның музеен булдыру эшләрен башлап йөрүче Нурания Абзалова, Рус Байтуганы авылы мәктәбенең тарих укытучысы Илфат Бәдретдинов һәм Елховка районының Сухие Аврали авылы мәктәбендә тарих укытучысы Әмир Хасьянов.

- Көн тәртибенә нинди сораулар куелган иде? Кы­зыклы чыгышлар булдымы?

- Россиядә татар авыллары саны кими бара. Соңгы йөз елда гына 500дән артыгы юкка чыккан. Кызганыч, бу проблема Урта Идел буенда да актуаль булып, ул татар халкының шәһәрләргә күчүе белән аңлатыла. Галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, тарихчылар түгәрәк өстәл артында татар авылларының бүгенгесе турында сөйләштеләр, юкка чыкканнарының тарихын сак­лап калу чаралары буенча фикер алыштылар.

Чара ике өлешкә бүленеп, беренче утырышта “Татар авыллары: тарих һәм мәдәният”, “Татар авылларының бүгенге торышы: җәмгыяви-икътисадый, этнодемографик һәм конфессиональ аспектлары” темалары каралды.

Делегатларны Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйлаҗев сә­ламләде һәм кереш сүзендә төбәкне өйрәнү — ул тарихи фактларны эзләү генә түгел, ә халыкның көнкүрешен, фольк­лорын, әдәбиятын өйрәнү һәм туплау икәненә басым ясады. “Бу катлаулы һәм киңкырлы эш һәвәскәр дәрәҗәдә генә булырга тиеш түгел”, — дип, ул туган якны өйрәнүчеләрне галимнәр белән тыгыз хезмәттәшлектә булуга чакырды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең берен­че урынбасары Данис Ша­ки­ров­ның чыгышы да бик кызык­лы булды. Ул конгрессның Татарстан галимнәре, татарлар яшәүче регионнарның туган якны өйрәнүчеләре белән хезмәттәшлек итүен белдерде. Аннан соң чыгыш ясаучылар — тарих институтының Татарстан халыклары тарихи-мәдәни мирасы бүлеге мөдире Айдар Ногманов, бүлек мөдире, Татарстан Республикасының туган якны өйрәнүчеләр оешмасы рәисе, тарих фәннәре докторы Альберт Борханов, Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков һәм башка галимнәр, татар авыллары тарихларын өйрәнүнең төп мәсьәләләре, ысуллары һәм перспективалары турында сөйләделәр, бу гамәлдә нинди үзенчәлекләргә игътибар бирү кирәклегенә басым ясадылар.

- Очрашуның икенче өлеше нинди темага багышланган иде?

- “Авылның үзенчәлекле мил­ли-мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү” исеме астында үткән икенче утырыш та мәгълүматларга бай булды. Татарстан фәннәр ака­демиясенең фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов Казан арты районнарын өйрәнү тәҗрибәсе белән уртаклашты, ә Бөгелмә районыннан килгән фотохәбәрче Фазыл Вәлиәхмәтов шәһәр тибындагы Карабаш бистәсенең, якын-тирәдәге авылларның та­рихи урыннарын тәртипкә китерү эшләрен оештыруы, туган якны өйрәнүгә багышланган фотокитап бастырып чыгаруы турында сөйләде. “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов Көньяк Татарстанда археологик һәм эпиграфик (ташъязма) һәйкәлләр әлегә кадәр тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән, дип белдерде.

Та­тарстанның атказанган фән эшлеклесе, тарих фәннәре докторы Гомәр Сабирҗанов (уртада) Самара өлкәсе делегатлары Әмир Хасьянов (сулдан уңга), Римма Гали­муллина, Нурания Абзалова һәм Шамил Галимов белән.

Та­тарстанның атказанган фән эшлеклесе, тарих фәннәре докторы Гомәр Сабирҗанов (уртада) Самара өлкәсе делегатлары Әмир Хасьянов (сулдан уңга), Римма Гали­муллина, Нурания Абзалова һәм Шамил Галимов белән.

