Менә инде кыш та килде,
Салкыннарын, карын алып.
Тал-тирәк тә башын иде,
Язга кадәр тынып калып.
Дәһшәтләнеп җилләр килде,
Урамнарга көртләр салып.
Тал-тирәк тә башын иде,
Язга кадәр тынып калып.
Кар-бураннар алып килде,
Җир өстенә юрган ябып.
Тирә-юньгә сафлык иңде,
Табигатькә ак төс ягып.
Мәшәкатьтән, көздән арып,
Кырларны да йокы басты.
Миләшләр тик кызарынып,
Алкаларын тагып басты.
Салкыннарда тәлгәшләре,
Баллылана тора-тора.
Кызыл түшле кардәшләре,
Ботаклары табын кора.
Җәйләрендә чумса акка,
Кызарына кышларында.
Ышанычлы ризык булып,
Кышлый калган кошларына.
Һәрвакытта миләш кебек,
Ышанычлы булсак иде.
Җәен-кышын, язын-көзен
Изгелекләр туса иде.
Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.
Самар шәһәре.
Просмотров: 1146