Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе 20 еллыгын бәйрәм итә

0507Иртәгә, 19 декабрьдә, Ульяновск шәһәре Ленин мемориалының Зур залында өлкә татарлары иҗтимагый тормышларындагы зур вакыйганы билгеләп үтә. Монда «Бердәмлектә көч!» дип исемләнгән тантаналы кичә уздырылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе төзелүгә 20 ел булу уңаеннан үткәрелә.

Чараны Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте һәм Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе Башкарма комитеты оештыра.

«Татар-информ».

Просмотров: 938

Комментирование запрещено