Әниләрне котлап

455Әниләр көнендә Дәүләткол авылы клубында да гөр килеп бәйрәм кичәсе уздырылды. Ул кичәгә авылның олысы-кечесе килгән иде. Шулай булмыйни, иң газиз кешеләребез бәйрәме бит ул.

Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Зөлфия Дәрҗеманова әниләрне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде, аларга багышланган шигырь юллары укып китте.

Аннан соң бәйрәмгә багышланган концерт башланды. Концерт программасында җырлар да, күмәк биюләр дә бар иде. Без һәвәскәр җырчылар Нәсимә Сәфиуллина, Раилә Ганиева, Лилия Вахитова, Рушания һәм Мөнирә Сәгыйдуллиналар башкаруында моңлы җырлар тыңладык. Сәхнә ветераннарыбыз Тәлига һәм Мәрьям апалар да күмәк җырлар һәм биюләрдә катнашып, бәйрәмебезне тагы да күркәмләндереп җибәрделәр.

455Аннан бәйрәм кичәсе чәй табыны артында дәвам итте. Дәүләткол хатын-кызлары аш-суга да осталар бит. Нинди генә таба ашлары, тәм-томнар алып килмәгәннәр!

Хөрмәтле әби-апалар, һәвәскәр артистлар! Сезгә чын күңелдән зур рәхмәтләремне белдерәм. Киләчәктә дә бер-беребезгә кирәк һәм терәк булып яшәрбез, дип ышынып калам.

Гөнур РӘФӘГЫЙТДИНОВА, клуб мөдире.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1083

Комментирование запрещено