Әмиремә багышлыйм

1Иртән-иртүк чыктым автобуска
Шәһәр хастаханәсенә барам дип,
Кайнар ашлар ашатып кайтыйм дип.
Әмирең үлде, диделәр…
Егылып китә яздым мин…

Иртә китеп бардың дөньялардан,
Алтмыш яшеңне тутыргач.
Күз алларыма киләсең
Төнлә йоклап булмагач.

Улларым хастаханәдән алып кайттылар,
Өй түренә кертеп салдылар.
Туганнарым, балаларым җыелды
Соңгы тапкыр күреп калырга.

Моңсуланып, каңгылдашып
Кыр казлары тезелде,
Нигә икән яшь гомере
Әмиремнең өзелде.

Бер дә уйламаган идем
Гомерең кыска булыр дип.
Баһадир кебек гәүдәң,
Гүр иясе булдың бит.

Кояш чыгып, көн ачылды,
Кошлар сайрап калдылар.
Соңгы юлына озатып
Бар да дога кылдылар.

Киемнәреңне кулыма алам да,
Үксеп-үксеп елыймын.
Җан биргәндә яннарыңда
Нигә генә булмадым?

Әмиркәем, тыныч йокла,
Каберең нурлы булсын.
Рәхмәт фәрештәләре
Яныңда очып торсын.

Тәнзилә НУРГАЛИЕВА.

Яңа Усман авылы.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1222

Комментирование запрещено