Ак бабайлар, ак әбиләр

imageАк бабайның ак сакалы
Көмеш төсе сибә йөзенә.
Дисбесен ул җайга салып,
Җәеп куйган тезе өстенә.

Дога укый башын иеп,
Тели-тели изге теләкләр.
Аллаһы безгә бирсен диеп,
Авыр чакта ныклы терәкләр.

Бәрәкәтле булсын диеп
Кешеләрнең кылган эшләре,
Келәтләре тулсын диеп,
Игеннәре уңып көзләрен.

Игелекле булсын диеп
Балалар да ата-анага,
Юллары да уңсын диеп
Киткән чакта читкә, калага.

Мәетләргә дә багышлый
Догасында изге хисләрен,
Намазларын да калдырмый,
Дисбе тарта кышкы кичләрен.

Әбинең дә ак яулыгы,
Сафлык бирә көләч йөзенә,
Аңардагы җан саулыгы
Күзләрендә ачык күренә.

Ак бабайлар, ак әбиләр -
Үрнәк алар һәрчак яшьләргә.
Яннарында гел нәниләр,
Күңелләре шуңа яшәрә.
 

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

 Самар шәһәре.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1799

2 комментариев

  1. До сих пор бабушкин Коран берегу, обёрнут в её платок и удивительно, до сих пор пахнет бабушкой

  2. Бигрек матур