Алар авылыбызның горурлыклары

3

Бергә 60 ел гомер йомгагын сүтеп баручы Саниәхмәт ага һәм Тәслимә апа Вәлиәхмәтовлар.

Һәр кешегә гаилә — олы таяныч, ышанычлы сыеныр урын ул. 

Мәхәббәт. Гаилә. Мәхәббәтсез гаилә булмый. Гаилә тату, нык булса — тормыш итүе дә җиңел.

Кара әле син яз көнен. Җылы яктан кошлар кайта. Парлы-парлы булып оялар коралар, матур-матур балалар үстерәләр. Чут-чут итеп, агачларга кунып ничек итеп сайрыйлар, куаналар…

Адәм балаларын да Ходаем парлап яшәргә яраткан. Гаилә тормышы — һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы ул.

Бүгенге язмам нык мәхәббәт нигезендә корылган, гомер юлын матур гына атлап, бергә 60 ел гомер йомгагын сүтеп баручы Саниәхмәт ага һәм Тәслимә апа Вәлиәхмәтовлар турында.

Тәслимә апа ишле гаиләдә 1937 елны дөньяга килә. Ул Гайфулла ага һәм Сәкинә апаларның иң олы кызлары. Алар алты бөртек. Хәйраннар калырсың, бу бертуганнарның татулыкларына, рәхимлелекләренә. Тәслимә апа ай үсәсен — көн үсеп, кече иркәләрен карарга булышып, кызның мәктәпкә барыр вакыты да җитә. Мәктәпне бик ярата, тырышып укый. Шулай да авылны сайлый, авылда кала һәм фермага бозаулар карарга урнаша.

Ә Саниәхмәт ага Миннур апа һәм Кави агаларның уллары. Алар өч бертуганнар, энесе һәм сеңелесе бар. Бик тә тырыш, уңган гаилә була. Саниәхмәт ага мәктәпне тәмамлаганнан соң учетчиклыкка укып кайта һәм үз авылында хезмәт куя.

1961 елны гаилә корып җибәрә алар. Саниәхмәт ага белән Тәслимә апа бер-берсен мәктәп елларыннан беләләр, дуслашып йөриләр. Ничек инде Тәслимә апайны яратмыйсың?! Ул бит гади, әдәпле, тыйнак, сабыр, киң күңелле һәм бик уңган, тырыш ханым.

Кавышу — кеше тормышының иң гүзәл мизгелләре. Шул бәхетне гомерлек очар канат иткән парларны күреп күңелләр сөенә. Саниәхмәт ага белән Тәслимә апаның мәхәббәт җимешләре: Асия, Рәис, Нәфис дөньяга киләләр. Балалары барысы да укып, белем алып, тормышта үз юлларын тапканнар, барысы да башлы-күзлеләр, үз йортлары белән матур гына яшиләр.

Инде язмам геройларының оныкчыкларын сөяр көннәре дә килеп җиткән. Оныкчыклары да «әбием», «бабам», диеп кенә торалар.

Онык-оныкчыклар балдан татлы, үзләре үстергән агачларның иң тәмле җимешләре, авызда эри торганнары.

Тәслимә апа фермада 40 ел яшь бозаулар карый. Ай-хай, ансат булмагандыр! Көндә асларын тазартырга, ашатырга-эчерергә. Привес бирер өчен күпме көч сарыф итәргә кирәк. Тәслимә апабызның бер дә исеме Мактау тактасыннан төшмәде. Әлегә кадәр мал-туар, кош-корт асрап яшәделәр алар, ә бакчаларында үскән чәчәкләренә, җимеш-җиләкләренә, яшелчәләренә исең китмәле. Саниәхмәт ага да фермада 45 ел эшли: 20 ел — төрле эштә, 25 ел — учетчик булып.

Өй эчләренә керсәң, андагы пөхтәлеккә исең китә, ауралары әйбәт. Аш-суга да оста Тәслимә апаның табыны да мулдан. Йомыш төшеп керсәң, тәм-томнары белән чәй эчерми чыгармый алар. Әле күптән түгел генә оныкларын армия хезмәтенә озаттылар. Исән-сау хезмәт итеп, туган оясына әйләнеп кайтырга насыйп итсен. Амин.

Хөрмәтле авылдашларым! Исәнлек, тигезлек белән үтсен гомерләрегез. Балаларыгыз, онык-оныкчыкларыгыз бары шатлыклы хәбәрләр белән генә куандырып торсын үзегезне.

Нәкъ унсигездәге кебек
Яныгыз мәхәббәттә,
100гә чаклы гомерегез
Үтсен гөрләп рәхәттә.

Алия ХӘМИДУЛЛИНА, клуб мөдире.

Яңа Ярмәк авылы.

“Камышлы хәбәрләре”.

Просмотров: 1027

Комментирование запрещено