- Шамил әфәнде, без­нең делегатлар түгәрәк өстәл уты­рышында да катнаш­тымы?

- Әлбәттә, без дә үзебезнең тәҗрибә белән уртаклаштык. Мин төбәгебездәге таныл­ган татар кешеләренең исемнәрен, вакыйгаларны, оешмаларны мәң­геләштерүгә юнәлтелгән “Самара тарихында исемнәр һәм вакыйгалар” проекты белән таныштырдым. 2015 — 2016 елларда өлкә татар милли-мәдәни автономиясе Татарстан мәдәният министрлыгы грантын отып, XVII – XX гасырларда Самараның татар тормышына бәйле берничә бинага истәлек такталары беркетте.

Эшкуарлар, милли-мәдәни оешмаларның матди ярдәме белән Самара татарларына, өлкәбезнең татар авыллары тарихына багышланган китаплар да нәшер ителә. Шуларның берсе — әле күптән түгел дөнья күргән “Самара төбәге татарлары: тарихи-этнографик һәм җәмгыяви-икътисадый очерк­лар” дип аталган фәнни җы­ентык. Рус Байтуганы авылы мәктәбенең тарих укытучы­сы Илфат Бәдретдинов бабасы Әбүзәр Бәдретдиновның күпьеллык хезмәт җимеше (аңа Әлмәт дәүләт нефть институты профессоры, тарих фәннәре докторы Кронид Корепанов һәм тарих фәннәре кандидаты, доцент Айрат Гайфетдинов ярдәм иткәннәр) “Камышлы районы татарлары тарихы” дип аталган белешмә белән таныштырды.

Нурания Абзалова Татар Байтуганында Әлифба авторы Сәләй ага Вагыйзовка ачылган музей эшчәнлеге турында сөйләде, әлегә экскурсиягә ки­лүчеләр саны аз булуына уфтанды.

Татар оешмалары җитәк­челәре фикеренчә, бу бинаны һәм Похвистнево районының Гали авылындагы “Җайлы йорт” агротуризм үзәген турис­тик маршрутка кертергә кирәк. Бу татар авылларына карата кызыксыну уятачак.

CoQgF8Xemr4f6fAR7URzKU xkbSy1FxFrg f8nE1ElqzYk V72wKnwK4-k- Түгәрәк өстәл турында нин­ди нәтиҗәләр ясалды?

- Татарлар күпләп яшәгән регионнарда татар авылларын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү һәм тарихи хез­мәтләрне координацияләү өчен елына бер тапкыр тү­гә­рәк өстәлләр оештырырга килештек. Бөтендөнья татар кон­грес­сының Башкарма комитеты татар авылларын өйрәнү буенча максатчан дәүләт программасын булдыру тәкъдиме белән Татарстан Республикасы хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә ниятли. Шулай ук “Россия Федерациясе татарлары”, “Якын һәм ерак чит илләр татарлары” дип аталган белешмәләр һәм бу ике басманы берләштерүче “Татарлар” дип аталган фәнни хезмәт бастырып чыгару, татар халкының гореф-гадәтләренә һәм тарихына карата кызыксыну уяту, татар яшьләре арасында рухи-әхлаки тәрбия алып бару максатыннан Урта Идел буенда урнашкан татар авылларын этнотуристик маршрутка кертү турында тәкъдимнәр дә хупланды. Бу карарлар буенча резолюция кабул ителде.

Киләсе елга Самара өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр өчен конференция оештырырга ниятли. Безнең дә уртага салып сөйләшер, бергәләп хәл итәр мәсьәләләр бар.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Шамил әфәнде.

Әңгәмәдәш — Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1191

Один комментарий

  1. Ә, соң авылларны ничек бетермәскә икән!?Түрәләрнең артын күрә-күрә туйдык инде. Кайчан йөзләрен күрербез икән?