Ак күбәләкләр

11550988Бүген иртән торсам, йортымны тутырып
Матур итеп ява ап-ак, җепшек кар.
Күбәләктәй уйнап очалар куышып,
Карның бөртекләре бигрәк шаяннар.

Агач ботаклары бөгелеп төшкән
Кинәт яуган җепшек карлардан.
Кайдан килгән бик тиз карлар?
Тирә-як агарып һәм сафланып калган.

Кыек асларына күгәрченнәр сыенганнар,
Куркып искән кырыс җилләрдән.
Салкын булса да ак кышлар,
Китми алар туган илләрдән.

Галимә ӘХМӘТШИНА.

Камышлы авылы.

 

Просмотров: 1206

Один комментарий

  1. Стихи хорошие но почему то наши чиновники счтают как будто мы живем в мегаполисе и погружают наше село в соль с песком