Сәясәтче Руслан Айсин: Татарлар Россия язмышын үз кулына алырга тиеш

3010Татарлар Россия язмышын үз кулына алырга тиеш. Бу хакта сәясәтче Руслан Айсин “Фикер” татар яшьләре клубында белдерде. Очрашуның темасы: «XXI гасырда татар проекты нәрсә ул?» – дип атала иде.

Сәясәтче, журналист Руслан Айсин елны татар халкы өчен авыр дип бәяләде. “Татарлар нинди проект тәкъдим итә ала?” – дигән сорауга сәясәтче беренче чиратта идея кирәклеген әйтте. Мисал итеп ул татарларның 100 ел элек булган “уртак төрки милләт ясау” идеясен китерде.

“Татар борынгыдан үз тормышын үзе көйләгән. Йөз ел элек дәүләт халыкка бер тиен акча бирмәгән. Нәшриятны да, милли чараларны да татарлар үз акчасына оештырган. 100 ел элек татарның супер идеясе булган. Ул – дәүләтчелегебезне торгызу һәм Евразиядә булган төрки халыкларны бер төрки милләткә берләштерү. Зур идея булмаса, без, гомумән, тарихка керә алмыйбыз. Барлык зур эшләр дә фикердән, идеядән башлана. Әйе, зур проект ясау татарда гына булган идея түгел. Әмма ул һәр халыкта да була алмый, чөнки ул үзаңда булырга тиеш”, – диде сәясәтче.

Руслан Айсин фикеренчә, татар Россия язмышында зуррак роль уйнарга тиеш.

“Минемчә, татар Россия язмышын үз кулына алырга тиеш. Татар – Россияне сәяси яктан федераль демократик ил буларак оешуын кайгыртучы, борчылучы бердәнбер катлам. Калганнарның бу хакта фикерләү системалары да юк, аларның күзаллаулары башкача. Үзебезне бу илдә хуҗа буларак сизгәндә генә саклап калачакбыз. Мәсәлән, Гумилев, Данилевский Россияне төрки-славян дөньясы дип белдерде. Без дә бу идеяне якларга тиеш”, – дип тәкъдим итте Руслан Айсин.

Исегезгә төшерәбез, кичә 14 декабрьдә дүрт ел тәнәфестән соң, “Фикер” клубы яңадан эшли һәм милләт өчен мөһим булган темаларга дискуссия очрашулары оештыра башлады. Клубның максаты – фикер алышу, яшьләргә моның өчен мәйдан булдыру.

“Татар-информ”.

Просмотров: 1031

Комментирование запрещено