Ярты гасыр дин юлында

Тәлгать Хуҗин дин кардәшләрен бәйрәм белән тәбрикли. Артта - Вагыйз хәзрәт Яруллин (сулдан уңга), Талип хәзрәт Яруллин, Әмир Җаббаров, Габделәхәт Мингачев, Ринат Садыйков һәм Галимҗан Абзалов.

Тәлгать Хуҗин дин кардәшләрен бәйрәм белән тәбрикли. Артта — Вагыйз хәзрәт Яруллин (сулдан уңга), Талип хәзрәт Яруллин, Әмир Җаббаров, Габделәхәт Мингачев, Ринат Садыйков һәм Галимҗан Абзалов.

Самараның Иске мәчете 50 еллык юбилеен билгеләп үтте

Самараның Малый Тупик урамындагы Иске мәчеткә быел 50 ел тулды. Декабрь урталарында өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте өлкә администрациясе ярдәмендә юбилей тантанасын шәһәрнең “Заря” мәдәният йортында зурлап үткәрде. Бәйрәмгә өлкә һәм шәһәр администрациясе вәкилләре, дин әһелләре, мәчет картлары, дини гыйлем алучы хатын-кызлар, шәкертләр чакырылган иде.

Чараны өлкә мөсел­ман­на­рының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин изге догалар укып башлап җибәрде. Ул кыскача гына Иске мәчетнең тарихы белән таныштырып үтте, аны төзүдә һәм бүгенге тормышында актив катнашучыларның исемнәрен атады. Шулар арасында Вагыйз хәзрәт Яруллинга, Тәлгать һәм Рифкать Хуҗиннарга, Галимҗан Абзаловка, Ринат Садыйковка, Тәвәкәл Убайдовка, Габделбәр Савгановка, Әминә Мортазинага, Нәбиҗан Солтановка, Габделәхәт Мингачевка һәм Әмир Җәббаровка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте баш казые Вагыйз хәзрәт Яруллин да мәчетнең бик тә авыр заманда ачылуы турында сөйләп, ярдәм кулы сузганнарга рәхмәтен белдерде. “Авыр булса да, дуслыкны, бердәмлегебезне саклап кала алдык”, — диде Вагыйз хәзрәт Яруллин.

Өлкә хөкүмәтендә җәмә­гать фикерен өйрәнү депар­та­ментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсенең баш консультанты булып эш­ләүче Роман Кирсанов үзенең тәбрикләү сүзләрен әйткәннән соң, өлкә губернаторы вазифа­ларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаровның котлавын да җиткерде. Анда өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллинга һәм барлык мө­селманнарга өлкәбездә халыкара һәм конфессия­ара дуслыкны ныгытуга өлеш кертүләре өчен рәхмәт сүзләре әйтелгән иде.

Өлкә “Халыклар дуслыгы берлеге” оешмасы рәисе Ростислав Хугаев, Промышленность районы башлыгы Минәхмәт Хә­лиуллов, “Волго­ПродМонтаж” оеш­масының генераль директоры Тәлгать Хуҗин, Самараның Та­рихи мә­чете имамы Наил хәзрәт Биктаев та изге теләк­ләр теләп, Иске мәчет мәхәллә­сенә бүләкләр тапшырдылар.

Тәбрикләүләрдән соң тантананы алып баручы, Җәмигъ мәчетендә яшьләр эшләре белән җитәкчелек итүче Радик Газизов сүзне Самара өлкәсендә ислам диненең үткәненә, бүгенгесенә һәм килә­чәгенә багышланган кон­ференциядә чыгыш ясаучыларга бирде.

Самара крае тарихчысы Шамил Галимов — “Сугыштан соңгы еллларда шәһәрдә иҗтимагый-мәдәни феномен буларак мөселман иҗтимагый тормышының кайбер аспектлары” дигән темага чыгыш ясады. Ул кыскача Иске мәчетнең тарихы белән дә таныштырып үтте.

- 1967 елның 29 декабрендә Куйбышев шәһәренең мө­селман җәмгыяте өчен зур вакыйга була — СССРның Министрлар Советы каршындагы дин эшләре буенча Советы Малый Тупик урамындагы 127 санлы йортны гыйбадәтханә итеп үзгәртеп корырга рөхсәт бирә. Моңа кадәр шәхси йортларда, фатирларда, зиратта, төркем-төркем җыелып, качып намаз укырга мәҗбүр булган дин кардәшләребез тарихында яңа чор башлана.

