Егетләр китә армиягә

MyCollagesАрмиягә бару, хезмәт итү — егет кешенең Ватаны каршындагы бурычы ул. Ә армиягә егетләр озату — үзе бер бәйрәм. Элек иртән-иртүк армиягә китүченең капка төбенә егетләр җыелалар иде. Ашап-эчеп алгач, китәләр урам йөрергә. Арада гармунчылары да була иде. Әй жырлыйлар егетләр, әй жырлыйлар! Һәр йортка кереп саубуллашып чыгалар. Ә кичен егет китәсе йортка табынга җыелалар. Иртәнге 6да китә инде солдат буласы егет. Кләүле станцасыннан озатып калалар.

Бу элек шулай иде. Ә хәзер дөньялар үзгәрде шул. Хезмәт итәргә китүләр башкачарак. Урамнарда гармуннар уйнап, җырлап йөрүләр бетте, ә табыннар уздырыла. Менә Илшат Вәлиәхмәтовны озатырга да табынга туган-тумача, күршеләр, авыл яшьләре җыелды. Соңыннан, сәгать 10да, клубка бию кичәсенә килделәр. Клуб гөр килде. Әй күңелле яшьләр күп булгач. Юк шул, гел алай түгел. Чөнки яшьләр авылга бәйрәмнәрдә генә кайта, авылда аларга эш юк. Эш булса, тилмереп шәһәрдә йөрмәсләр иде дә бит.

MyCollagesШулай, уйнап-көлеп озаттык солдатны. Илшат, исән-сау хезмәт итеп, туган авылыңа әйләнеп кайтырга насыйп итсен сиңа. Амин.

Алия ХӘМИДУЛЛИНА, клуб мөдире.

Яңа Ярмәк авылы.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1152

Комментирование запрещено