Миңгол ГАЛИЕВ: “Картлык сүзен сөйләмгә кертмим”

Иске Ярмәк авылындагы очрашу вакытында. Миңгол Галиев Ләйлә Нәгыймуллинага дәрес бирә.

Иске Ярмәк авылындагы очрашу вакытында. Миңгол Галиев Ләйлә Нәгыймуллинага дәрес бирә.

Самара өлкәсендә Татарстан Республикасының мәгариф министрлыгы Татар мәгарифе көннәре уздырганда Казаннан бер төркем танылган артистлар, язучылар да килгән иде. Шуларның берсе – мөнәҗәтләр җыентыгы авторы, халык җырларын про­пагандалаучы профессор, балаларны җырларга өйрәтүче пе­дагог, танылган җырчы, Татарстанның халык артисты Миң­гол Галиев. Мәүлид аенда аның белән әңгәмәне бастыруны бик урынлы дип таптык.

- Миңгол абый, исәнлектә, хәрәкәттә, иҗат шатлыгына уралып, тавышыгызның мо­ңын саклап ничек шулай матур картая беләсез?

- Мин “картаям” дигән сүзне үземнең сөйләмгә кертмим. Мин моны яшәү дип беләм. Кешеләр әйтүенчә, мин 77нче яшем белән барам икән инде. Документка карасаң да, шулай.

Татарстанның Мамадыш районы, Иске Комазан авылында 1941 елның 27 августында кырда, бик кирәге булмаган бишенче бала булып дөньяга килгәнмен мин. Әтием Вагыйз бу вакытта Мәскәүдән ерак булмаган Балахово шахталарында күмер чыгарган. Тууым турында ишеткәч, миңа дип посылка җибәргән. Немецлар Мәскәүгә якынлаша башлагач, күмер чыгаручыларны да сугышка алганнар. Ноябрь ахырында әниемә аның хәбәрсез югалуы турында хәбәр килгән. Шулай итеп, әтиемне белмичә калдым мин.

Ачлык, ялангачлык аркасында ябык кына, арык кына бала булып үстем. Инде үсеп җиткәч, әтинең сеңлесе Зәйтүнә түтәй мине күргәндә: “Иии, балам! Син дә исән калгансың икән! Бер дә кешегә ошамаган идең бит! Аллага шөкер! Аллага шөкер!” дип әйтә иде.

- Шул биш баланы әниегез ничек аякка бастырды соң?

- Бөтен ил күтәргәнне, ул да күтәрде инде. Ул чакта бөтен авырлык хатын-кыз җилкәсенә төште шул. Кышын, чана тартып, 15 чакрым ераклыкка орлык алырга бара, җәен, арба тартып, урманда печән чаба, утын кисә иде.  Авылда: “Әй, бу Минсылу сыер җигеп тә йөрде бит инде!” — дип сөйлиләр иде. Бүгенге көндә шул биш баладан мин дә иң олы апам гына исән.

- Хәтерлисезме, Рөстәм Мингалим бу турыда “Боз хатыннар” исемле шигырь язган иде?

- Кызганычка, мин бу шигырьне белмим. Ә менә Рөстәмнең иҗаты белән сок­ланам. Аның “Бәхет кирәк бездән соң да” дигән шигыре буенча композитор Рәшит Кә­лимуллинның фортепьяно, скрипка,  виолончель һәм тавыш өчен язган әсәре бик шәп.  Рөстәмнең соңгы юбилеенда (кызганычка, ул үзе тантанага килә алмаган иде) мин Рәшит Абдуллин көенә язылган “Әгәр әйтсә берәү” дигән җырын да башкардым әле.

Иске Ярмәк авылындагы очрашу вакытында. Миңгол Галиев Ләйлә Нәгыймуллинага дәрес бирә.

Иске Ярмәк авылындагы очрашу вакытында. Миңгол Галиев Ләйлә Нәгыймуллинага дәрес бирә.

- Шундый авыр тормышта яшәгән кеше дә профессор, музыка белгече булып китә алган бит. Бу ничек килеп чыкты соң?

- Ходай Тәгалә миңа нәрсә өчен гомер биргән икән, дип уйланып йөргәндә, шундый нәтиҗәгә килдем: диңгездән бер тамчы булып минем әнием­нең моңы миңа күчкән икән, ул кешеләрне якынайту, моңландыру өчен кирәк булгандыр. Артымнан баручы шәкертләрем өчен дә гомеремне саклагандыр, дип уйлыйм. Мин сабый чактан ук музыкага тартылдым. Мәктәптә укыганда ата-аналар җыелышында “Акчарлаклар” музыкаль спек­такленнән Зиннәт җырын җыр­лаганымны хәтерлим. Нинди аталар! Аналар җыелышы иде ул. Ирләре сугыш кырларында ятып калган хатыннар шушы җырны ишетеп еладылар….

