Венера мәчетендә Мәүлид мәҗлесе

f6e5ef2582d9c118542280f154b8f875Пәйгамбәребез (с.г.в.с)не искә алу, аның турында мөмкин кадәр күбрәк белү, аны олылап, хөрмәтләп мәҗлесләр үткәрү Похвистнево районының Венера бистәсендә матур гадәткә әверелде. Менә быел да, җомга көннәренең берсендә мәчетебездә Мәүлидкә багышланган шундый мәҗлес булып узды. Анда Сөләйман хәзрәт Гыйлаҗев бик матур, эчтәлекле итеп Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең ничек дөньяга килүе, аның тормыш юлы турында сөйләде һәм Мәүлид ән-Нәби касыйдәсен укып, халык белән бергә са­лаватлар әйт­те. Моңлы азан тавышын тың­лаганнан соң, җомга намазы укылды.

Илһамия КӘРИМОВА.

Венера бистәсе,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 906

Комментирование запрещено