Борынгы мәчетебездә Мәүлид бәйрәме

мечеть мансуркиноБашкортостан Республи­ка­сының дәүләт архивында сак­ланган документлар буенча Похвистнево районының Яңа Мансур авылы мәчете 1829 елда төзелгән. Димәк аны өлкәбезнең иң борынгы Аллаһы йорты дип атарга була.

Авылыбызга да быел 243 ел тулды инде. Ә бәлки күбрәктер дә. 1774 елда ук биредә ике урам, 120 йорт һәм дүрт мәчет булган диләр. Шуларның иң зурысы — Җәмигъ мәчете дип аталганы, 1787 елда төзелгән. Тарихи язмалардан күренгәнчә, бу мәхәлләдә 700 кеше исәп­ләнгән. Беренче имамнары һәм мөәзине дә билгеле — Гатаулла Баһаветдинов, Мө­хәм­мәтшәфыйк Әхмәсә­гыйров һәм Мөхәммәтвәли Әх­мәтсәгыйров. Тик шунысы кызганыч, ул хәзерге көнгә кадәр сакланмаган. Ә менә 1829 елда төзелгәне әле дә халыкка хезмәт итә.

Яңа Мансур авылында дини бәйрәмнәр зур итеп уз­дырылып килә. Бигрәк тә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.с) ту­ган көнен халык көтеп ала. Күптән түгел борынгы мә­че­тебездә уздырылган Мәү­лид ән-Нәби бәйрәменә дә йөзләп кеше җыелган иде. Аны Әхмәткәрим хәзрәт Гарифуллин алып барды. Мөәзинебез Гататдин Гыйззәтуллин Коръ­ән сүрәләре укыганнан соң, бергәләшеп мөнәҗәтләр, ка­сыйдәләр, салаватлар әйттек.

Бу матур чараны уздыруда авылыбыз эшкуарлары Марат Тәгъзим улы һәм аның хатыны Сәмига Локман кызы Сәгыйровларның, Ринат Равил улы һәм аның хәләл җефете Энҗүдә Рифкать кызы Сәгыйровларның өлеше зур. Алар садака йөзеннән һәр олы кешегә, мәктәп балаларына, укытучыларга бүләкләр тараттылар. Ә чарага килә алмаучы авыруларның өйләренә үк илтеп бирделәр.

Равил ГАЛИМОВ.

Яңа Мансур авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1137

Комментирование запрещено