Кайвакыт шул хатыннар өебезгә киләләр иде. Башта ирләрен искә төшереп утыралар, аннары әни мөнәҗәтләр әйтә, ә без, балалар, мич башында тыңлап ятабыз. Шулар кереп калган инде минем күңелгә.

Үзебезнең авылдагы җи­дееллык мәктәпне тә­мам­лаган дусларым колхозда эшли башлады, ә мин укырга теләдем. Унике чакрым ерак­лыктагы Түбән Ушма авылына җәяү йөреп укырга туры килде. 1957 елда безне Казанга башта экскурсиягә, аннары смотр-конкурска алып барганнар иде. Химия укытучысы, консерватория турысыннан узып барганда миңа: “Менә, Миңгол, кара инде, җырларга шушында өйрәтәләр”, — дип әйтеп куйды. Бәлки мин конкурс лауреаты исемен алганга шулай әйткәндер. Ләкин бу сүзләр миңа туры юлны күрсәтте бугай. Унынчыны тәмамлагач, әни: “Кеше балалары укырга бара. Ә безгә юк инде ул”, — кебегрәк сүз әйтеп куйды. Шул мизгелдә химия укытучысының сүзләре исемә төште һәм мин чемоданымны җыйдым да, Казанга барып, консерваторияне эзләп таптым. Мине жәлләптерме, әллә ниндидер чаткымны табыпмы, әзерлек курсларына алдылар. Имтихан биргәндә конкурс комиссиясе җырлавымны өнәп бетермәде бугай. Шулай да кердем. Берникадәр вакыттан соң мине үз иткән укытучым Фәхри абыйны китәргә мәҗбүр иттеләр һәм мин чуваш милләтендәге бер педагогка эләктем. Ул мине аңламый, мин аны аңламыйм… Аптырагач, армиягә китәргә булдым. Өч ел буе авиация механигы һөнәрен үзләштердем. Моңа бер дә үкенмим. Ә кайткач, кабат консерваториянең беренче курсыннан башлап, укырга туры килде. Теге чуваш абзый белән тагын өч ел җәфаландык. Телеңне болай ит, авызыңны тегеләй ач, дип мине тәмам тилертте бу. Инде ачуым чыгып, әллә нинди зәһәр тавыш белән җырлап җибәргән идем, “Менә, менә шулай кирәк бит!” дип кычкырып җибәрде бу. Шуннан соң гына алга китеш була башлады…

Бу хәлләргә илле еллар чамасы вакыт узган инде. Бүген Миңгол Вагыйз улы Галиев — танылган татар җыр­чысы, мөгаллим, Татарстан Республикасының халык артисты. Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетында педагогик, фәнни хезмәтләр (алар 50дән артык) белән бергә концерт һәм музыкаль-агарту эш­чәнлеген дә алып барган шәхес. Аның шәкертләре  Бөтенроссия, халыкара дәрә­җәдә лауреатлар һәм дипломантлар, мактаулы исемнәр алган җырчылар. Татарның җыр сәнгате үсе­шенә зур өлеш керткән Миңгол Гали­евның репертуарында ком­позиторларыбыз һәм халкыбыз иҗат иткән 800дән артык әсәр бар. Фондларда аның башкаруындагы йөздән артык татар җыры, мөнәҗәтләр сак­лана.

- Минем үземнең вокал мәктәбем бар, дип әйтә алам. Тукай теләгән юнәлештәге татар җыры мәктәбе нигезе дип карыйм мин аны. Ул итальян вокалына да, рус вокалына да каршы килми, киресенчә, аларга үрнәк вокал юнәлеше.

500ләп укучым бар. Шулар арасында Рөстәм Закиров, Ләйсән Гыймаева, Рәсим Низамов, Айдар Галимов кебек танылган эстрада җырчылары. Шулай ук башка милләт вәкилләре дә байтак — рус, мордва, мари, удмурт, үзбәк, әрмән, хәтта төрек егет-кызлары да миндә укыды. Чили Диләк исемле төрек кызы этнографик конкурста Гран-при алып, тормышын музыка белән бәйләде, хәзер консерваториядә укыта.

“Хореография һәм сәнгать кафедрасы профессоры” дигән язу белән лаеклы ялга чыгуыма карамастан, әле дә халкыма хезмәт итәм, мөнәҗәтләр, халык җырлары белән чыгыш ясарга яратам, балалар иҗат үзәкләрендә нәниләрне җырларга өйрәтәм, “Фантазия” хатын-кызларның джаз оркестры белән чыгыш ясыйм…

- Сезнең өчен сәнгать нәрсә ул?

- Сәнгать белән бөтен дөньяга халкыбызның йөзен күрсәтергә дә, кешеләрнең күңелләрен әсир итәргә дә була. Сәнгать ул бик мөһим нәрсә һәм аңа караш бик җитди булырга тиеш.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Автор фотосурәте.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1002

Комментирование запрещено