Яшьли сөйгән ярлар

123147371_5152557_988773_686707044672760_334364357_nКүк йөзен болытлар каплап, иртәдән кичкә кадәр ябалак-ябалак юеш кар яуды. Шушы соры көн Миләүшәнең тормышын тасвирлый иде сыман. Ул да бит мендәренә капланып күз яшьләрен коя, йөрәге атылып чыгардай булып тибә, җаны әрнүгә түзәлмичә, иреннәре канаганчы тешләрен кыса. Яшьлегендә сөйгән ярын бер үпкәләтүе аның гомерен шушы сорылыкка төрде дә бит инде…

Мидхәт белән алар икесе ике урамда яшиләр иде. Аларны бер кечкенә тыкрык кына аерып тора. Бергә уйнап үстеләр, бергә мәктәпкә йөрделәр. Мидхәт — тугызынчы, Миләүшә җиденчедә укыганда ук алар бер-берсенә ярату хисләрен күрсәтә башладылар. Мидхәт күзләрен күтәреп карарга оялып, кызның кулын җибәрә алмыйча торганда сизгер җаннар йөрәкләрендә сөю ялкыны кабынганын аңлыйлар иде. Миләүшәнең алсуланып киткән йөзе, кара күмер кебек янып торган күзләре аның карашы белән очрашкач, егет тилереп типкән йөрәген йөгәнләргә тырышып читкә карады, тик кулын җибәрмәде.

Мидхәт, мәктәпне тәмам­лагач, шәһәргә укырга китте. Ә кызга тагын 2 ел укыйсы бар иде әле. Ник шул чакта, тугызынчы класстан соң ук, сөйгән ярына ияреп, китмәде икән? Мидхәт тә озак үгетләде бит, тик Миләүшәнең әнисе аларны икесен бергә шәһәргә җибәрергә курыкты. “Син бит әле бала гына, мәк­тәбеңне тәмамла инде”, — диде ул.

Арада мәхәббәт хатлары, телефоннан өзлексез сөй­ләшүләр башланды. Мидхәт авылга кайтканда сөю һәм сөелү кичләре бик тиз уза иде. Тик менә соңгы уку елы никтер уза алмыйча интектерде. Кызның күңеле нидер сизенә, шомлана, ниндидер көтелмәгән хәл булыр кебек хафалана, бер юкка эче поша иде.

Менә, ниһаять, соңгы кың­гырау… Мидхәт тә кайтып төште. Тик бу юлы ул Сәлимә һәм Әминә исемле ике игезәк кызны ияртеп кайткан. Кичен ул аларны Миләүшә белән дә таныштырды. Бик акыллы, уңган һәм чибәр кызлар икән. Тәмле ризыклар пешереп Миләүшәләргә дә керттеләр. Мидхәте дә үртәләгән кебек: “Сине көтәбез, син тагын да тәмлерәк пешерерсең, Миләүшәм”, — дип, сөйгәненә карады.

Менә чыгарылыш кичәсендә биюләр башланды. Тик Ми­ләүшә көлми дә, шатланмый да, нәрсәгәдер үпкәләгән кебек басып тора иде. “Эх, Ми­ләүшәм! Бүген синең иң бә­хетле минутларың бит!” — дип Мидхәт Миләүшәне үбәргә үрелгән иде, кыз аңа: “Нәрсә миңа төчеләнәсең әле! Бар, әнә, шәһәр кызларыңны үп, алар синнән күзләрен дә алмыйча карап торалар. Ник син аларны ияртеп кайттың?!” — диде дә борылып китеп барды. Аннан ул, ачуын ничек чыгарырга белмичә, исерек бер егетне биергә чакырды.

Кыз башын артка ташлап, исерекнең сөйләгәненә көлә-көлә бөтерелде, нидер әйткән булып кыланып, Мидхәтне үртәде. Ә музыка тәмамлангач, Мидхәт ягына борылып караса, аңардан җилләр искән иде инде.

Ә менә игезәкләр аңа ачуланып карап торалар. “Мидхәт кайда”, — дигән сорауга икесе бергә: “Эх, Миләүшә, нишләдең син! Син бит аны үпкәләттең! Сыйныфташларың алдын­да мыскыл иттең, рән­җеттең. Ул безне синең белән таныштырырга дип алып кайткан иде. “Минем Миләүшәм иң асыл, иң алтын кыз. Андый сезнең төшегезгә дә керми,” - дип, безнең егетләребезне үртә­ләгән иде… Син бездән көнләш­теңмени? Безнең үз егет­ләребез бар бит. Алар тулай торакта Мидхәт белән бер бүлмәдә яшиләр. Бергә өйләнешербез, дип сүз дә куештылар. Ул сине алырга дип кайтты, бер институтта укырсыз, дип хыялланган иде. Ә син нишләдең? Безнең һәм классташларың алдында шулай түбәнсеткәнең өчен ул сине кичермәс, күреп тор. Ул бит сиңа бер дә хыянәт итмичә, сагынып-яратып яшә­де”, — дип тиргәделәр.

Соңыннан Миләүшә дә үзенең болай кыланганына бик нык үкенде. Ул да бит Мидхәтне өзелеп ярата. Тик хәзер арадагы куе томанны аралап чыгып булырмы икән? Егет саубуллашмыйча да китеп баргач, Миләүшә аны көн саен шәһәргә укырга да китмичә, көтте. Тик егет әниләре янына кайтып йөрсә дә, аның янына килмәде.

Миләүшә читтән торып укыр­га керде. Егетләр аның артыннан йөреп карасалар да, ул берсенә дә елмаймады, аларда Мидхәтенең чагылышларын тапмады.

Еллар шулай уза торды. Мидхәт инде укуын тәмамлаган, эшкә урнашкан, өйләнгән, ике баласын үстереп ята. Ул җәен авылга кайтканда Миләүшә тыкрыктан аның печән, утын әзерләп йөрүен күзәтә, бергә уйнап үскән, укыган чакларын күз алдына китерә. Шундый төннәрдә ул хәтер өемнәрен актарып таң аттыра. Иртән торгач, исәрләнеп, Мидхәткә дип аш пешерә, янәшәсендә ул барын тоеп яши. Чәчләренә инде ак бәс сыра башласа да, ул беренче мәхәббәтен оныта алмый.

Ә Мидхәт ни уйлый икән? Ул да үкенә микән? Яратуы чын булса, ул да бәлки “Миләүшәм” дип хыялланадыр. Кем белә бит? Горур ирләрне үпкәләтүе җиңел. Тик андый ялгышлар ялгызлык бәһасе белән түләнә икән шул.

Упкәләдең, киттең, мине

                      ялгыз иттең…

Шул кич кебек карлар явалар.

Моң-сагышка тулып,

               йөрәктә нур булып,

Яшьли сөйгән ярлар

                               калалар…

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 992

Комментирование запрещено