Беренче елларда мәчет бинасы зур булмый. Торак мәй­даны 63 квадрат метр тәшкил иткән элеккеге йортны үзгәртеп корган гыйбадәтханә бары тик 120 — 150 кешене генә сыйдыра ала. Ә зур дини бәйрәмнәрдә бирегә 4 — 5 меңгә якын дин кардәшләребез җыела һәм алар яңгыр, кар астында намаз укырга мәҗбүр була. Шуңа да, шәһәрнең мөселман дини оешмасы әгъзалары мәчет бинасын зурайтырга кирәк дигән уртак бер фикергә килеп, халык депутатлары башкарма комитетына мөрәҗәгать итәләр. Аннан ярдәм күрмәгәч, СССР Югары Президиумы рәисе Николай Подгорныйга хат язып салалар. Ниһаять, 1985 елда, барлык киртәләрне, кыенлыкларны җиңеп, халык акчасына гыйбадәтханә бинасы зурайтыла һәм кечкенә генә манара да булдырыла. Ә инде 2005 елда мәчет тулысынча реконструкцияләнеп, Са­мара эшкуарлары агалы-энеле Тәлгать һәм Рифкать Хуҗиннар ярдәме белән 23 метр биеклектәге ярымайлы манара да күтәрелә.

Мәчетнең беренче имамы итеп халык Ибраһим хәзрәт Ганиевны сайлап куя. Аның вафатыннан соң бер­никадәр вакыт Кашшафетдин хәзрәт Шәрәфетдинов, аннан Сәетәкрәм хәзрәт Мос­таев имамлык итәләр. Ә 1983 елның 1 октябрендә халык бертавыштан имам вазифасын Вагыйз хәзрәт Яруллинга йөкли. Ә ул олыгайгач, 2001 елның 20 сентябреннән бүгенгәчә бу мәчеттә аның улы Талип хәзрәт Яруллин имамлык итә, ә икенче имам вазифасын оныгы Ильяс хәзрәт Яруллин башкара, — дип сөйләде Шамил әфәнде.

Тәлгать Хуҗин дин кардәшләрен бәйрәм белән тәбрикли. Артта - Вагыйз хәзрәт Яруллин (сулдан уңга), Талип хәзрәт Яруллин, Әмир Җаббаров, Габделәхәт Мингачев, Ринат Садыйков һәм Галимҗан Абзалов.

Тәлгать Хуҗин дин кардәшләрен бәйрәм белән тәбрикли. Артта — Вагыйз хәзрәт Яруллин (сулдан уңга), Талип хәзрәт Яруллин, Әмир Җаббаров, Габделәхәт Мингачев, Ринат Садыйков һәм Галимҗан Абзалов.

Королев исемендәге милли тикшеренү университетының этно­логия һәм милләтара мөнә­сәбәтләр кафедрасы җитәкчесе Михаил Федоровның “Самара шәһәр мәчетенең дәүләт хакимият органнары белән үзара мөнәсәбәте”, өлкә Җәмигъ мәчетенең өлкән имам-хатыйбы Иршат хәзрәт Сафинның “Сугыштан соңгы елларда Куйбышевта мөселман динен алга җибәрүчеләр. “Указсыз” муллалар чоры (1945 — 1967 еллар)” темаларына ясаган чыгышлары да мәгълүматларга бай булып, халыкта зур кызыксыну уятты.

Чара өлкә мөселман­на­рының региональ Диния нә­зарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинның изге догалары белән тәмамланды. Аннан кунаклар җайлы автобусларга утырып, Иске мәчеткә намаз укырга киттеләр. Намаздан соң юбилей чарасы Җәмигъ мәчете ашханәсендә, Коръән ашы табыны артында дәвам итте.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 668

Один комментарий

  1. Ас-саляму алейкум!В эту мечеть привела учиться своих сыновей в 1997г.Но учёба прервалась..Муж умер оставил со мной троих сыновей.Надо было их вырастить.Сейчас они взрослые имеют свои семъи.В2017г. я закончила курсы при Соборной мечети,учусь на третьем курсе в Мухаммадии.Благодарна этой мечети ,уроки в ней направили на путь истинный.Обязательно выучу татарский язык,разговорный знаю.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>