Бу көннәрдә өлкәбездә “ГТО — бер ил, бер команда” (“ГТО — одна страна, одна команда”) дип аталган Бөтенроссия физкультура-спорт фестивале кысаларында төрле чаралар үткәрелә. Аларда ГТО (“Хезмәткә һәм оборонага әзер бул”) комплексында төрле яшьтәге спортчылар катнаша. Самараның “Локомотив” стадионында узган беренче ярышларда 60 һәм өлкәнрәк яшьтәгеләр үзара көч сынашсалар, “МТЛ Арена” спорт һәм ял итү комплексында 25 яшьтән 59 яшькә кадәр спортчылар ярышты. Биредә безнең Шенталы районы Денис авылыннан да катнашучылар булды. Мин үзем дә бер потлы гер күтәрүдә көчемне сынап карадым. Алтын билгегә ия булу өчен минем яшьтәге ир-атларга бу герне 18 мәртәбә генә күтәрергә кирәк булып, мин моны 87 тапкыр башкарсам да, нигәдер өченче урынга гына чыга алдым. Ачуым килеп, адреналиным күбәйде һәм мин гарьлегемнән бер минут эчендә яткан килеш гәүдәмне 36 тапкыр күтәреп, бу бәйгедә җиңүгә ирештем. Дүрт төрдәге башка ярышларга йомгак ясалгач та, өченче урынны яулавым билгеле булды.
Үземнең бу уңышларым өчен, мине дәртләндереп, теләкләр теләп, догалар укып торган бөтен дусларыма, туганнарыма, әниемә рәхмәтемне әйтәсем килә.
Бу ярышларда Денис авылыннан Рөстәм Галәүтдинов та баскан килеш урталай бөкләнү буенча икенче урынга, аның хатыны Рамилә ханым өченче урынга лаек булдылар. Без хәзер өчебез дә алтын билге ияләре.
Бәлки, ГТО комплексы буенча ярышларда безгә Ульяновск шәһәрендә үтәчәк “Россия — спорт державасы” дигән халыкара спорт форумында да катнашырга насыйп булыр, дип өметләнәбез.
Рөстәм НУРТДИНОВ.
Денис авылы,
Шенталы районы.
Просмотров: 1214