19 декабрь көнне 14:00 сәгатьтә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының конференцияләр залында “История и культура татар-кряшен XVI – ХХ вв” дигән китап тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының «Татар-керәшен, нагайбәкләр тарихы һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге» җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Радик Исхаков хәбәр итте. Читать полностью